16+

Шатланыргамы, борчылыргамы?

Татарстанда – 1 миллион 200 мең, ә Россиядә 60 миллион бакчачылык ширкәте әгъзасы исәпләнә. Казан тирәли генә дә 750 бакчачылык ширкәте урнашкан.

Шатланыргамы, борчылыргамы?

Татарстанда – 1 миллион 200 мең, ә Россиядә 60 миллион бакчачылык ширкәте әгъзасы исәпләнә. Казан тирәли генә дә 750 бакчачылык ширкәте урнашкан.

Быелның 1 гыйнварыннан «Гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек эшчәнлеге алып бару турында»гы 217нче Федераль закон гамәлгә керде. Бу закон сәнәгать бакчачылыкларына һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кагылмый. Кешеләр өчен «бакчачылык ширкәте» һәм «яшелчәчелек ширкәте» формасы тәкъдим ителә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина белән Росреестрның кадастр палатасы директоры урынбасары Юлия Шпалитова әлеге законга аңлатмалар бирде.

Бакчачылык ширкәте
Бакчачылык ширкәтендәге өйне торак йорт сыйфатында турыдан-туры Росреестрда теркәргә, шул йортта теркәлеп гомер кичерергә була.
– Бакча өе «торак йорт» сыйфатында теркәлсә дә, кеше торак мәйданын яхшырту чиратында калдырыла, – диде Ада Зәйдуллина.
Игътибар: быелның 1 мартында «Дача амнистиясе» вакыты тәмамлана.
Бакча өйләрен Росреестрда теркәргә өлгермәгән кешеләргә 1 марттан соң башта күпфункцияле үзәккә яки җирле үзидарәләргә хәбәр бирергә туры килә. Өлгермәгән кешеләргә штраф салынмый, теркәү мәшәкатьләре генә арта.

– Бакчачылык ширкәтендәге өйнең техник планын 2 нөсхәдә (экземпляр) ясату яхшы. Төзәтмәләр кертергә туры килсә, кулыгызда калган план бик кирәк булып куячак. Бакча өен, андагы корылмаларны теркәү зарур. Мирас итеп калдырганда яки сатканда, документ таләп ителә, – дип искәртте Юлия Шпалитова. – Яңа закон нигезендә бакчачылык ширкәтендәге өйне «торак йорт» дип, яки киресенчә, торак йортны «бакча өе» дип рәсмиләштерергә була.
Мәсәлән, бакчачылык ширкәтендә җиңелчәрәк әмәлләп куелган алачыкны торак йорт хәленә җиткереп, үзгәртеп төзисең. Бакчачылык ширкәтендә кайчандыр яхшылап салынган өй искереп-тузып, мичләре яки башка җылыту челтәрләре сүтелеп, кышларын яшәп булмаслык хәлгә төшәргә мөмкин. Язгы сулар басу очрагы – тагын бер сәбәп. Мондый вариантта торак йорт инде бакча өе дәрәҗәсендә генә калдырыла.

Яңа законда «дача» һәм дача хуҗалыгы» сүз-атамалары кулланыштан алына. Россия Конституция суды бәяләмә биргәнчә, бакчачылык ширкәтләре белән дача участоклары эчтәлегендә бернинди аерма юк – икесе дә бер үк сыйфатта. Германиядә яки Финляндиядә кешеләр үзләренең шәһәр яны дачаларында бернәрсә үстерми, фәкать ял гына итә. «Тыныч сәгать» вакытында чүкеч шакылдатырга да ярамый. Россиялеләр исә, бакчачылык (дача) ширкәтләрендә рәхәтләнеп, тырышып, куанып, җимеш агачлары һәм яшелчә үстерә. Европа халкы безнең мондый эш-гамәлебезне һич аңлый алмый.

Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә ширкәт әгъзасы булып керү (пай) взносын түлисе түгел. Әгъза булу һәм ширкәт ихтыяҗларына максатчан түләүләр генә алына. Яңа законда күрсәтелгәнчә, ширкәт әгъзасы булып кермәгән, ләкин шул ширкәттә бакчачылык яки яшелчәчелек белән шөгыльләнгән кешеләрдән взнос башкалар белән бер үк тәртиптә алына.

Яшелчәчелек ширкәте
Авыл хуҗалыгы сөрү җирләре булып исәпләнмәгән җирләрдә оештырылган яшелчәчелек ширкәтендә кешеләр яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерү белән шөгыльләнә ала.
– Яшелчәчелек ширкәте өчен махсус бүлеп бирелгән җирдәге үзеңнең кишәрлегеңдә кечкенә алачыклар да һәм хәтта торак йорт та төзеп куярга рөхсәт. Ләкин яшелчәчелек ширкәтендәге торак йортлар һәм корылмалар берсе дә Росреестрда теркәлми, аларны теркәү рөхсәте юк, – дип кисәтте Ада Зәйдуллина.

Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзалары үзләренең участокларына тоткарлыксыз керергә хокуклы. Сакчыларның капка төбендә кешеләрдән бакчачылык яки яшелчәчелек территориясенә уздырып җибәргәне өчен акча алырга хакы юк.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading