Ике якта ике яр,
Илдә әллә ниләр бар...
Телевидение-радио аша барган әлеге рекламаның ни хакында икәнлеген, ай-һай, белми калучы бар микән? «Шәһри Казан»га мин дә язылдым, син дә языл!» дип, җырчы Илсөя Бәдретдинова ай буе экраннан төшмәде.
Газетада - анкета, абунәчеләр арасында уйнатылачак бүләкләрнең сурәте төшерелгән квитанция дә урнаштырдык. Менә шул анкетада «Ике якта ике яр, Илдә әллә ниләр бар...» дигән юлларны дәвам итүегезне дә сорадык. 2015 елның беренче яртыеллыгына «Шәһри Казан» газетасына язылу кампаниясе төгәлләнгәч, февраль аенда иң-иң оригиналь шигырь юллаган авторларны саллы бүләкләр көтә дидекме? Дидек! Мотоблок, телевизор, ике үтүк, ике блендер, электр белән эшләүче иттарткыч, өч мультиварка, тузан суырткыч, ике пароварка һәм дә шифаханәгә ике юллама, дидекме? Дидек! Арада: «Ул барыбер безгә чыкмый», - дип шикләнеп караучылар да булмады түгел. Соң, сезгә чыкмый кемгә чыксын соң инде ул. «Шәһри Казан» әйткән икән - сүзендә тора. Вәгъдә - иман. Ниһаять, бүген абунәчеләребез каршында өстебездә торган бурычны үтәдек. Коллектив белән җыелып хатларны укып, иң шәп шигъри юлларны сайлап, жирәбә салып, бүләкләрнең хуҗаларын «тартып чыгардык».
Дөресен әйтик, ул «әллә ниләр»не оригиналь итеп дәвам итүче абунәчеләрнең чуты-чамасы булмады. Тагын шунысы, бу үзенә күрә абунәчеләребез белән эчкерсез аралашу да булды. Беренчедән, ихлас булуыгызга, икенчедән, фикерле, ил‑көн гамен гамьләп яшәүчеләр икәнлегегезне күреп сөендек. Абунәчеләребез, шигырь юллары белән генә чикләнмичә, үзләре, якыннары хакында да, тормыштагы вазгыятькә мөнәсәбәтләрен дә җиткерделәр. Ул хатларны киләсе санда бергәләп укырбыз. Ә хәзергә, әйдәгез, бүләк ияләрен атыйк.
Шулай итеп, иң зур бүләкләрнең берсе булган мотоблок Балтач районы Югары Субаш авылыннан гомерләренең 40 елын балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучылар Фирдәүсә һәм Валерий Семеновларга чыкты.
Алар тормышны акыл белән бәяли торган кешеләр. Бу күренеп тора:
Ике якта ике яр,
Илдә әллә ниләр бар...
Тынычлыкка ниләр җитә,
Дөнья иркен, күңел тар,-
ди алар. Икенче, өченче куплетларда күңел халәтенә сәясәт тә килеп кушыла:
Украинада сугыш бара,
Армиядә улым бар...
Әтнә районы Олы Әтнә авылыннан Радик Сираҗиевны да илдә‑көндә барган хәлләр борчый, мәгълүм икеюллыкны ул:
Заманалар нык үзгәрә
Тагын ни күрәсе бар? - дип дәвам итә. Радикның гаиләсен «Ливадия» шифаханәсенә ун көнгә ике кешелек юллама отуы белән котлыйбыз!
Арча районы Яңа Ашыт авылыннан Сәвия Фәхретдинова пароваркага ия булды.
Казаннан Зөләйха Хафизова, гомумән, егетлек эшләгән. Ул туган-тумачасын, дусларын 15 газетага яздырып кына калмаган, 15е өчен дә үзенең күңеленә тигән проблемаларны шигырь юлларына салган. Монда бар да бар: яшь гаиләнең спонсорлары булган әби-бабайлар да, ялган дарудан файда тапмаган авырулар да, котырып үскән доллар да, «мама»ның «әни» икәнен белмәгән сабыйлар да... Блендер чыкты Зөләйха ханымга.
Азнакай районы Буралы авылыннан Ләйсән Зарипова пароваркалы; Кукмара районы Югары Шәймәрдан авылыннан Раззит Мостафин, Мөслим районы Иске Вәрәш авылыннан Люция Нуриева, Кама Тамагы районы Олы Кариле авылыннан Гөлсем Димиевалар мультиваркалы булдылар. Гөлсемнең шигырен тулысынча да китереп булыр иде. Ул да:
Ир-атлар, хатыннары-
Бергә хәмер чөмерә.
Калган акчасына алып,
Кипкән кильки кимерә,
- дип, бөтен «кыек» якны эләктерергә тырышкан.
Үтүкләрнең берсе Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылына Габидә Шәйдуллинага, икенчесе Чистай районы Каргалы авылына Фәүзия Мингалиевага китә.
Дөнья матур, дөнья киң,
Без соң әле кемнән ким.
Яшик әле, дуслар, яшик әле,
Халкыбыз гөлләргә тиң,
- дисә дә Фәүзия ханым, «Татар телендә «яра» бар», - дип борчыла.
Бүләкләр бетмәде әле... Электр белән эшләүче иттарткыч - Чувашиянең Тукай авылында яшәүче Наил Зиннәтуллинга, ә блендер Буага - «Яңа елны «ШК» белән бергәләп каршы алган» Әминә Миннуллинага китә. Дус‑ишкә бүләк итеп газетага яздыру гадәте дә бар икән Әминә ханымның.
Афәрин! Андый кешеләребез күбрәк тә булса икән әле.
Аксубайдан Максуд Нуриевны телевизорлы, ә Балтач районы Карадуган авылыннан Рәфыйк Шәрәфиевне тузан суырткыч отуы белән котлыйбыз! Әйтсә әйтә бит Рәфыйк абый да:
Ике якта ике яр,
Салда китте уртак яр.
Нәүмизләнеп карап калды
ике якта ике яр...
...Илдә әллә ниләр бар...
Кадерле укучыларыбыз, сезне 17 февраль көнне 12.30 сәгатьтә редакциябездә көтеп калабыз.
Сүз уңаеннан, 1 февральдән барлык почта бүлекләрендә газета-журналларга 2015 елның II яртыеллыгына бүгенге бәяләрдән алдан язылып куярга мөмкин. Әле шуңа өстәп «Россия почтасы» 26 февральдән 7 мартка кадәр Бөтенроссия газетага язылучылар декадасы да оештыра. Ул вакытта Татарстанда чыгучы матбугат чараларына - 10 процент, ә федераль басмаларга 5 процент ташлама белән язылып булачак. Димәк, «Шәһри Казан»га да 10 процент ташлама белән язылырга мөмкин.
Исегезгә төшерик, безнең индексларыбыз:
54126 (атнага өч тапкыр - сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга чыга), ярты елга язылу бәясе - 780 сум.
16076 (атнага бер тапкыр - пәнҗешәмбе көнне чыга), ярты елга язылу бәясе - 354 сум.
Комментарийлар