16+

Сукбайлар

Авылда Тарзан кушаматлы этебез бар иде. Озын йоннары арасыннан күзе дә күренми. Мәче кадәрле генә булса да, тавышы зәһәр каты чыга иде, мин сиңа әйтим.

Сукбайлар

Авылда Тарзан кушаматлы этебез бар иде. Озын йоннары арасыннан күзе дә күренми. Мәче кадәрле генә булса да, тавышы зәһәр каты чыга иде, мин сиңа әйтим.

Шулай берсендә, Тарзан, өрә-өрә, урамда уйнап йөрүче күрше кызчыгына ташланды. Шөкер, тешләмәде, ләкин кызчык, куркып, елый‑елый әбисенә йөгерде. Ерткычлык холкы кузгалган этне көчкә куалап ишегалдына кертеп җибәрдем.
- Тешләдеме ул аны, тешләдеме?-дип хафага төште күрше апа.
- Юк, - мин әйтәм. - Юк.
- Атып үтерергә кирәк бу зәхмәтне, - дип сукрана-сукрана, оныгын җитәкләп өенә кереп китте карчык.
Әбигә - кызчыгы, ә миңа Тарзан кызганыч. Мондый матур этне ничек инде атып үтерергә мөмкин?! Ул көчек, картаеп, үз үлеме белән китте.
Вакыйга, еллар узгач, Казанда кабатланды. Иртән эшкә барышым. Әмирхан урамындагы ишегалдында бер сабый үксеп‑үксеп елый. Дәү әнисе: «Үтерәм мин аларны, үтерәм», - дип, малайны тынычландырып азаплана. Янәшә йортта яшәүче Роза апа икән.
- Ник шушы хуҗасыз этләрне җыймыйлардыр? Шәһәр тулы эт. Баланы садикка илтергә куркыныч, - диде ул, ачуын тыялмыйча.
Казан урамнарында үземне дә инде ике мәртәбә этләр тешли язды. Хуҗасыз этләр Адмиралтия, Левченко бистәләрендә, Әмирхан урамының автомобиль базары тирәсендә, Четаев һәм Меридиан урамнары киселешендә, Борисково бистәсендәге Крутовка урамында өерләре белән йөриләр. Болары мин күргәннәре генә.
Мин авылда, шәһәр яны бистәсендә эт яки мәче асрауга каршы түгел. Җәнлекләрне яклаучылар гафу итсеннәр, күпфатирлы йортта эт һәм мәче тотуны кабул итә алмыйм. Бу - беренчедән, антисанитария, икенчедән, кешеләр алдында җавапсызлык дип саныйм. Малай 5нче сыйныфта укыганда мәче баласы күтәреп кайткан иде. Фатир өч көндә сасыды, мәчене авылга кайтарып котылдык. Ә авыл белән элемтәләре булмаган кешеләр, әлбәттә инде, асрап һәм уйнап туйган этләрен яки мәчеләрен урамга чыгарып ташлый.
Күршеләр каршында гына түгел, ә шул ук дүртаяклы дуслар каршында да җаваплы ич без. Татарстанның Дәүләт Советы тарафыннан 2013 елның 20 маенда кабул ителгән «Йорт хайваннарын асрауның кайбер мәсьәләләре турында»гы закон да таләп итә моны. Казанда бик сирәк кеше генә әлеге канунны белә булса кирәк. Этләрне борынчак белән йөртү юк, бакчаларда тизәкләрен кечкенә капчыкка тутырып алу юк. Ничә елга бер мәртәбә Горький урамындагы бакчада зыялылыгы йөзенә чыккан ханымның гына үзенең эте артыннан тизәкләрне җыештырганын күрдем. Шул бакчадагы чирәмлектә сабыйлар да уйный бит. Этләр йөргән мәктәп яны бакчаларын язгы һәм көзге өмәләрдә түбән сыйныф укучылары яланкул җыештыра. Нинди авырулар эләкмәс?
Лаврентьев урамындагы күпкатлы йортта җыештыручы булып эшләүче Резеда зарланып торды бер көнне.
- Кайбер кешеләрнең мыскыллауларына түзәр чама юк. Берәүләр фатирларында бозау кадәрле эт асрыйлар, урамга чыгарып йөртергә иренәләр. Этләрен төнлә подъездга гына җибәрәләр, эт баскычларны әшәкели, ә мин шуны җыештырырга тиеш. Эт сидеге югач та бетми әле ул, заразы, - ди.
АКШта яшәүчеләр теге яки бу кимчелекне, шикле күренешне секунды-минутында полициягә, хакимият органнарына җиткерәләр икән. Без сабырлык күрсәтәбез, дәшмибез. Хакимият органнарына хәбәрләр ташкын булып агылса, Казанда хуҗасыз этләр мәсьәләсе әллә кайчан хәл ителер иде инде.
Әгәр сезнең бу уңайдан аһ-зарларыгыз бар икән, «Ачык Казан» сайтында үз зарларыгызны язып калдыра аласыз - www.open.kzn.ru. Шулай ук www.kzn.ru сайты аша Казан мэрына да хат язарга мөмкин. Татарстан Хөкүмәтенең дәүләт хезмәтләре порталында - uslugi.tatarstan.ru - «Халык контроле» бүлегенә дә язарга була.

Комментарийлар
Назирә Галимҗанова, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге баш белгеч-эксперты:
- Татарстанда быел җәнлекләр тешләве, тырнавы һәм селәгәе тиюе сәбәпле, 6519 кеше табибларга мөрәҗәгать итте, бу узган елның яртыеллыгы белән чагыштырганда, 4 процентка кимрәк. Казанда быелның 6 аенда 2363 кеше эт яки мәчедән зыян күрде. Бу саннар, киресенчә, узган елның шул вакытыннан 12 процентка күбрәк.

Флера Низамова, журналист:
- Мин буш шигарь кычкырып утыручы түгел, мөмкинлегем булса, барлык хуҗасыз җәнлекләрне үз карамагыма алыр идем. Казанда яшәгән вакытта шәһәрнең «төп ата мәчечесе» идем: кайда ташландык мәче күрсәм, өемә алып кайттым. Башкортстанда яшим хәзер, ишегалдымда бер ата этем, өемдә ике ата мәчем бар. Авыл читендә нефтьчеләр эшли, алар этләр асрыйлар. Ләкин, нефтьчеләр китеп баралар, ә этләре кала. Шул этләр, ашарга эзләнеп, авылга төшәләр, мин аларны да ашатам. Нефтьчеләрдән калган бер ана эт ишегалдыбызга керде, башта тоттырмады, соңрак ияләште. Әле күптән түгел минем ата этем белән биш көчек тудырды, шуларны ашатып мәш киләм.
Кошларның да ашарына бирәм, мичкәләргә сулар тутырып куям. Бал кортларын хөрмәт итәм, мичкәгә ялгыш төшкән күбәләкләрне, бөҗәкләрне судан алып коткарырга тырышам. Өй эченә кергән чебенне дә үтермим, йә ишектән, йә тәрәзәдән чыгарып җибәрәм. Җәнлекләрне үтерергә түгел, ә коткарырга кирәк. Аллаһы Тәгаләнең җан ияләре барчабыз да.
Дөрес, шәһәр шартларында күпкатлы йорттагы фатирда этләр, мәчеләр асрауны бик үк хупламыйм. Анда син үзең генә түгел, шул ук баскычта күршеләрең бар.


Рамил Гарифуллин, психология фәннәре кандидаты:
- Эткә карата да гаилә әгъзасыдай җаваплылык тою зарур. Хатын алабыз да, туйдым синнән дип, урамга куалап чыгармыйбыз бит. Эт тә йомшак уенчык түгел, ә җан иясе. Эш юктан эш ясап, фатирга эт алып кайтмаска кирәк. Өй шартларына күнеккән эт, урамга чыгарып ташлангач, тирә‑юнь мохиткә ияләшә алмый, кешеләргә карата ачулы булып кала. Моңа бит эт гаепле түгел, аны алдаган кеше үзе гаепле. Күпкатлы йортлардагы фатирларга эт алып кайтмау - иң хәерлесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading