Шәһри Казан

Ә СЕЗ КЫЯМӘТ КӨНЕНӘ ӘЗЕРМЕ?

Мәктәп елларында бер укытучым: «Бәйдәге этнең дә үз проблемасы була, ул ничек чылбырдан котылу турында хыяллана», - дип әйтә торган иде. Шуның шикелле дөньяның кайчан бетәчәге дә Адәм балалары барлыкка килгәннән бирле кешелек дөньясын борчып килә бугай. Интернет челтәрендә ахырзаман турында 25 миллиардтан артык сәхифә барлыгы гына да моңа ачык...

Реклама

Буа буарлык фаразлар
Инде минем кыска гына гомерем эчендә дә Җир шарына әллә ничә кат бетү куркынычы «янады», койрыклы кометалар, метеоритлар җиргә сыланырга тиеш иде. Глобаль җылыну сәбәпле дөньяны су басачагы хакында да бертуктамый сөйләп торалар. Ә безгә кадәр җиргә килеп «дөнья бетәчәк» диючеләрнең инде күпмеләре Кыямәт көнен гүрдә көтә, бары тик әйтеп калдырган аңлаешсыз фаразлары гына әле дә күңелләргә шом сала һәм бәхәс объектына әверелә. Менә Майя кабиләсенең календаре бу елның 21 декабрендә тәмамланырга һәм Неберу исемле планета Җир шарына килеп бәрелергә тиеш. Шул уңайдан Рейтер агентлыгы 20 илдәге 16 мең кеше белән социаль сораштыру да үткәргән. Шуның нәтиҗәсе буенча җавап биргәннәрнең 15 проценты Майя календарендагы фаразга ышана икән. Моңа иң нык ышанучылар Төркия һәм АКШта булып чыккан. Анда сораштырылганнарның 22 проценты ахырзаманны алар яшәгән дәвердә киләчәк дип санавын белдергән.
Ә Бразилиядәге Терезина шәһәрендә яшәүче һәм 120 тарафдарын «гуру» диненә тарткан Луис Перейра дуз Сантуз дөнья бетүенең быел 12 октябрь көнендә булачагы хакында җиткергән иде. Казан ханлыгы тар-мар ителүгә 460 ел тулган бу көнне ахырзаман җитәчәген ишеткән булсалар, «дөнья беткәнче бәйсезлек ала алмыйбызмыни инде?»- дип, татар милләтчеләре дә хафага төшкән булыр иде, шәт. Тик хәзер «пәйгамбәр»нең үзенә «ахырзаман» оештырулары мөмкин. Шуңа күрә хокук сакчылары сектантларның «Арко» дип атала торган җыйналу урынына барып, халык нәфрәтенә дучар булган Сантузны тоткарларга булган. 21 декабрьгә тиклем ниләр булып бетәчәген әйтеп булмый, тик бу юлы да ахырзаман җитми калса, 2029 елда Апофиз исемле астероид тучны бәрелми кала алмас, мөгаен, әстәгъфирулла, тәүбә!
Супердержавалар сугышса...
Әле узган елны да бит Япониядә җир тетрәп, атом станцияләре чак кына шартламый калды. Ул чакны тагын бер җир тетрәү яки форс мажор очрагы булса, Җир шарының яртысының көле күккә очарга мөмкин иде бит. Үзебез сакланмасак та, Алла саклады безне бу юлы!
Тик менә кысык күзле сары йөзлеләр яши торган ике дәүләт - Япония белән Кытайның үзара 7 квадрат километрлы утрауны бүлешә алмауларын геосәясәтчеләр бүген дә «атом төш коралы булган берәр супердержаваның түземлеге бетеп «кызыл кнопка»га басуына сәбәпче була ала» дип бәяли. Ник дигәндә, берничә ел элек ике чик арасындагы Сен-Каку-Дяоюйдаода 200 миллиард куб метрдан артык табигый газ барлыгы ачыкланган. Сәясәт фәннәре докторы Игорь Понарин әйтүенчә, Якын Көнчыгышта хаос арту, Сүрия белән Иран мөнәсәбәтләре катлаулану Кытайга чимал ташу юлларын НАТО блогы тарафыннан ябып куюга китерергә мөмкин. Ә бу акрынлап дөньяның беренче державасына әйләнә баручы Кытай Республикасын эчтән җимерәчәк һәм көчсезләндерәчәк. Шуңа күрә дә чит-ятларга өметләнгәнче, үз ягулыгыңны булдыру хәерле. Тик бу ягулык өчен Кытайга Япония белән килешәсе бар. Хәрби тарткалаш башлана икән, АКШ, төзелгән килешү нигезендә, японнарга хәрби ярдәм күрсәтергә тиеш була. Ә Кытай белән Россия бер сәяси блокта (ШОС) һәм партнерлык мөнәсәбәтләрендә тора. Ә бу дүрт илнең өчесе коточкыч зур атом төш коралы арсеналларына ия. Менә сиңа кешелек дөньясын юк итә ала торган өченче бөтендөнья сугышы. Алла сакласын!
«Исламчылык» һәм «демократия» чәкәләшсә
Дөнья бетү куркынычы яный торган тагын бер фал итеп мөселманнар һәм кяферләр арасында бөтендөнья сугышы башлану ихтималын да атарга булыр иде. Чөнки бүгенге көндә дөньяви җәмәгатьчелек тарафыннан Ислам динен пычратып күрсәтү, аны төрледән-төрле «изм»нар белән бәйләп, халык массасында дингә карата тискәре фикер тудыра торган «исламистлар» дигән төшенчә барлыкка килде. Мөшриклек белән тулган дөнья казаны, Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр Мәккә шәһәренә әйләнеп кайтып, барлык потларны тар-мар иткәне сыман, бүген дә мөселманнар көчәеп, «демократия» дигән сүз астына яшеренгән җаһиллекне, кяферлекне бетерер дип хафалана. Бу борчылу бигрәк тә Израиль һәм АКШта ачык сизелә. Мәсәлән, быел май аенда АКШтагы «Joint Forces Staff College» хәрби академиясендә офицерларга ел буе «ислам ул традицион була алмый, ислам безгә куркыныч тудыра» дигән аңны сеңдереп ятулары ачыкланган. Бу курс кысаларында офицерларны барлык мөселманнарга каршы аяусыз көрәшергә өндәгәннәр. Ә июль аенда Ирандагы дини лидер Аятолла Али Хаменеи да үз халкын сугышка һәм ахырзаманга әзерләнергә чакырган иде. Ул аларга Кыямәт көне алдыннан кешелек дөньясын коткарып, исламча хакимлекне торгызачак, «яшерен» рәвештә киләчәк 12нче имам Мәһдине көтәргә кушты. «Без үзебезне 12нче имамның сугышчылары итеп саныйбыз икән, дөнья аренасындагы Көнбатыш цивилизациясен җиңәргә әзер булырга тиеш», - дип белдерде ул.
«Кол Шәриф»нең манарасы ауган
Ахырзаман җитү сәясәттә генә түгел, иҗат дөньясында да киң чагылыш таба. Голливуд дөнья бетү фаҗигасе белән тәмамланучы фильмнарны утлы табасыннан бер-бер артлы төшереп кенә тора. Күптән түгел Казанда яшәүче 15 яшьлек фотошоп остасы Илнар Нифедов та интернетка «Апокалипсис - Казань» дип аталучы ролик чыгарган иде. Ул ролик социаль челтәрләрдә бик тиз популярлашты һәм күпләрдә каршылыклы фикерләр уятты. Чөнки егет дөнья бетү күренешен Казан кирмәне өстенә юнәлдергән һәм «Кол Шәриф» мәчетенең манаралары ишелүне тасвирлаган. «Мин бөтен-дөнья апокалипсисын күрсәтергә теләдем, ләкин моны эшләү бик катлаулы булганлыктан, үз туган шәһәремә тукталырга булдым. Мондый юнәлештәге роликлар инде интернетта бар. Минем иҗат җәмәгатьчелек тарафыннан шундый кызыксыну уятыр дип уйламадым. Үземнең фотошоп белән эшләү осталыгын гына күрсәтмәкче идем», - ди яшь компьютер дизайнеры.
Үләсең икән - ахырзаман инде
Ахырзаман, Кыямәт көненең җитәчәге турында дини-мифологик инанулар шактый. Тәүрат, Инҗил, Коръән кебек дини китапларда бу хакта шактый мәгълүмат языла. Аллаһ Тәгалә Адәм балаларын Кыямәт көнендә булачак гадел хөкем белән куркыта. Бу көннең киләчәгенә инану Иманның нигезе булып тора. Төрле хәдисләрдә, риваятьләрдә әйтелгәннәрдән чыгып, без Кыямәт көненең кече сыйфатларын хәзер дә күреп торабыз. Мисал өчен, беркөнне шулай «Россия-1» телеканалының иртәнге тапшыруында гарәп чүлләрендә яшеллек үсә башлавын күрсәттеләр. Анда Сахара чүленең чирәм белән каплана башлавы хакында җиткерелде. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр: «Гарәп җирләрендә бакчалар үсми торып, Кыямәт көне килмәячәк», - дип әйтә торган булган. Моннан чыгып, Согуд Гарәбстанының бакчалар һәм елгаларга әйләнүе ахырзаманның кече билгесе булып торачагы аңлашыла.
Моннан тыш Пәйгамбәребез (с.г.в.) Кыямәт көне килүен билгели торган 10 төп сыйфатны да әйтеп калдырган. Моңа Мәһди атлы 12нче имамның килүе, Үзен Илаһ дип атаячак Дәҗҗалның чыгуы, Дәҗҗал белән көрәшергә Гайсә Пәйгамбәрнең җиргә иңүе, кеше белән сөйләшә торган хайван барлыкка килү, Йәҗүҗ һәм Мәҗүҗ халыклары пәйда булу, дөньяның төтенгә чолгануы, кояшның көнбатыштан чыгуы, ут камалышы, ай тотылу һәм җир убулар һәм соңгысы - Кәгъбәтулланың җимерелүе керә. Ә Майя календарендагы сыман төрле фаразларга ислам дине катгый каршы чыга. Чөнки ахырзаман килүнең төгәл вакытын, Исрафил фәрештәнең сур быргысына кайчан өрәчәген бары бер Аллаһ кына белә. «Локман» сүрәсенең 34нче аятендә бер генә кешенең дә иртәгә ни буласын, үзенең кайда үләчәген белә алмаячагы, Кыямәт көне сәгатен бер Аллаһның гына белүе хакында җиткерелә.
Дөресен генә әйткәндә, Кыямәт көненең кайчан килүен белү-белмәү адәм баласы өчен мөһим нәрсә түгел. Чөнки ул көн кайчан килүгә карамастан, моңа әзер булуыбыз күпкә мөһимрәк. Адәм баласы үләр өчен туа дип әйтсәм дә, ялгыш булмастыр. Чөнки Коръәндә телгә алынган берничә пәйгамбәрдән кала бу дөнья йөзеннән үлмичә китеп барган бер генә кеше дә юк әле. Аллаһ Кыямәт көненең кайчан килүен яшергән сыман, адәм балаларының үлем сәгатьләрен дә яшергән. Һәм без Кыямәт көненә әзерләнеп өлгерәбезме-юкмы - белә алмыйбыз. Шуңа күрә кеше үлемгә һәм ахырзаманга һәр көн әзер булып яшәргә бурычлы. Ә әзер булу ул - Иман белән яшәү, Аллаһның барлыгын тану, Аңа буйсыну, тәмуг газапларыннан куркып, оҗмах нигъмәтләренә өметләнеп, Аллаһның тыйганнарыннан тыелу һәм әмерләрен үтәү дигәнне аңлата. Чөнки динебездә үлем кешене бары тик тәненнән генә азат итә һәм исән вакытта кылган гамәлләребез язылган дәфтәрнең ябылуын аңлата. Ә Кыямәт көнендә җаныбыз гәүдәгә кире кайтарылып, Аллаһ каршында җавап тотасы була. Шуннан чыгып, «Үләсең икән - ахырзаман шул инде ул!» дигән фикер белән дә килешергә була. Чөнки Аллаһы Тәгалә ахырзаманның җир йөзенә килеп киткән барлык халыклар өчен дә берьюлы килүен вәгъдә итә, әмма, хөкем үлчәвенә, нигездә, Адәм баласының җирдә яшәгән дәвердә, үлеменә кадәр кылган гамәлләре салына. Ә төп мәсьәләләргә, әһәмиятле проблемаларга игътибар юнәлтәсе урынга, ахырзаманның кайчан килүе хакында фаразлап, сүз куертып утыру иң зур мәгънәсезлекләрнең берсе.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: