16+

Сөембикәгә – һәйкәл: урын каян табасы?

Казанда Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл булачак. Аны 2020 елда – ТАССРның 100 еллыгына кую ниятләнелә. Ханбикә сынын Казахстанда яшәүче сынчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Муллашев ясаган.

Сөембикәгә – һәйкәл: урын каян табасы?

Казанда Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл булачак. Аны 2020 елда – ТАССРның 100 еллыгына кую ниятләнелә. Ханбикә сынын Казахстанда яшәүче сынчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Муллашев ясаган.

Һәйкәл проектын сынчы былтыр тәкъдим иткән. Мәдәният министрлыгында Чаллының Сөембикә проспектында куярга дип әйтелгән. Соңрак дәүләт комиссиясе,Сөембикә һәйкәле Казанда булырга тиеш, дип тапкан. Быелның 27 февралендә Камил Муллашев министрлыкта тагын ике проект тәкъдим итә, аның берсе хуплана. Сынчы әлегә соңгы проектны беркемгә дә күрсәтмәгән.

Һәйкәлне куярга өч мәйдан тәкъдим ителә. Сөембикә манарасы каршында, икенче урын – Президент бинасы каршында һәм өченчесе – Меңьеллык мәйданында.

Билгеле булганча, Сөембикәгә һәйкәл кую инициативасы белән Рязань өлкәсендәге милләттәшләребез дә чыккан иде. Ханбикә сынын алар Касыйм шәһәрендә күрергә тели. Әмма әлегә бу сүздә генә калды. 

Казанда бөек татар шәхесләренә куелган һәйкәлләр әллә ни күп түгел. Шагыйрьләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, мәгърифәтче, тарихчы, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани, композиторлар  Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, сынчы Бакый Урманче, революционер Мулланур Вахитов, җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди... Шулай ук шәһәр үзәгендә Кол Гали һәйкәле дә урнаштырылды. Ни кызганыч, һәйкәлгә лаек булган татар хатын-кызы әллә тумаган, әллә инде туып та күрмичә калганнар.

Сөембикәгә һәйкәл кайда булырга тиеш? Гомумән, Казанда тагын бер һәйкәл кую кирәкме? «ШК» хәбәрчесе татар зыялыларыннан шул хакта сорашты.

Разил Вәлиев, халык шагыйре:
– Камил Муллашев белән һәрвакыт аралашып торам. Бу һәйкәлнең проектын инде 2002 елда ук эшли башлаганнар иде. Әлеге мәсьәлә буенча республика җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иткән идем. Һәйкәл бик матур, эчтәлекле. Әгәр дә ул куела икән, Казан шәһәренең бик зур бер бизәге булачак. Сынчы аны Кремль янына куярга теләгән иде. Әмма ЮНЕСКО таләпләре буенча анда урнаштыру тыела икән. 

Меңьеллык паркына урнаштыруны да тәкъдим иттеләр. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданга кую да урынлы булыр иде. Аннан, төзелә торган Милли-мәдәни үзәк каршына да куярга була. Элек Казаннан читтә Сөембикәнең резиденциясе булган. Шунда куярга да тәкъдим булды. Елга порты каршында да мәйдан бар, тик ул үзәктән читтәрәк булачак.

Эльвира Фатыйхова, журналист:
– Мин – һәйкәлләргә каршы кеше. Ләкин Сөембикә һәйкәленә каршы була алмыйм. Бигрәк тә соңгы вакытта кискенләшкән милли вазгыятьне күрә торып. Андый рухтагы һәйкәлләрне күбрәк тә куя­рга кирәк әле дигән фикердә торам. Бәлки, безнең милләтнең тарихта калган бөек шәхесләре күзалдында торса, манкортлашу бу кадәр зур темплар белән бармас, халык үз тарихын хәтерләр, аның белән горурланыр иде. 

Казанга туристлар килгәч, аларга да шушы шәхесләр турында горурланып сөйләр идек. Сөембикәгә генә түгел, Казанны яклап шәһит булганнарга, Батыршага һәм башкаларга һәйкәлләр булса, ничек әйбәт булыр иде!

Сөембикәгә килгәндә, аны үзәктән ерак җибәрү мантыйкка туры килмәс дип саныйм. 22 метрлы булачак икән дигәннәр иде, булсын, Волгоградтагы Ватан-ана кебек ерактан күренеп, ул да күккә ашып торсын.

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы:
– Әлегә бит һәйкәл кую турында карар кабул ителмәгән. Әгәр кабул ителсә, минем фикеремчә, һәйкәл өчен иң кулае Фәннәр академиясе янындагы скверга кую булыр иде.

...Хәзерге заманда ул һәйкәлләрнең кемгә куелуын гади халык кына түгел, күп кенә язучылар, журналистлар да белми. Шулай булгач, Сөембикәгә һәйкәл куеп, нужаланып торырга кирәкме икән соң? Шәхсән миңа кирәк. Чөнки улым үсә. Шәһәр мохитендә башка милләт һәм дин кешеләре белән аралашып үсә. Аның үз милләте белән горурлануын, тарихын, тамырларын белүен телим! Һәйкәл белән генә бала тәрбияләп булмый, диярсез. Килешәм. Әмма аңа күрсәтерлек, менә улым, бу шундый кеше булган, милләт өчен шундый әйберләр эшләгән дип әйтерлек һәйкәлләр булсын иде ул башкалабыз­да. Алайса Бауман урамында мәчегә дә һәйкәл бар бит! Ничек булса да, кая булса да куелсын иде. Кирәк булса, халык үзе акча җыя ул. Без саран милләт түгел. Урын гына тапсыннар!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading