16+

Сез кайлардан, егетләр?

Кешеләрнең менә шулай гади, җылы итеп танышуын, аралашуын бары тик Бөтенроссия татар авылларының эшмәкәрләре җыенында гына күреп була торгандыр. Тел, дин, гореф-гадәтләр, эшчәнлек юнәлеше - бер, кемгә генә барып эндәшсәң дә, сөйләшер уртак сүзләр табылачак. Әлеге җыен инде өченче ел рәттән үткәрелә.

Сез кайлардан, егетләр?

Кешеләрнең менә шулай гади, җылы итеп танышуын, аралашуын бары тик Бөтенроссия татар авылларының эшмәкәрләре җыенында гына күреп була торгандыр. Тел, дин, гореф-гадәтләр, эшчәнлек юнәлеше - бер, кемгә генә барып эндәшсәң дә, сөйләшер уртак сүзләр табылачак. Әлеге җыен инде өченче ел рәттән үткәрелә.

Быел Россиянең 33 төбәгеннән 432 кеше килгән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, пленар утырышта чыгыш ясап, Бөтенроссия җыенының татар эшкуарлары аралашсын һәм очрашсын өчен бик уңышлы форма булуын билгеләп үтте. «Безгә аралашып һәм очрашып яшәргә кирәк, - диде ул. - Бүген сезнең һәрберегезнең уңышларга үз юлын сайлавын күрдек. Эшкуарларның безнең халыкның мәдәниятен, телен кайгыртулары бик мөһим. Бу мәсьәләләрне дәүләт кенә хәл итеп бетерә алмый - бизнес һәм эшкуарлар да катнашырга тиеш бу эштә». Президент Татарстан ягыннан ярдәм чаралары турында әйтеп тә залны куандырды. Киләчәктә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүче махсус уку йорты булдырылачак. «Анда якташларыгызны җибәрегез, укытыгыз, бөтен белгечне сезгә Казаннан юллап булмас», - диде Рөстәм Миңнеханов. Россиядәге татар авылларына бүләккә 10 автобус бирелүе турындагы хәбәрне зал аеруча җылы кабул итте.
Бүгенге көндә Россиядә дүрт мең тирәсе татар авылы бар дип исәпләнелә. Алар арасында үрнәк итеп күрсәтердәйләре шактый. Пенза өлкәсеннән килгән Таһир Әбдеррәшитовның фермер хуҗалыгында 2 мең гектар җире бар, сыек май җитештерү заводы да төзегәннәр. Ул гына да түгел, күл буенда хәләл ял итү базасы ачып җибәргәннәр, ел саен 30-35 мең кеше кабул итәләр. «Мәскәү генералы килсә дә, кунак итеп җибәрә алабыз», - дип шаярта ул. Иң куанычлысы - мондый булдыклы кешеләр авыл халкын эшле итәләр. Таһир Әбдеррәшитов та 300 авылдашына туган җирендә яшәп эшләргә мөмкинлек тудырган. Шөкер, андыйлар үзебезнең Татарстаныбызда да бар. Әгерҗе районында яшәүче Илшат Сахиповның ике улы беренче җыенда катнашкан булганнар. «Җыенда булып, төрле авылларда ислам кануннары белән яшәүче эшмәкәрләр белән танышып-аралашып кайтканнан соң, үзләре дә намазга бастылар, аннан мине дә өндәделәр. Бүгенге көндә беткән хуҗалыкның фермаларын тергезеп, терлекләр үрчетеп яшибез», - диде ул, үзенең чыгышында. Авылдашларын хәмерсез тормышка өндәү өчен дә күп көч куйганнар, башлангыч мәктәпне ремонтлаганнар, нәтиҗәдә авыл акрынлап яши-яшәрә башлаган. Чыгыш ясаучылар арасында Кытайдан килгән кунак - Урумчы экспорт-импорт сәүдә компаниясе генераль директоры Әхмәтҗан Гали дә бар иде. Кайчандыр ул Татарстан ярдәме белән бездә белем алган булган, бүген инде үзе Татарстан өчен игелек кыласы килү теләген белдерде, Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Аның ирешкән уңышлары да, саф татарча сөйләшүе дә күпләрне сокландыргандыр.
Мондый булдыклы, эшлекле татар ир егетләре белән аралашкач, милли горурлык бермә-бер арта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading