16+

Үстерүен үстерәбез, тик эшкәртә белмибез...

Икмәк уңышы өчен ел корырак килсә дә, яшелчә һәм җиләк-җимеш өчен, нәкъ шигырьдәгечә, «яңгыр да вакытында явып, җиле дә вакытында исте».

Үстерүен үстерәбез, тик эшкәртә белмибез...

Икмәк уңышы өчен ел корырак килсә дә, яшелчә һәм җиләк-җимеш өчен, нәкъ шигырьдәгечә, «яңгыр да вакытында явып, җиле дә вакытында исте».

Быел республикабыз кырларында да, шәхси хуҗалык биләмәләрендә дә уңыш мулдан булды. Уңышы мулдан булып, аның бер өлешен сатып, бер өлешен саклауга куеп, бер өлешен үзеңдә эшкәртсәң, җитештерүчеләргә бик яхшы булыр иде дә бит. Ләкин кызганыч, бу әлегә күпләр өчен ерактагы якты хыял булып кына кала бирә.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш эшкәртү

Татарстанның иң зур җиләк-җимеш бакчалары белән мәгълүм булган Югары Ослан районындагы «Заря» хуҗалыгының да өметләре акланмаган әнә. Узган ел генераль директорның бакчачылык буенча урынбасары Ренат Миначев белән сөйләшкәндә, ул быел продукция эшкәртү цехы ачылырга тиеш­леген җиткергән иде.
– Теләк зур иде дә, булмады шул. Финанс мөмкин­лекләре җитеп бетмәде. Эшкәртү цехы бик кирәк югыйсә. Бу безнең ише җитештерүчеләр өчен бик зур югалту. Дөрес, узган ел хуҗалыкта мең тоннага исәпләнгән суыткычлар һәм саклагычлар төзелде. Бу безнең өчен шулай ук зур ярдәм, – диде ул, сорауга җавап итеп.
Быел хуҗалык 200 тонна алма җыеп алган булган, шуның 120се саклауга куелган. Узган ел белән чагыштырганда, быел уңыш азрак.

– Язын алмагачлар чәчәк атканда кырау төште, салкыннар булды. Шуңа күрә алма уңышы да азрак. Аны ярминкәләрдә дә сатабыз, кибетләргә дә ташыйбыз. Беренче сорт алманы 50 сумнан җибәрәбез. Быел беренче тапкыр Казандагы шәхси оешмага сок ясатырга да алып бара башладык. Аларга 7 сумнан тапшырабыз. Бәясе арзан инде, әлбәттә. Ләкин безнең башка чарабыз да юк. Алар эшләрен узган ел ачканнар иде, тик тулы куәткә быел гына эшли башладылар. Татарстанда алма эшкәртү цехын башка белмим мин, – диде ул.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтүенчә, Татарстан бакчачылык белән элеккеге елларда ныклап шөгыльләнгән. Әмма соңгы елларда, продукцияне сату бәясе түбән булу сәбәпле, эшкәртү предприятиеләре дә таралып беткән. Ләкин шул ук вакытта ул җиләк-җимеш үстерү буенча «без икенче сулыш алып киләбез» дип бәяли.
– Бүген күбрәк интенсив бакчалар тотабыз. Респуб­лика буенча 300 гектарга якын утыртылган бакчалар бар. Быел көзге чорда яңадан 4 гектар интенсив бакчалар булдырдык. Бу инде элеккеге традиция буенча түгел, яңа таләпләргә туры килерлек итеп эшләнә, – диде министр урынбасары.
Илдус Габдрахманов бакча төзү өчен тотылган чыгымнарның субсидия рәвешендә кире кайтарылуын да әйтеп узды.

– Бер гектар интенсив бакча салуның бәясе – 1 млн сум тирәсе. 2017-2018 елларда шуның 300 меңен субсидия итеп кайтардык. 2019 елда исә, шушы ук таләпләргә туры китереп интенсив бакча салган кешеләргә 500 меңен кире кайтарып бирергә планлаштырабыз, – диде ул.
«Заря» хуҗалыгыннан тыш, интенсив бакчалар белән Әлмәт зонасында җиләк-җимеш җитештерү предприятие­се шөгыльләнә. Бу юнәлештә 50дән артык фермер да нәтиҗәле эшләп килә. Тик эшкәртү мәсьәләсендә генә эшләргә дә эшләргә әле.
Яшелчәчелек тармагында аеруча уңышлы эшләп килә торган эре хуҗалыклардан саналган «Кырлай» агрофир­масында да яшелчәләр үзлә­рендә эшкәртелми. Агрофирманың агрономы Алмаз Сабиров әйтүенчә, хуҗалык кыр­ларыннан җыеп алынган айсберг салатын алар Алабуга зонасында урнашкан «Белая дача» заводына җибәрәләр.

– Аны нишләтәләрдер, аларын бик яхшы белмим. Сату нокталарына, Макдоналдска, туклану урыннарына җибәрәләрдер дип уйлыйм. Быел 100 тонна айсберг салатын эшкәртүгә җибәрдек. Килешү буенча, килосын 35 сумнан тапшырабыз. Вак, киселгән бәрәңгеләрне Чувашиягә шулай ук эшкәртүгә җибәрәбез. Алардан крахмал ясыйлар. Аның килосын 2 сумнан алалар. Бездән пекин кәбестәсен дә, кишер, кәбестә, бәрәңгене дә алып китәләр. Ләкин аларны ниш­ләтүләрен белмибез, бәлки шулай ук эшкәртәләрдер. Кызыксынганым юк, – диде Алмаз Сабиров.   
Яшелчәләрне эшкәртү белән Алабуга районындагы «Вятские Зори» хуҗалыгы уңышлы шөгыльләнә, диделәр. Ләкин берничә тапкыр шалтыратуыбызга карамастан, вакыт юклыкны сәбәп итеп, безнең сорауларыбызга җавап бирүдән баш тарттылар. Татарстанда шулай ук яшелчә, җиләк-җимешләрне эшкәртү белән «Эссен Продакшн» группасының да шөгыльләнүе мәгълүм.

Сөт эшкәртү

Сөт эшкәртү буенча да хәлләр күкрәк киереп мактанырлык түгел. Тәүлегенә 3500 тоннадан артык сөт җитештерә торган Татарстан хуҗалыклары продукциянең күп өлешен читкә чыгарып эшкәртергә мәҗбүр. Җитештерелгән продукция үзебездә эшкәртелсә, күпкә табышлырак булыр иде, әлбәттә. Бер-бер артлы банкротлыкка чыккан сөт эшкәртү предприятиеләрен дә тиз генә сафка бастырып булмый торгандыр шул. «Вамин» компаниясе таркалганнан соң, бик күп сөт эшкәртү предприятие­ләре, шул исәптән иң зурлардан берсе булган «Казан» комбинаты да консервациягә куелды. Тәүлегенә 600 тонна сөт эшкәртә торган комбинат эшләүдән бөтенләй туктады. Әлмәт, Апас, Буа, Балык Бистәсе, Аксубай һәм башкаларда да шул ук хәл.

– Соңрак үзебезнең сөт эшкәртү предприятиеләренең барысын да безнең күзлектән караганда уңышлы инвесторларга тапшыра алдык. Шул ук Казан комбинатына «Комос Групп» субхолдингы килде. Алар инде анда 2 млрд сум күләмендә инвестиция керттеләр. Киләсе елга шушы вакытка алар тәүлегенә 1000 тонна сөт эшкәртәчәкләр һәм ул иң югары дәрәҗәдә җиһазланган комбинатларның берсе булачак. Мамадыштагы сөт-май комбинатының инвесторы аның җитештерүчәнлеген 600 тоннага җиткерү турындагы проект әзерләде. Актаныш, Әлмәт, Балык Бистәсе, Азнакай, Чаллыдагы сөт комбинатларында реконструкция­ләр бара. Шушы проектлар безгә 4000 тонна күләмендәге сөтне эшкәртү мөмкинлеген бирәчәк. Әгәр киләсе елда безгә бу тема турында сөйләшергә туры килсә, башка нәтиҗәләр белән сөйләшербез, – дигән өметен белдерә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.    

Кооперативлар

Әлеге мәсьәләдә җитәкчеләр авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм агросәнәгать паркларына өмет баглый. Алардан: «Җитештерә, сатып ала һәм эшкәртә торган кооперативлар эшләп китсә, хәлләр берникадәр үзгәрер иде», – дигән фикерне еш ишетергә туры килә.
Моңа карата Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьне куллану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев та:
– Бүгенге көндә авыл ху­җалыгы продукциясенең шактый өлеше республикадан читтә эшкәртелә. Бу – без кулдан ычкындырган табыш. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын һәм агропаркларны үстерү – актуаль бурыч, – дип, үз фикерен әйт­кән иде.  

Моны тормышка ашыру максатыннан, дәүләт программалары да эшләп килә. Министр урынбасары Ришат Хәбипов әйтүенчә, 2018 елның I яртыеллыгында дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 7 млрд 122,04 млн сум бюджет акчасы юнәлдерелгән, шул исәптән 2 млрд 238 млн сум – федераль казнадан. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр быел алты ай эчендә барлыгы 82 млрд 685,3 млн сумлык продукция җитештергән.

Фото: Мосагропром.рф

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X