«Ай былбылым» җырын суза - суза Динә клубка җыенды.
Ике көн элек кенә аның сөйгәне Данис хәрби хезмәтен тутырып кайтты. Бер ел алар арасында ялкынлы хатлар йөрде.
- Динә, - бүлмәсенә әнисе керде дә, уфылдап кәнәфигә утырды, сарык бәтие көтүдән кайтмыйча интектерә. Шуны авыл буйлап эзләп йөргәнче, әлсерәп бетәсең. Әле тапсаң да, тотып алып кайтырга кирәк. Әнисе шул бәтидән сукранып алды, - ә син кая, балам?
- Клубка, әни...шимбә бит. Кызлар да кайтты.
- Кызым, әллә бүген бармыйсыңмы, ардың бит. Берүзең бәрәңге бакчасын утап чыктың.
- Әни, син нәрсә? Бар да әйбәт. Борчылма, яме.
- Белмим, Динә...Күңелем тыныч т\гел...йөрәгем үрле-кырлы сикерә. Әтиең вафаты алдыннан да нәкъ шулай булды. Әллә ни булган сыман үз-үземне кая куярга белмәдем... .Йөрмә...өйдә генә кал. Син Данис аркасында чыгасыңмы? Әйдә аңа шалтырат та, үзебезгә чакыр, әнә ишегалдында утырырсыз...
- Әни, бу ниткән борчылу, ди. Булмаганны...Сүз бирәм. Бар да әйбәт булыр.
Динә үз әтисен хәтерләми, аңа 3 ай булган вакытта балык тотарга киткән җиреннән суга баткан ул. Әнисе сөйләвенчә, әтисе салмыш хәлдә булган. Балык ятьмәсенә үзе үк чибәләнеп елгага егылып төшкән. Ә соңрак әнисе янә кияүгә чыкты. Динәнең менә дигән әтисе бар. Какмый-сукмый, күз карасы итеп үстерде ул аны, Һәрчак янында булды.
Бермәлне аңа 3 яшь булгандыр, бөтен гайбәтне үз эченә җыеп, шуны тирә-юньгә таратучы күрше апа кызчыкка кәнфит төртеп: “-Үги әтиең рәнҗетмиме?” дип сорады. Моңарчы үги сүзен ишетмәгән кызчык бу хакта әтисенең әнисе, әбисенә кереп әйтте. Әбисе исә, Динәгә өйгә керергә кушып, үзе әлеге гайбәтче күрше хатын янына юнәлде.
Ә инде башлангыч мәктәпкә керер алдыннан Динәнең үз әтисе турындагы серне чиштеләр. Кыз бу ачыштан елап та җибәрде.
– Димәк, әтием үз әтием түгел, мин сезгә чит, ә әбием, ул да миңа әбием түгелме?
Әтисе күз яшьләрен күрсәтмәс өчен түр якка кереп үк китте. Ә әбисе оныгын кочып алды да.
- Балам, син, ни генә булмасын, безнеке, өлкән оныгыбыз, иң яраткан оныгыбыз, – диде.
Ходайга шөкер. Динәнең гаиләсе иң яхшысы, иң тату. Энесе дә аның өчен үлеп тора. Әле дә башка берәү дә белмәгән уртак серләре бар аларның, ул да булса Динә табиб булырга хыяллана. Әмма балл җитмәү сәбәпле, кыз шәфкать туташына керде. Кул селтәмәде кыз. Иң мөһиме, якты хыялы бар.
Динәнең Данис белән очрашып йөрүенә дә 3 ел булган, егет төпле, акыллы, урамда азып-тузып та йөрмәде. Инде туйны да көзгә билгеләгәннәр иде.
Әлбәттә, өлкәннәр бик иртә әле дип нык борчыла. Әмма кызга 20 яшь, бу вакытта әнисе кияүдә булган инде. Данис та кыз өчен үлеп тора, армиядән кайткач ук Казанга китеп заводка инженер булып урнашам дип уйлап куйган иде. Улын өф-өф итеп үстергән Зөһрә апа гына булачак киленгә карап борынын чөерә иде. Янәсе, үги булып үскән кыз минем “алтын” улыма тиң түгел.
Ләкин, Данис кызга борчылмаска кушты, янәсе тора-бара күнегер.
Динә клубка йөгерә – чаба барды.
- Сәлам кызлар, - дип исәнләште ул дус кызлары белән, алар кызга сәерсенеп карап куйдылар да чыш-пыш килделәр.
– Берәр нәрсә булдымы әллә?
– Юк...Динә ...әнә анда синең ...Данисың..
Клуб ишеге ачылды һәм тышкы якка Данис, Динәнең якын дусты Регина белән кочаклашып чыгып китте.
– Аңламадым? Данис әллә...исерек:
Алар артыннан Динә дә чыкты.
– Ааа, менә безнең дә “святоша”...менә ничек син мине көткәнсең...
– Нәрсә булды? Данис, аңлат әле. Бу нинди хәл?
Егеткә елышкан Регина Динәгә карап көлә башлады.
–Аңлатыгызчы - дип ялварды Динә.
Аның артыннан борчылып урамга чыккан Гөлназ ачыклык кертте.
– Олы оч Радигы синең турында тузга язмаган сүзләр тараткан...имеш, сине озатып йөргән, мунчага да кереп чыккансыз...
Динә дөрес ишеттемме дип җиргә иелде.
- Радик? Нидән уйлап чыгарган моны ул, кызлар...ә нигә сез дәшмисез?
– Нәрсә? Динә,, ялганыңны тоттылармы, - диде көчкә аягында басып торган Данис.
- Регина, син дәшми торасыңмы? Аңа әйт...әллә сез барыгыз да акылдан шаштыгызмы?
Алпан-тилпән атлап Радик килә иде.
– Йә, син дөресен сөйлә, кайчан син мине озаттың? Нинди мунча ул? – Динә егет юлына каршы төште.
–Хм, булды инде.
– Нәрсә булды? Кайчан?
– Син әллә эчә-эчә акылдан шаша башладыңмы? Сине күргәнем дә бит...Ә сез, кызлар, сез һәрчак минем белән булдыгыз, сезгә бу ялганга ышанганга оят түгелме? Мине рәнҗеткәнегез өчен, күз яшьләрем өчен еларсыз әле...Берегез дә якламады, берегез дә дөресен әйтмәдегез.
Менә Регина. Данисне сиңа бүләк итәм. Теләгеңә ирештең, нахак сүзләр йөртеп. Мине каралтканыгыз өчен Ходай каршында үзегезгә җавап бирәсе. Менә шулай, Данис, гомерең буе шул елан белән яшә, азаплан. Тезләнеп килсәң дә, гафу итмәячәкмен. Гомерең буе үзеңнең ялганың өчен газапланып яшәрсең...
Шулчак ерактарак басып торган, әле быел гына 11не тәмамлаган Алия телгән килде.
– Минем апамны да әллә нинди гайбәт сүзләр таратып елатып бетердең син. Регина. Аллаһы Тәгалә тотар дип уйламыйсыңмы? Кеше күз яшеннән курык.
Моны ишеткән Регина хәмер сөременнән тәмам исереп беткән Даниска елышты.
Алия Динәнен култыклап алды да,өенә озата китте.
Динә өенә кайтып җитәрәк бу хәлне янәдән башыннан үткәрде дә үксеп елый башлады.
– Елама, барысы да үтәчәк...ул сиңа пар түгел, үзеңә яхшы егет табарсың, ә ул үзенең чын йөзен күрсәтте...Кеше сүзенә ышанып. Эчкән, монда тавыш чыгарырга килгән. Бу егет эшеме? Уйлама да Аллага шөкер диң.
Бик сәер, ләкин Динә әлеге үсмер кызга ниндидер ышаныч сизде.
– Ни өчен? Ни өчен шундый нахак сүзләр тараталар?
- Үзеңне гаепләмә, бар да яхшы булыр... Барысы да узачак...Авыр булыр, әйе...Ләкин тиздән барысы да бетәчәк...Син бит нинди, матур, акыллы, көчле, ә алар...алар түбән кешеләр...
Алия Динәне өенә кадәр озатты, бусага төбендә кызның әнисе утырып тора иде, әйтерсең лә, баласы белән булган күңелсез хәлне сизгән. ...
- Исәнмесез, Галия апа.
– Сәлам, Алия..нәрсә булды, кызым, кызым.
– Әни
- Барысы да яхшы, борчылмагыз, аңа су бирегез, барысы да үтәчәк...Аны әхлакый яктан рәнҗеттеләр, ул үзе сөйләр...
Алия хаклы иде, күңелдәге авырту басылды, бер-ике көн эчендә түгел, әмма басылды ул.
Әнә Регина башын югары күтәреп йөри. Уйламый да, вөҗдан газабы да борчымый, күрәсең. Авыл буйлап, әлбәттә, клубтагы теге хәлләр турында имеш-мимешләр йөрде. Әмма бик тиздән алар да тынды. Моннан тыш, гайбәтчеләрне Данисның әнисе урыннарына утыртты.
- Кеше баласын тикшергәнче, үзегезнекеләр артыннан карагыз. Ә сиңа Клара, авызыңны ябарга кирәк һәм үзеңнең Регинаң артыннан карарга кирәк, минем Данисыма ябышып, көне-төне артыннан чабып йөри,үзенә өйләнер дип уйлыймы? Аңамы соң Динә белән булышырга...Данис бары Динәне ярата һәм тиздән барысы да хәл ителәчәк..
Ә Данис «ычкынып» китеп эчә башлады. Динә йортына бара да, ишегалдына килеп сәгатьләр буе утыра иде. Бары кызның әнисе чыгып кугач кына килми башлады. Соңгысында бик каты ачуланышты алар.
- Галия апа, мин кызыгызны үлем яраттым бит...
- Оныта күр, кызымны рәнҗеткәнегез өчен Аллаһы Тәгалә тотсын. . Башка килеп тә, күземә күренеп тә йөрмә, Гомәр абыең күрсә, болай гына котылмассың. Шулай язган икән, димәк, һәркемнең үз юлы. Әле хәзер чын йөзең ачылды. Өйләнешеп яшәгән вакытта шундый гайбәтләргә ышанган булсаң, тагын да куркынычрак булыр иде.
- Кызыгызның кем булуы ачыкланды...
- Тиле сүз сөйләмә, - диде Галия исерек егеткә карап, - Бар өеңә кайт..
Динә озак вакыт өеннән чыкмады, ә Казаннан дус кызы, курсташы шалтыратып, вакансия бар, эшләп кара дигәч рәхәтләнеп ризалашты. Әллә ни югары хаклы эш тә түгел үзе, санитар. Әмма булсын, биредә хисләргә бирелеп утырганчы, вакытымны эштә үткәрермен, дип уйлады кыз. Тулай торактагы бүлмәсе дә сагындырган үзен. Туган өенә Динә август азагында гына кайтты. Тагын да чибәрләнгән, ябыккан, Урамда күрешкәч тә, элекке дуслары аның белән читенсенеп кенә аралаша. Кайсылары гафу үтенде, Динә аларга үпкәләмәвен әйтте....Тик элеккеге дуслык җепләре күптән өзелгән иде.
Бу вакыйгаларга өч ел үтсә дә, Динә мәхәббәттән, хыянәттән читтә торырга тырышты. Данис турында да сорашмады...Балачактан бергә булган бергә үскән һәм яраткан дус кызлары да көнләшкән булып чыга. Менә шул телгәләде аның йөрәген.
Динә үзгәрде. Нык үзгәрде.
Данис белән беркайда да очрашырга тырышмады кыз, ә соңрак Регинаның Данистан йөкле булуы турында имеш-мимеш таралды.
- Беләсеңме, әни...бу бик сәер, әйтерсең лә Даниска карата мәхәббәт гүя булмады сыман...томандагы сыман, нәфрәт тә юк, бернәрсә дә юк..., әйтерсең лә, шул өч ел булмады да кебек.
Динә терелде, көнче дусларыннан арынды.
–Мин аларны каһәрләдем бит, әни. Теге юлы миңа нахак сүзләр әйткәч, нык рәнҗедем.
- Йа Раббым, нигә син үзеңне гаеплисең. Гаделсезлектән күңелең сыкраган синең, ә менә гаеплеләр үз җәзаларын алды бит. Регинаның баласын төшкән, Данис аңа барыбер өйләнмәгән. Әнә хәзер Себергә киткән диләр. Бик каты эчте бит, әти-әнисе нинди генә әбиләргә йөртмәде үзен. Гөлназны туй алдыннан егете ташлап китте, синнән көлеп, бөтен авылга гайбәт тараткан Иркәне ире көне-төне: “Бала минеке түгел”, дип талый икән. Бу синең гаебеңме? Аларның юньсез булуларында синең гаебең юк. Шуңа күрә үзеңне битәрләмә, кемгә җәза бирергә, ә кемгә мәрхәмәт күрсәтергә икәнен бары Аллаһы Тәгалә белә.
Динәнең кайтуын ишетеп Алия дә килеп җиткән. Аның ишекне ачып керүеннән үк беленә, киң итеп ачып. Әллә каян исәнләшеп үк керә. Кызлар су буйларын урап кайтырга дип чыгып киттеләр. Ни хикмәт, яр буенда йолкыш кыяфәтле Радикны очратты алар.
- Динә, сәлам... Ни бит әле ...гафу ит мине...Шул вакытта мине шайтан котырткандыр. Регина котыртты мине, шул сүзләрне әйтсәң, бергә булырбыз диде. Чыннан да хәзер бик нык үкенәм, йөрәк сызалапмы сызлый. Регина моны “көлке” дип кенә калдырырга теләгән иде. Нинди көлке, бөтен авыл халкы тетмәбезне тетте. Хәзер дә оят. Сине рәнҗеттем.
Егет башын иеп кайтып китте. Ә Динәнең күңелендә янә бушлык урнашты. Онытылырмы бу? Әлбәттә, оныттылар. Алия аны гел юатып килә. “Очратырсың әле юлында бер принцны. Бөтереп алып китәр үзеңне. Бәхет иленә”, шулай дип тел шартлатып утыра алар. Ә бит Алия сүзләре раска килде. Үзеннән бер курска өлкән егет Искәндәр көн дә аңа смс яза башлады. Өзми дә куймый инде менә. Кочак-кочак чәчәк. Динә куып та карады үзен. Ә егет һаман саен аның бусагасын таптады. Хәтта Динә эшләгән хастаханәгә дә эшкә урнашты ул.
– Әгәр син мине яратмасаң, мин икебез өчен дә яратырмын. Син борчылма, – дип ялварды егет. Бер алдына биш артына төшеп, тәки үзенә каратты бит Искәндәр Динәне. Ә хәзер әнә бөтерчек сыман кызлары үсеп килә. Тач әтисе инде менә. Бәхетле Динә...бик бәхетле.
Фото: /ru.freepik.com/
Комментарийлар