16+

Сәүдә челтәрләре бәя арттыра, үзидарәләр законсыз җир сата

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе 2015 елның тугыз аена нәтиҗәләр ясады.

Сәүдә челтәрләре бәя арттыра, үзидарәләр законсыз җир сата

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе 2015 елның тугыз аена нәтиҗәләр ясады.

Бу елның соңгы тугыз аенда "Көндәшлекне саклау турында" Федераль законның үтәлешен бозган 28 очрак күзәтелгән. Әлеге законны үтәмәгән өчен юридик һәм физик затлар барлыгы 19,9 млн сум штраф түләгән. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Павел Козел белдергәнчә, закон бозу очраклары төрле өлкәне колачлый. Хокук бозулар күп очракта электр энергиясе, җылылык белән тәэмин итү белән бәйле. Күп очракта федераль хезмәт гражданнарның үзләренең шикаятьләрен күз уңында тотып эшли. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе продуктларга сату бәяләрен билгеләүгә аеруча игътибарлы.

Мәсәлән, 2015 елда республиканың "Перекресток" сәүдә йорты, "Ашан", "Агроторг", "Тандер", "Зельгрос" кебек мәшгуль сәүдә челтәрләре берьюлы карабодайга бәя арттырып, "Көндәшлекне саклау турында"гы законны бозуда гаепләнгәннәр. Хәзерге вакытта юридик затларга биш млнга якын штраф салынган. Шикәр комына нигезсез бәя арттыручы илнең 70 кә якын шикәр заводын да шул ук тәкъдир көтә.

- Баштарак җинаять эшен республиканың Буа, Зәй, Нурлат шикәр заводлары тарафына гына кузгаткан идек, соңрак бу эшкә илкүләм заводларның да катнашы булуын да ачыкладык, - дип белдерде Павел Козел. Хәзер заводлар суд карарын көтә.

Шулай ук, илнең иң зур дип саналган "Аэрофлот" аэрокомпаниясе дә Монополиягә каршы федераль хезмәте оешмасының игътибарын җәлеп иткән. "Аэрофлот" Казан-Мәскәү, Мәскәү-Казан рейссларына билет бәясен нигезсез күтәргән. Октябрь ахырында бу эшнең нәтиҗәсе билгеле булачак.
- Кешенең нәрсә өчен акча түләгәнен белергә хокукы бар. Күп очракта без бары билет бәясенә генә күз салабыз, ул бәягә нинди хезмәтләр кергәненә игътибар итмибез, ә моны белү зарур, - дип белдерде Павел Козел.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан җирле үзидарәләрдә хокук бозуның 193 очрагы теркәлгән.

Хокук бозуларның шактые хуҗалык эшчәнлеге алып баручы субъектка нигезсез комачаулау (21 очрак), дәүләт һәм муниципаль преференцияне законсыз рәвештә бирү (55 очрак), дискриминация (35 очрак), хуҗалык итүче субъектның хакимлек итү функцияләрен арттыру (8 очрак), дәүләт яки муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә, законсыз рәвештә түләүләр булдыру (8 очрак), дәүләт органнары белән хуҗалык итүче субъектларның килешүле эшчәнлек алып баруы (19 очрак) белән бәйле.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, монополиягә каршы тору өлкәсендә хокук бозуларның шактые җир мөнәсәбәтләренә туры килә (36 процент). Иң күп хокук бозулар Татарстанның Яшел Үзән, Мамадыш, Зәй, Алабуга, Арча һәм Казан шәһәре муниципаль идарәләрендә күзәтелә.

Әлеге хезмәтнең хөкүмәт органнарын контрольда тоту бүлеге тарафыннан административ хокук бозулар буенча быел юридик һәм вазифаи затларга карата 218 эш кузгатылган. Салынган штрафлар күләме 4,6 млн сумга кадәр җиткән. Вазифаи затларга салынган штрафларның уртача күләме 15-20 мең сум.

Хакимият органнары тарафыннан монополиягә каршы хокук бозуларның күбесе җир мөнәсәбәтләре белән бәйле. Бу хокук бозу очракларының якынча 40 процентын тәшкил итә. Быел әлеге өлкәдәге закон бозу очрагы Балык Бистәсе районында күзәтелгән. Районда ун җир кишәрлеге юридик затка шәхси хуҗалыкта кулланылыр өчен бирелгән. Әлеге закон бозу ачыкланганнан соң, җирләр район хакимиятенә кире кайтартыла. Юридик затларга - 100 меңнән дә ким булмаган, ә вазифаи затларга 20 меңнән дә ким булмаган күләмдә штраф каралган.

2015 елның 9 айлык нәтиҗәләре буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә заказ бирүченең, вәкаләтле органның, махсуслашкан оешманың яки конкурс, аукцион, бәяләү комиссиясенең тиешле вазифаларын башкармавы хакында 263 шикаять кабул ителгән. Аларның 93е Федераль, 70е - муниципаль кирәк-яраклар сатып алу, 100е республика ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән бәйле.

Шул вакыт эчендә контракт системасы хакында гамәлдәге законны бозу буенча идарә тарафыннан 498 эш кузгатылган. Административ җаваплылыкка 360 вазифаи кеше тартылган. Барлыгы 5,5 млн сум штраф түләтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading