16+

Синең кием безгә дә кирәк!

Шушы көннәрдә Казанда, хәйрия максатыннан, киелгән киемнәрне сата торган кибетләр ачылды. Халыктан җыелган киемне бушка тараткан социаль оешмалар турында элек язганыбыз бар иде. «Зәкят» фонды, мохтаҗларга бушлай ярдәм итә торган «Приют» пункты турында күпләр хәбәрдар. Иске, әмма яхшы хәлдәге киемнәрне мәчетләргә дә тапшырып була. Социаль челтәрләрдә дә «бушка бирәм-алам» ише игъланнар эленә торган төркемнәр күп.

Синең кием безгә дә кирәк!

Шушы көннәрдә Казанда, хәйрия максатыннан, киелгән киемнәрне сата торган кибетләр ачылды. Халыктан җыелган киемне бушка тараткан социаль оешмалар турында элек язганыбыз бар иде. «Зәкят» фонды, мохтаҗларга бушлай ярдәм итә торган «Приют» пункты турында күпләр хәбәрдар. Иске, әмма яхшы хәлдәге киемнәрне мәчетләргә дә тапшырып була. Социаль челтәрләрдә дә «бушка бирәм-алам» ише игъланнар эленә торган төркемнәр күп.

Хәйрия кибетләре безнең өчен яңалык булса, Бөекбритания, Америка, Австралия һәм башка чит илләрдә күптәннән эшли. Соңгы елларда Россия шәһәрләрендә дә пәйда булды. Мәскәү, Петербург, Чиләбе, Ижевскида уңышлы эшләп килә. Без дә Казанда яңа гына ачылып, киелгән киемнәрне халыктан бушка алып, аны саткан һәм сатудан кергән акчаны төрле хәйрия максатларына тоткан кибетләр белән танышып кайтырга булдык.

«Искегә дә сөенәбез»
«Второе дыхание» дип аталган хәйрия кибетен шул ук исемдәге коммерцияле булмаган оешма ачкан. Оешма Мәскәүдә эшли. Фонд директоры Дарья Алексеева сүзләренчә, күп кенә ошмалар сезонлы киемнәр генә җыя, яки булмаса, яхшы хәлдәгеләрен генә кабул итә. Алар исә башкалар кирәксенмәгән киемнәр белән эшләүнең берничә юлын тапкан. Илнең ерак почмакларында яшәүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтүдән башлап, чүпрәк-чапракны эшкәртүгә кадәр. Хәйрия максатларыннан бирелгән кием йортсыз калганнарны кышкы суыкта җылыта, ә мохтаҗ гаиләдән булган кызга үзенең беренче чыгарылыш кичәсенә матур күлмәк киеп барырга булыша. Иске киемнәр эшкәртелгәннән соң, диван тышлыгы булып безнең өйләргә кабат әйләнеп тә кайта икән.

– Бер айга 20 мең кеше безгә 75 тонна кирәкмәгән кием тапшыра. Әлеге киемнәр чүпкә дә әйләнә ала, әмма без экологияне дә кайгыртабыз. Җыелган әйберләрнең 20 проценты кибеткә сатуга куела. 50 процентын эшкәртүгә җибәрәбез. 30 процентын мохтаҗларга озатабыз. Узган елны 30 «Газель» машинасын тутырып, 30 тонна кием-салым җибәрдек. Хәйрия сертификатларын эшләп, аларны җирле хәйрия оешмаларына бирәбез. Мохтаҗ кешеләр, шул сертификат белән килеп, киемнәр алып китә. Сатып эшләгән акчалар хезмәт хакына тотыла. Бездә ишетмәүчеләр дә, психоневрология интернатында яшәүчеләр дә, аек тормыш башлаучылар да эшли. Кемдер йөк төйи, кемдер киемнәрне сортларга аера. Аларга бу эш социальләшергә дә булыша, – ди фондның PR-менеджеры Сергей Казаков.

Сортларга аеру дигәннән, мамык тукымалардан – чүпрәк, ә йон тукымадан ватин ясала һәм аны йомшак җиһаз эшләгәндә кулланалар. Синтетика сәнәгать продукты эшләү өчен кирәк. Киемнәрне тутырып китергән пакетларны Владимир өлкәсенә эшкәртергә җибәрәләр, алардан тротуар плиткасы ясыйлар икән.

Фондның кием кабул итә торган 60 пункты бар, аларга аена 25 тонна кием китерәләр. Проект эшли башлаганнан бирле, Россиянең биш шәһәрендә 600 тонна кием җыелган. 60 тоннасын, эшкәртү өчен, партнер предприятиеләргә озатканнар. Дүрт елда керемнең 22 млн сумы хәйрия эшенә тотылган.

– Без – теләсә нинди киемне кабул итүче бердәнбер коммерцияле булмаган оешма. Аларны эшкәртү өчен беркем дә акча бирми, шуңа да үзебез эшләргә тырышабыз. Ә ул, әйткәнемчә, хезмәт хакына да, бензинга да, киемнәрне юдырырга да, координаторларга да кирәк. Киемнәрне машиналарга төяп, социаль оешмаларга йөрибез, мохтаҗ кешеләр килә, ярымкараңгы складларда капчыкларда казына, үзенә кирәген тиз генә таба алмый. Бу эш алымын үзгәртеп, төбәкләрдә кибетләр ачарга, киемнәрне матур итеп элгечләргә элеп, заманча эшләргә уйлыйбыз. Шул максаттан, Казанда да беренче кибетебезне ачтык, – ди Сергей.

Бер футболка һәм 2 мең литр су
«Экологично» хәйрия кибете Казан үзәгендә урнашкан. Кибетнең партнеры Елена Прокопьева әйтүенчә, алар «ЭкоЛогично | Казань» – иҗтимагый хәрәкәте белән бергә эшли.

– Экология күзлегеннән караганда, кием җитештергәндә, электр энергиясе, су һәм башка ресурслар кулланыла. Күпмедер вакыттан соң аларны чүплеккә чыгарып аталар. Юкса башка кешеләр өчен файдалы ресурска да әверелдереп булыр иде. Ишеткәнегез бармы икән, бер футболка җитештерү өчен 2700 литр су китә, чөнки мамык үстерү өчен шактый су кирәк. Шуларны күздә тотып, без халыктан киелгән киемнәрне кабул итәбез. Аларның бер өлешен мохтаҗларга тапшырабыз, Казанда киемнәр җыела торган махсус складлар бар. Кайбер хәйрия фондларының складлары юк, шуңа да аларга купоннар эшләп бирергә, аз керемле гаиләләргә шуның белән бездән бушка киемнәр алырга мөмкинлек тудырырга уйлыйбыз. Шул ук вакытта безгә киемнәрне сатарга да кирәк, кибет өчен аренда, салымнар түлибез, сатучыга хезмәт хакы бирәбез, – дип сөйли ул.

Киемнәрне зур ташламалар белән сату да оештырыла, аларны 50, 100 сумга да алып булачак. Социаль челтәрләрдә ташламалар буласы көннәрнең графигы чыгарыла. Тиздән, сатып алучыларны кызыксындыру өчен, киемнәрне алмашып кию кебек чаралар да уздырырга ниятлиләр. Үзеңнекеләрне китерәсең, ә башкалар алып килгәннең үзеңә ошаганын алып китәсең.

Кибеттән киемнәр генә түгел, сумка, китап, уенчыклар, аяк киемнәре, савыт-саба да алалар. Тәрәзә пәрдәләре һәм иске кулчатырларны да теләп алачаклар. Тәрәзә челтәреннән күп тапкыр кулланып була торган үтә күренмәле кечкенә капчыклар тегәләр. Кибеттә әфлисун, алма һәм башка продуктларны шуңа тутырып аласың. Ризык алып кайтыр өчен экосумкалар да тегәбез. Белгәнегезчә, күп кенә экология хәрәкәте активистлары полиэтилен пакет, пластик савыт-саба куллану ягында түгел. «Җимерек кулчатыр нәрсәгә кирәк», – дигән соравыма Елена: «күп тапкыр киеп була торган бахилылар тегәбез», – дип шаккатырды. Кияргә яраклы булмаган иске-москыдан чәч резинкаларын да тегәргә була икән. Кытай әйберләрен кулланганчы, нишләп әле аларны үзебездә җитештермәскә дигән фикердә тора Елена.

  • Бер кешегә бер елга уртача 38 кг текстиль продукция эшләнә.
  • Киемнәрнең күп өлеше чүплектә ята. Полигоннардагы чүпнең 2-7 процентын чүпрәк-чапрак алып тора. Синтетик тукыма 40 елдан соң гына тулысынча таркалып бетә. Бер синтетик кием череп беткәнче, футбол буенча ун дөнья чемпионаты узачак, 40 тапкыр Яңа елны каршылаячакбыз. Ул черегән вакытта метан, углекислый газ бүленеп чыга. Мәскәү астындагы чүплектәге киемнәр янганда чыккан углекислый газ 450 мең машина бүлеп чыгарган газга тиң.

Күп балалы гаиләләргә, инвалид балалар тәрбияли торган әниләргә булышлык күрсәтә торган фондларга аларны заказ биреп тектерәләр. Өйдә бала белән утырган әниләр шуларны тегеп акча эшли. Экокапчыкларны шушы кибеттә һәм интернет кибеттә саталар. Ертылган, төймәсе төшкән һәм башка кимчелекләре булган киемнәрне дә яхшы хәлгә китерергә тырышалар. Кайвакыт алардан бөтенләй башка әйберләр тегеп бирәләр. Болары да авыр хәлдә калган кешеләргә акча эшләргә мөмкинлек тудыру максатыннан эшләнә.

– Ярдәмгә мохтаҗ кешегә акча белән дә булышып була. Әмма аларга балык урынына кармак бирү дөресрәк. Кул астында һәрчак эшләре булачак, яңа һөнәр дә үзләштерәләр. Биргәнне көтеп утырмаячаклар, – ди әңгәмәдәшем.

Якын киләчәктә иске киемнәрне салу өчен махсус контейнерлар ясатырга һәм аларны шәһәрнең төрле урыннарында урнаштырырга җыеналар. Халык кирәкмәгән киемнәрен шунда гына салып китәчәк.

Кияргә яраксыз киемнәргә дә урын табыла. Аларны эшкәртергә озаталар. Киемнәрне сүсләргә таратып, кабат кушып, идән чүпрәге, йомшак җиһазларны тышлар өчен материаллар эшлиләр.

– Чебоксарда махсус предприятие бар, Иваново өлкәсендә дә эшкәртәләр. Барып, ничек эшләгәннәрен карап-өйрәнеп тә кайттык. Әмма алар килеп алып китсен өчен, чүпрәк-чапракны күп итеп җыярга һәм киемнәрнең төймәләрен, каптыргычларын сүтеп алырга кирәк, – ди Елена.

– Киемнәрне китерүчеләр бар, ә сатып алырга теләүчеләр күпме соң? – дип кызыксынам мин аңардан.

– Кияргә яраклы булганнарны ике төрле категория кешеләр сатып ала. Алар йә мохтаҗлар, яки экология тарафдарлары. Әйе, экологияне кайгыртучылар, яңа кием алырга акчалары булса да, тотылган кием алуны өстен күрәләр, – ди ул.

Фотолар: facebook.com/vtd.fond

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading