Шәһри Казан

Сиңа чәчәк бүләк итәм, Күктән йолдыз алып бирәм

Бүген язның иң күркәм, иң матур һәм иң назлы бәйрәме - 8 Март. Бу көнне без яраткан кешеләребездән, якыннарыбыздан бүләк алабыз. Ә хатын-кызлар өчен бүләкләрнең иң көтеп алынганы, әлбәттә инде, чәчәк бәйләмнәре. Чөнки алар, гүзәл затларыбыз кебек үк, берсеннән-берсе купшы, матур һәм нәфис. Әмма чәчәкләрнең гомерләре генә кыска шул, ә...

Реклама

Бүген язның иң күркәм, иң матур һәм иң назлы бәйрәме - 8 Март. Бу көнне без яраткан кешеләребездән, якыннарыбыздан бүләк алабыз. Ә хатын-кызлар өчен бүләкләрнең иң көтеп алынганы, әлбәттә инде, чәчәк бәйләмнәре. Чөнки алар, гүзәл затларыбыз кебек үк, берсеннән-берсе купшы, матур һәм нәфис. Әмма чәчәкләрнең гомерләре генә кыска шул, ә без исә аларның күзләребезне мөмкин кадәр озаграк иркәләвен телибез.
Вазага утыртыр алдыннан чәчәк сабакларының аскы яфракларын кисеп алыгыз, аннан үткен пычак ярдәмендә сабакның үзен дә бер сантиметрга авыш итеп кыскартыгыз.
Чәчәкләрнең күбесе җылылыгы бүлмә температурасыннан азрак булган суда да үзләрен яхшы хис итә, әмма бу нәркис белән лаләгә кагылмый, алар җылы суда яхшырак саклана. Чәчәкләрнең суын гел алыштырып торырга да онытмагыз. Ә менә канәферләрнең суын сирәк алыштырырга да була. Чәчәкне судан алгач, аларның сабакларын бераз кыскартыгыз.
Суга стрептоцид, аспирин (6 литр суга 1 төймә) яки бор кислотасы (1 литр суга 0,1 гр) салыгыз. Алар судагы микроорганизмнарны юк итә һәм черү процессына каршы тора.
Кайбер чәчкәләр суны башкалар белән бүлешергә яратмый, роза, канәфер, орхидея, лилия, нәркис, мәк, ландышларны вазага үзләрен генә утыртыгыз, алай иткәндә алар озаграк саклана. Чәчәк утыртылган вазаны җиләк-җимеш янында да тотарга ярамый. Ни өчен дигәндә, соңгылары черү продукты - этилен бүлеп чыгара.
Чәчәкләр җиңелчә генә сула башласа, бер савытка аз гына кайнар су салыгыз да аңа берничә секундка чәчкәнең сабагын тыгып торыгыз. Кайнар су капиллярларны киңәйтә һәм тормыш эшчәнлеге процессын активлаштыра.
Югарыдагы киңәшләр барлык төр чәчәкләргә дә кагыла, әмма кайберләренең үз сере бар. Әйтик, гладиолуслар озаграк торсын өчен аларның сабакларының аскы өлешен энә белән тырнап чыгарга кирәк, болай иткәндә суны яхшырак сеңдерәләр. Фиалканы иң элек башы белән суга тыгып алалар, аннары гына, селкетеп суын агызгач, вазага утырталар. Калла һәм гербераның киселгән урынын башта тоз белән эшкәртергә кирәк. Ә ирис белән лалә чәчәге утыртыласы суга суыткычтан берничә кисәк боз салыгыз. Пионның бөресе тизрәк ачылсын дисәгез, аны кайнар суга утыртыгыз. Альстромерия бернинди тәрбия таләп итмичә дә ике атна тора ала. Бувардия исә үтәли җилдән курка.
Чәчәкләр кибетендә порошок сыман кризал дигән өстәмә азык сатыла. Аның ярдәмендә дә чәчкәнең гомерен озайтып була. Пион бөресе тизрәк ачылсын дисәгез, аны кайнар суга утыртыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 11 март 2018 - 11:05
    Айгөл БАРИЕВА: «Хис-кичерешләрне исән чагымда әйтеп калдырасым килә» Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән моңа кадәр дә күрешкән, аралашкан, концертларын тамаша кылган бар иде. Тик бу очрашуга кадәр мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Якыннан таныш булмаганнарга бераз кырысрак, артык җитди булып тоелган Айгөлнең хатирәләрдән, истәлекләрдән күңел касәсе түгелергә торган нечкә күңелле, ачык һәм мөлаем ханым икәнлегенә инандык.
    1153
    1
    3
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    543
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    401
    0
    0
Ночной режим