16+

Социаль ипотекага алынган фатир бурычын ана капиталы белән түләп булмаячак

Ана капиталын социаль ипотека программасы белән алынган фатирга түләү өчен кулланып булмаячак. Бу хәбәр күпләргә аяз көнне яшен сукандай тәэсир итте.

Ана капиталын социаль ипотека программасы белән алынган фатирга түләү өчен кулланып булмаячак. Бу хәбәр күпләргә аяз көнне яшен сукандай тәэсир итте.

Ана капиталын берничә юнәлештә файдаланырга мөмкин булса да, күпләр нәкъ менә торак шартларын яхшыртуга тота иде. Социаль ипотека программасы белән фатир алучылар өчен дә кредитны түләгәндә 453 мең сум ана капиталы – ярыйсы гына файда китерә иде. Канәгатьсезлек белдереп ялгыз пикет оештыручылар да булды. Бу мәсьәлә хакында Дәүләт Советында узган «Милосердие-Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең киңәшмәсендә дә сөйләштеләр.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды оешмасының башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйльманов әйтүенчә, быелның 29 мартыннан «Балалары булган гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме турындагы» федераль законга кергән үзгәрешләр буенча, Россия Банкы контролендәге займ бирүче оешмалар исемлегенә кермәгән учреждениеләргә ана капиталын күчерүдә чикләүләр кертелде. Нәтиҗәдә, социаль ипотеканы түләр өчен ана капиталын файдаланып булмаячак. Дөрес, бу мәсьәләне җайга салу өчен Дәүләт торак фондында сөйләшүләр бара. Булат Гыйльманов әйтүенчә, хәзер фонд ана капиталын ипотеканы түләүдә куллану механизмын эшли. Мөгаен, бу мөмкинлек элеккечә калдырылыр да, тик менә кайбер шартлар үзгәрәчәк. «Әйтик, ипотеканы каплар өчен бары өч ел узгач кына ана капиталын кертергә рөхсәт ителәчәк», – ди Булат Гыйльманов. Тик менә ул өч ел кайчаннан алып исәпләнә: фатир алганнан соңмы, әллә социаль ипотека программасына чиратка баскачмы, монысына төгәл җавап юк. Депутатлар исә Дәүләт торак фондына бу мәсьәләдә эшне тизләтергә куштылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading