16+

«Сәләт»не «Сәләт» таный

Җәй җитә башлауга, балаларның ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен лагерьларның исемлеген барлый башлыйбыз. Бигрәк тә татар рухлы булуын теләсәк, балалар ял итә торган урыннарны санап чыгу өчен биш бармак та җитә. Татарстанның инде визит карточкасына әверелгән «Сәләт» лагере – шундыйларның берсе. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та әйтеп үткән иде.

«Сәләт»не «Сәләт» таный

Җәй җитә башлауга, балаларның ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен лагерьларның исемлеген барлый башлыйбыз. Бигрәк тә татар рухлы булуын теләсәк, балалар ял итә торган урыннарны санап чыгу өчен биш бармак та җитә. Татарстанның инде визит карточкасына әверелгән «Сәләт» лагере – шундыйларның берсе. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та әйтеп үткән иде.

Әскәр әйдаман булмакчы?

«Сәләт» – актив укучылар, сәләтле яшьләр һәм лидерлар мәктәбе ул. «Сәләт»тә җәй көне генә түгел, ел дәвамында укырга мөмкинлек тудырылган мәктәпләр бар. Төрле юнәлештәге аланнар эшчәнлеге киң җәелдерелгән. «Сәләт» республика районнары белән дә актив хезмәттәшлек итә. Төрле форумнар үткәрәләр. Барысы да балалар хакына, аларның укымышлы, тәрбияле булып үсүен күзаллап эшләнә.

Без «Сәләт» турында күп язабыз. Әйтергә кирәк, яратып язабыз. Бу юлы «Сәләт»тә беренче һәм берничә тапкыр булган сәлкешләргә сүзне бирик әле. Алар үзләре әлеге эшчәнлек турында сөйләсеннәр. Файдалы ял гына түгел, ә тулы бер тормыш – яңа дуслар табу, аралашу, белем алу, фикер алмашуга корылган проектны укучыларның бик тә яратуларын әйтсеннәр. Гадәттә, «Сәләт»кә бер барган укучы аны ташлый алмый. Төрле мәктәпләрдә укырга, төрле аланнарында булырга тырыша. Әңгәмәдәшем Әскәр Абуталипов та шундыйлардан.

– «Сәләт»тә 2017 елдан. Беренче тапкыр «Сәләт-Раушан»га бардым. Узган ел шулай ук «Сәләт-Раушан» һәм «Сәләт-Имәнкәй»дә булдым. «Имәнкәй»дә сары галстукка лаек булдым. Бу иң актив катнашучы дигәнне аңлата. Миңа «Сәләт»тә яңа дуслар табу, кызыклы программа булу һәм дәресләр укытылу ошый. «Сәләт»тән ел буе аерылмыйм. Җәен дә, көзен дә барырга тырышам. Анда ел дәвамында мәктәпләр эшләп тора. Мәсәлән, «Фәнсар» мәктәбе, «Сәләт-Олимп» юнәлеше ошый. Аларда да бик кызык. Бу елда мин «Сәләт-Раушан»да булдым. Ул Лаеш районында үтте.

– Әскәр, «Раушан»да берничә ел булдыгыз, үзгәрешләр бармы?

– Сменалар арасында үзгәрешләр бар. Балалар алмашына, әмма барысы да бик яхшы – «классно» булып кала. Программа да кабатланмый. Яңа укытучылар килә, – дип сөйли Әскәр.

Әскәр Абуталипов – актив сәлкеш кенә түгел, фортепиана буенча «Виват» халыкара бәйгесе җиңүчесе дә. Сигез ел музыка мәктәбендә укып, 2015 елда аны бик уңышлы тәмамлый. Үзе бик тыйнак егет булып чыкты, уңышлары белән дә әллә ни мактанырга яратмый. «Музыка мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамладым. Конкурста катнашкан идем – җиңдем. Хәзерге вакытта 7нче лицейда укыйм. Киләчәктә педагог булырга телим. Инглиз теле буенча укыйсым килә», – дип сөйли ул.

«Сәләт»тә катнашучылар үзләренең әйдаманнары белән горурланалар. Әскәр дә әйдаманнардан Элина апа Зәйнуллина, Рушан абый Закировларны ошатуын белдерде. Сәлкешләрне бергә җыйнап, бер команда булып тупларга ярдәм итүчеләр бит алар. Лагерьдан кайткан укучылар үзләренең җитәкчеләрен еш искә ала. Бер команда булып яшәгән вакытларын сагыналар. Димәк, әйдаманнарның эшләре дөрес куелган. Үзем дә сәлкешләр белән аралашканнан соң, аларның эшләренә әллә ничә тапкыр сокланганым булды. «Үзең әйдаман булыр идеңме?» – дип сорагач, «Юк. Мин була алмыйм, миңа 16 яшь кенә бит. Киләчәктә бик тә әйдаман булыр идем. «Сәләт»кә мин тагы да күбрәк балалар баруын теләр идем, күбрәк катнашсыннар иде. Ә болай бар да ошый», – дип теләкләрен җиткерде Әскәр.

Беренче һәм егерме дүртенче тапкыр
Сәлкешләрнең тагын берсе – Рәсүл Вәлитов белән таныштык. Рәсүл Казандагы 16нчы гимназиянең IX сыйныфын тәмамлаган. Яңарак кына шөгыльләнә башлауга карамастан, спортта да уңышлары бар. Волейбол буенча да Казанның Идел буе районында икенче урынны алганнар. «Сәләт»тә исә ул беренче тапкыр. «Бик-бик ошады. «Раушан»да катнаштым. Әле генә кайттым. Җырлар, концертлар, укулар да булды. Тагын барачакмын», – диде Рәсүл.

«Сәләт»тә беренче генә түгел, егерме дүртенче тапкыр баручы да бар! Ул – актив сәлкешләрнең берсе – Ислам Миргаязов. Күпләр аны «Татар малае» бәйгесенең җиңүчесе буларак та яхшы белә. Ислам «Сәләт»кә икенче сыйныфны тәмамлаганнан соң йөри башлый һәм аерылмый.

– Татарстанның иң масштаблы проекты бу. Бирегә төрле төбәкләрдән сәлкешләр, кунаклар җыела. Уку-укыту программасы яхшы. Җәүдәт абый Сөләйманов шундый эш башлап батырлык эшләгән дип уйлыйм. «Сәләт» эше беркайчан да тукталмасын, – дип теләкләрен җиткерә Ислам.

Быел ул «Сәләт»кә кунак кына булып барган. Анда Ислам берничә көн генә булачак, чөнки егетнең инде югары уку йортына керәсе, яңа тормыш этабын башлыйсы бар. Газетага әңгәмәгә чакырганда да, Ислам белән тиз генә элемтәгә керә алмадык. Әле Мәскәүдә ул, әле Чехиягә китәргә җыена. Укуын да шунда дәвам итмәкче. Уңышлар гына насыйп булсын! Бу юлы: «Мин Биләрдә форумда», – дигәч тә аптырап калдык. Димәк, Ислам белән сөйләшергә була. Егет үзе дә ачык күңелле, тәрбияле бала булып чыкты.

– Быел бик теләсәм дә, «Сәләт»тә йөрергә вакыт калмый. Узган ел мин бер җәй эчендә дүрт сменада булдым. Хәзер әлеге форумда кунак буларак катнашам. Чынлыкта, мин – һаман да сәлкеш. 18 яшьтән генә әйдаман булырга мөмкин. Аның өчен I курсны тәмамлау шарт булып тора.

– Ислам, «Сәләт»тә егерме дүртенче тапкыр, дисең. Бөтен аланнарда, бөтен мәктәпләрдә укып өлгердеңме?

– Бөтенесендә булырга, барысын да укырга бер тормыш җитми. Бик күп алар. «Тел», «Раушан»да ел саен булдым. Миңа телләрне өйрәнү ошый. Татар, рус, инглиз, төрек телләрен беләм. Хәзер чех телен үзләштерәм. «Сәләт»тә һәрчак үсәргә, күп белергә, аралашырга мөмкинлекләр тудырылган.

– Ислам, син стажлы актив сәлкеш. Башкаланың иң яхшы татар малае булырга нәрсә ярдәм итте?

– Без бәйгедә татар кызы, татар егете бер команда булып катнаштык. Татар сылуы тәмле ризык пешерсә, татар егете аны мактарга тиеш иде. Миңа иң ошаганы – бер әсәрдән өзек күрсәтү биреме булды. Без Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»еннән өзек сәхнәләштердек.

– Синең җырлаганыңны да, биегәнеңне дә беләбез.

– Әйе, сәләтле бит мин, – диде ул, елмаеп.

Дөрес сүзгә җавап юк. «Сәләт»тә сәләтлеләр генә җыела. Кем – спортта, кем – сәнгатьтә, кем телләр өйрәнүдә алдынгылыкны бирми. Хәер, бирегә килгән балаларның омтылышлы булулары куандыра. Алар барысы да үзгә, тик аларны уртак максатлар берләштерә. «Сәләт»кә хас уртак сыйфатлар турындагы сорауны Татарстанның яшьләр министры урынбасары Тимур Сөләймановтан сорамыйча кала алмадык. Аның фикерләреннән башка «Сәләт» һәм сәлкешләр турындагы язмабыз тулы булмас иде.

– Сәлкешләр күбрәк аңларга тырышалар. Ачык күңеллеләр. Яңа белемнәргә омтылалар. Аларга кызыксынучанлык хас. Һәрвакыт хәрәкәттә. Тел, тарих белән кызыксыну хисе көчле. Иң мөһиме – алар шушы мохитне тоя башлыйлар. Бала үзе өчен мохит таба. Шуның өчен кабат бирегә килә. Тору-яшәү, ашау – икенче әйбер. Ә мохитне тояр өчен алар үзләрен кирәкле итеп хис итәргә дә тиеш. Иң мөһиме шул. Бу бер дулкында булу өчен кирәк, – диде ул.

«Сәләт» һәм сәлкешләр турында шундый фикерләр. «Сәләт» тормышын белер өчен анда барып карарга кирәк. Ә синең «Сәләт»тә булганың бармы?

Сүз уңаеннан, Казаннан 194 укучы Биләргә «Сәләт» яшьләр белем бирү форумына юл тотты. Бу инде җәй дәвамында үткәрелә торган бишенче смена, ул Татарстан Республикасында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылган. Олимпиадаларда, конференцияләрдә һәм фестивальләрдә алдынгылардан булган 7-10нчы сыйныф укучылары биш көн дәвамында фән, сәнгать, бизнес һәм сәясәт өлкәләрендәге лидерларның мастер-классларына һәм тренингларына йөриячәкләр.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading