16+

Сайлау участокларындагы ярминкәләрдә сөтнең литрын 25 сумнан алырга була иде

Быел Казандагы күп кенә сайлау участокларында оештырылган ярминкәләр халык күңеленә аеруча хуш килде.

Сайлау участокларындагы ярминкәләрдә сөтнең литрын 25 сумнан  алырга була иде

Быел Казандагы күп кенә сайлау участокларында оештырылган ярминкәләр халык күңеленә аеруча хуш килде.

Бик арзан гына бәядән азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш, көнкүреш-химия товарларын алырга мөмкин. Мәсәлән, кош итенең килосы 86 сум гына. Шикәр комының биш килосын 155 сумнан, карабодайның 900 граммын 17 сумнан, сыйфатлы йомырканың 30 данәсен 132 сумнан алырга була. Көнкүреш-химия товарлары да бик очсыз. 3 килолы “Бимакс” порошогы 185 сум, АОS савыт-саба юу өчен бальзамның ярты литрлысы -  49 сум. Кер сабыны 22 сум гына.

Ярминкәләрдә һәр кассага су буе чират. Дөрес, төштән соң кеше азрак кимеде. Ярминкәләр турында күбесе бары сайлау участокларына килгәч кенә белделәр. Шуңа да үзләре белән акча алып килмәүчеләр кабат, ярминкәгә дип аерым килде.

- Исем китте, шундый арзан бәяләр. Сөтнең литрын 25 сумнан гына алдым. Сайлау бер бәйрәмгә әйләнде. Өстәвенә бүген юлда йөрү дә бушлай. Рәхәт көн бүген, – ди сайлауга килгән Сания апа Кәримуллина.

Коллегабыз Гөлнара Зиннәтуллина да 481 сумга 3 литр сөт, ике кап эремчек, биш кило шикәр комы, бер литр көнбагыш мае, 4 кило он, 3 килога якын карабодай, бер банка куертылган сөт алган.

Мондый ярминкәләр сайлаулар уңаеннан гына түгел, гел булсын иде, дип тели халык.

Казан сайлау участокларындагы ярминкәләрдәге яшелчә, җиләк-җимеш бәяләре
(килограммнарда)
Кыяр - 90 сум
Помидор - 120 сум
Кәбестә - 12 сум
Кишер - 14 сум
Чөгендер  - 13 сум
Суган  (өч килосы) - 36 сум
Бәрәңге (биш килосы) - 83 сум
Алма - 50 сум
Әфлисун – 59 сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading