16+

Быелгы кыш былтыргыдан салкынрак була

Х алык арасында, быел кыш, алдагы елларга караганда, суыграк булачак икән, дигән сүз йөри.

Быелгы кыш былтыргыдан салкынрак була

Х алык арасында, быел кыш, алдагы елларга караганда, суыграк булачак икән, дигән сүз йөри.

Белсә, Арча районының Кәче авылында табигатьне күзәтеп, сынамышларга таянып, һава торышын алдан ук юрап куючы Рәсим абый Солтанов беләдер инде дип, аңа шалтыраттык.

- Имәндә чикләвек күп булса, кыш суык килә дигән сынамыш бар. Быел имән чикләвеге алай күп булмады. Шунысы да бар, беренче кар көндез явып алды. Беренче кар көннең беренче яртысында яуса, кыш суык килә дигән сүз. Әмма мин, әлеге ике сынамышны берләштереп, кыш уртача киләчәк дип әйтергә җөрьәт итәм. Суган кабыгы да алай калын булмады бит. Салкын булыр дип куркырга кирәкми, - дип тынычландырырга ашыкты Рәсим абый.

Фарсель абый Зыятдинов исә, кыш, узган елгыга караганда, салкынрак киләчәк, ди. Танылган бакчачы илле ел буена көн дә һава торышын аерым бер дәфтәргә теркәп бара икән. Һава торышының кабатлануын, алдагы өч елда ел фасылларының ничек килүен, җәйге көннәрнең ничек торуына карап, ул үз нәтиҗәләрен ясый.

- Декабрьнең унысыннан соң көннәр суытачак. Температура минус 29-30, хәтта аннан да түбәнрәк булырга мөмкин. Гыйнвар ае йомшак киләчәк. Салкын көннәр белән җылысы алмашынып торып, эретеп тә алмагае. Февраль башы гадәттәгедән салкынрак булыр төсле. Уртача температурадан түбәнрәк көтелә. Узган елгы белән чагыштырганда, быел кыш салкынрак булачак, - ди ул.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына ышансак, Россия территориясенең күп өлешендә кышкы айларның температурасы - нормада, ә үзәк өлешендә температураның нормадан аз гына түбәнрәк булуы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading