16+

Социаль ипотека программасы буенча соңгы ике атнада 400 квадрат метр торак куллануга тапшырылган

ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2015 елның 6 ноябренә республикада 1 млн. 939,9 мең кв. м торак гамәлгә кертелгән, бу еллык биремнең 80,8 %ын тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча соңгы ике атнада 400 квадрат метр торак куллануга тапшырылган

ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2015 елның 6 ноябренә республикада 1 млн. 939,9 мең кв. м торак гамәлгә кертелгән, бу еллык биремнең 80,8 %ын тәшкил итә.

Шул исәптән үткән ике атна эчендә 102,2 мең кв. м файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 167,4 мең кв. метр булган (39,7%) 2 мең 823 фатирлы 122 йорт файдалануга тапшырылган. Соңгы ике атнада 400 кв. м эксплуатациягә тапшырылган.

Аренда торагына килгәндә исә, 6 ноябрьгә гомуми мәйданы 32 мең 286 кв. метрлы 7 йорт гамәлгә кертелгән. Искәртәбез, 2015 елда аренда торагы программасы буенча гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метр 21 торак йорт төзү планлаштырыла.

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелеш дәвам итә - бу 161 ветеран өчен 23 йорт. Шулардан әзер диярлекләре - 13 объект; урта әзерлектә - 9 объект; әзерлеге түбән булганы - 1 объект.

Балигъ булмаган балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында 331 торак урын рәсмиләштерелгән (304 фатир һәм 27 ИТТ).

Барлык 45 күп балалы гаиләгә план буенча 2015 елда 128 млн. 101 мең сумлык сертификат бирелгән. Күрсәткечләргә караганда 5 ноябрьгә 93 млн. 237 мең сумлык 33 сертификат рәсмиләштерелгән.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 127 йорт (план) төзү каралган, 81 йорт тапшырылган. Калган 46 күп фатирлы инвестицион торак йорт әзер диярлек - 33 йорт (70%тан артык); уртача әзерлектә 13 йорт (30 дан 70ка кадәр).
Аз катлы төзелеш буенча (шул исәптән ИТТ) 9 374 йорт гамәлгә кертелгән, план - 9 826 йорт.

5 ноябрьгә социаль-мәдәни объект төзү буенча 3 республика программасы тулысынча тәмамланган. Шул исәптән Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм объектларын модернизацияләү, районнарда универсаль спорт мәйданчыклары төзү һәм участок полиция вәкаләтле хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзү.

Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада балалар бакчалары төзү дәвам итә. 5 ноябрьгә 73 яңа төзелеш объектыннан Казанда 4 объект төзелә (эчке эшләре һәм төзекләндерү). Капиталь ремонт-реконструкция эшләре барлык 16 объектта да дәвам итә. Шулай ук, өстәмә төркемнәрне ачып, капиталь ремонт эшләре барлык 38 объектта да алып барыла.
42 объекттан «Авыл клублары» программасы буенча эчке эшләр 1 объектта алып барыла.

Фото: all-bor.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading