16+

Шәһәр тормышын ташлап авылга кайткан Григорий Маланчев: «Авыл өчен йөрәк яна»

Бүгенге яшьләр ничек тә авылдан чыгып таеп, шәһәргә барып төпләнергә тырышкан вакытта Аксубай районының Иске Кармәт авылында яшәүче 28 яшьлек Григорий Маланчев хатыны белән авылга кайтып төпләнгән.

Шәһәр тормышын ташлап авылга кайткан Григорий Маланчев: «Авыл өчен йөрәк яна»

Бүгенге яшьләр ничек тә авылдан чыгып таеп, шәһәргә барып төпләнергә тырышкан вакытта Аксубай районының Иске Кармәт авылында яшәүче 28 яшьлек Григорий Маланчев хатыны белән авылга кайтып төпләнгән.

Казанда югары уку йортын тәмамлап, үз һөнәре буенча эшен дә тапкан, шәһәр кызы белән гаилә дә корган, фатир да сатып алырга өлгергән югыйсә. Яшә бит инде шәһәрдә рәхәтләнеп, авылга сагынганда гына кайтып йөреп.

– Ә минем алай яшисем килмәде. Кунакка гына кем дә кайтып йөри, ә авылны кем яшәтә, кем күтәрә? Кайткан саен, авыл өчен йөрәк яна иде. Үз авылыңны син үзең яшәтергә тиеш. Мин менә шундый карарга килдем. Хатыным да ризалашты, син кая – мин шунда, диде. Әти-әниләр каршы торып маташты, әмма минем карарым нык иде. Казандагы фатирыбызны саттык та кайтып төпләндек. Хатыным район хастаханәсендә табиб-терапевт булып эшли. Аңа да авыл табибы программасы буенча бер миллион сум акча бирделәр. Район җитәкчеләренә фермер буласы килүемне әйттем. Иске ташландык ферманы сорап алдым. Минем теләгемне шунда ук күтәреп алдылар. Аларга рәхмәт, нинди сорау белән барсаң да, хәл итәргә булышалар. Яшь фермер буларак, өч миллион сумлык грант алдым. Ул акчага фермага җиһазлар һәм егерме баш тана алдым. Фатирны саткан акчага ферманы төзекләндердем. Мәктәпне тәмамлагач та, Аксубайның авыл хуҗалыгы техникумында укыган идем. Ул белемем кирәк булып чыкты. Хәер, авылда яшәгән кешегә бу яңа эш түгел инде. Иң мөһиме – эшеңне ярату гына, – дип сөйли ул.

Авылдашлары Григорий турында, өч яшеннән бирле тракторда йөри иде инде ул, диләр. Тракторчы абыйлары янына кабинада утырып йөрергә яраткан ул. Әти-әнисе гомер буе күп итеп терлек тоткан. Улларының фермасында бүген илледән артык мөгезле эре терлек торса да, әниләре үз хуҗалыгында сыер асрый икән.

– Сөттән дә күп нәрсә юк бит инде бездә, нигә җәфаланып тотасың ул сыерыңны дигәч, авылда ничек итеп терлек тотмый яшисең дип җавап кайтара. Ул сыерсыз тормышны күз алдына да китерә алмый. Без җиргә, авылга береккән кешеләр инде, – дип елмая әңгәмәдәшем.
Терлекләргә азык әзерләр өчен, сөт саткан акчага, трактор, “КамАЗ”, башка техника алып куйган. Җирне арендага алып эшкәртә.  

– Эш җитәрлек, иртәнге дүрттән торасың, кич җиткәнне сизми дә каласың. Тик менә эшләргә кеше генә табып булмый. Сыер саварга кешене ярты ел эзләдем. Егерме биш баш сыер саварга егерме мең хезмәт хакына да килүче юк. Авылда эш юк дигән булалар, бар ул, эшләргә теләк кенә юк. Эшнең ансаты юк. Шәһәрдә дә, авылда да бертөсле авыр, яшәргә җайлашырга гына кирәк. Авылдан бер чыгып киткән кеше кире кайтмый ул диләр. Теләгең булса, кайтасың икән. Авылга кайтканыбызга бер дә үкенмибез, безгә монда рәхәтрәк! – ди яшь фермер.

Аксубай, Иске Кармәт

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылда организм эшләп сафтан чыга

    • аватар Без имени

      0

      0

      16 сумга сот сата башлагач анларсын эле авылнын рэхэтлеген

      Мөһим

      loading