16+

«Шәһри Казан» Кече Шырданда: күңелле, рәхәт, җанлы бәйрәм

Бу вакытларда «Шәһри Казан» газетасыннан десант Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылын гөрләтә. Бу авыл «Безнең авыл – 2» бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе. Бәйрәмдә Ришат Фазлыйәхмәтов, Альбина Кармышева, Рәсим Фасыйхов, Алмаз Хәмзин кебек танылган артистлар чыгыш ясый.

Халык та бик актив. Һәр җырга кушылып җырлый, бии, уеннарда актив катнаша. Бәйрәм Сабан туе рухында оештырылган. Концерт номерлары милли уеннар белән аралаштырылып бара. Шырдан авылы җирлеге «Ш.К.»га язылучылар арасында бүләкләр уйнатты.

Соңрак бәйрәм көрәш белән дәвам итәчәк.

Чарадан тулырак репортаж «Шәһри Казан» газетасының киләсе саннарында.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading