16+

Шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм күрсәтелә?

Республикада шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү максатыннан ике программа эшләп килә.

Шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм күрсәтелә?

Республикада шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү максатыннан ике программа эшләп килә.

Бу хакта журналистларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, республикада шәхси хуҗалыклар буенча кабул ителгән закон нигезендә, мөгезле эре терлек сатып алганда, 15 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Аны нәселле хуҗалыктан алган очракта, 20 мең сум кайтарыла. Ә маллар чит төбәктән алып кайтылса, ярдәм күләме 30 мең сумны тәшкил итә. Әлеге ярдәмне алыр өчен, сатып алучы документларны рәсмиләштерергә тиеш. Аны Авыл җирлеге башлыгы районның авыл хуҗалыгы идарәсенә илтә. Шуннан соң ул реестр белән килеп, Авыл хуҗалыгы министрлыгы субсидияне кайтарып бирә. 

Шул ук вакытта Ришат Хәбипов мини-фермалар төзү буенча да программа эшләп килүен әйтте. 
- Ике сыер асраган хуҗалык башлыгы тагын өч сыер алырга йөкләмә алган очракта, сарай төзүгә тотылган чыгымының 50 проценттан артык булмаган өлешен - 120 мең сумны кире кайтара ала. Ә өч сыер асраган кеше тагын биш сыер алырга уйлый икән, сарай төзүнең 200 мең сумын субсидия рәвешендә кайтара ала, - дип аңлатты Ришат Хәбипов. 

Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге программалар быел да эшләп килә. Киләсе елларда да булыр дигән ышаныч бар.   

- Әлеге программа нигезендә 35 районда мөгезле эре терлекнең кимү саны туктатылды, сыер саны да артты. Ике ел дәвамында, савым сыерларының баш саны 110 меңнән кимеми. Бу безнең өчен зур куаныч, чөнки авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерелгән продукциянең яртысын кече формалар – фермалар һәм шәхси хуҗалыклар бирә. Бу кызыксындыру чараларын без киләчәктә дә тулыландырачакбыз. Әлеге бюджет 2019 елда булачак, - диде министр урынбасары.     

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading