Шәһри Казан

Синең-минем республика

Туган Татарстаныбызның гүзәл табигатенә, аның тырыш халкына дан җырлау өчен һәркемнең дә әдип, композитор яки рәссам булуы кирәкмидер. Туган якка мәхәббәтне башкача да белдереп була бит. Мәсәлән, шул ук интернетны эшкә җигеп.

Реклама

Соңгы араларда социаль челтәрләрдә төбәгебездәге мөһим вакыйгаларны яктырту өчен #нашареспублика дигән хештег эшли башлады. Аны файдаланып, теләгән һәркем фотосурәтләр аша Татарстанның казанышлары, кешеләре, матур, истәлекле урыннары турында башкаларга сөйли ала. Бу эш социаль челтәрләрнең иң актив кулланучысы булган Рөстәм Миңнехановның җиңел кулыннан башланды. Татарстан Президенты Сабантуй мизгелләрен чагылдырган кызыклы рәсемне үзенең Instagramына
#нашареспублика хэштегы белән урнаштырган иде. Һәм бу башлангыч бик тиз арада яшьләр арасында популярлашып китте.
Узган җомгада «Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия» яшьләр сәяси хәрәкәте Казан штабы #нашареспублика хэштегын таныту өчен тагын бер адым ясады. Россиядә Яшьләр көненә туры китереп оештырылган иде ул акция. Бу көнне башкаланың 1 май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле янәшәсенә «Мы такие разные, но нас объединяет #нашареспублика» зур фотобаннер урнаштырылды. Ул гади генә түгел, битләре киселгән ике егет һәм ике кыз сурәтләнгән иде анда. Һәркем шунда килеп, фотога төшә, шул рәвешле Татарстанга мәхәббәтен белдерә алды. Ярты сәгать эчендә генә дә Кремльгә экскурсиягә килгән Волгоград туристларының зур төркеме, туйларын бәйрәм итүче берничә кияү белән кәләш, студент яшьләр тарихта үз эзләрен калдырып китте. Аларның һәркайсы бу фотобаннердагы сурәтләрен социаль челтәрләрдәге #нашареспублика төркеменнән таба алачак. Теләкләрен сүзләр белән белдерүчеләр дә шактый иде бу көнне. Барысы да: «Татарстанның тагын да ныграк чәчәк атуын телибез», - диләр.
- Республикабыз уникаль, анда 150дән артык милләт вәкиле яши, без күп төрле, әмма барыбызны да Татарстанны тагын да матуррак, уңышлырак итү теләге берләштерә, - ди акция инициаторларының берсе, «Яшь Гвардия»нең Казан штабы җитәкчесе урынбасары Лилия Ромадан.
«Яшь Гвардия» активистлары бу акцияне республиканың башка шәһәрләрендә дә уздыру нияте белән яна.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: