16+

Сәяхәттән соң туган уйлар: «Вьетнам елмаерга өйрәтте»

Сәяхәтләр күңелне ача, тормышка башка күзлектән карау мөмкинлеге бирә. Мин сезне кояшлы Вьетнамга чакырам. Күңелем белән мин әле һаман шунда...

Сәяхәттән соң туган уйлар: «Вьетнам елмаерга өйрәтте»

Сәяхәтләр күңелне ача, тормышка башка күзлектән карау мөмкинлеге бирә. Мин сезне кояшлы Вьетнамга чакырам. Күңелем белән мин әле һаман шунда...

Вьетнам шулпасын да ашадык...

Вьетнамга килгән кеше иң беренче эш итеп экзотик җиләк-җимеш, диңгез тәм-томнарын авыз итәргә тырыша. Безнең дә Вьетнам аш-суы белән танышуыбыз кызык килеп чыкты. Аэропорттан без яшәячәк Муйне дигән балыкчылар шәһәрчегенә кадәр әле тагын автобус белән биш сәгать барырга кирәк иде. Ярты юлны узгач, тамак ялгап алырга дип, диңгез буенда урнашкан бер кафега кердек. Ирем – шулпалы аш, мин диңгез кысласы (креветкалар) белән токмач әзерләүләрен сорадым. Бер-ике минуттан безнең акчага күчергәндә 500 сумлык заказыбыз килеп җитте: бер табак «Роллтон»! Баксаң, тиз пешә торган ашларның ватаны нәкъ менә Вьетнам икән. Аларны җирле халык үзе дә яратып ашый. Мондый токмач күргәч, безнең кәеф бераз төште, әлбәттә. Үзебез дә, бит ул-бу була калса дип, чемоданнарыбызга «Роллтон» тутырган идек.

Вьетнамлыларның башка төр токмачлы ашлары да үзенчәлекле. Токмачны алар йә йомыркадан гына, йә дөге оныннан баса. Без ашны итле шулпада пешерсәк, алар токмач, кечкенә генә казылык кебек ит кисәге (яки балык) өстенә кайнаган су гына сала. Мондый ашны күп ашап булмый. Бер-ике көннән без инде өй токмачын, татар ашын сагына башладык.

Без балыкчылар авылы янәшәсендә яшәдек, шуңа күрә диңгез ризыклары белән туклану мөмкинлеге булды. Хатыннар ирләре иртәнге якта тотып кайткан балык, кыслаларны сәгать сигезләр тирәсендә сатарга чыга. Сатып алган диңгез ризыкларын кунакханә ресторанында пешереп үк бирәләр. Муйне үзәгендә халык телендә «Боке» дип йөртелгән урам кафелары бар. Анда тере диңгез балыкларын, әкәм-төкәм, омар, ташбака кебек ризыкларны үзең сайлап аласың да, барысын күз алдыңда пешереп бирәләр. Балыклардан тыш, без бака ашап карадык, тәме кыздырылган тавыкны хәтерләтте.
Иң ошаган диңгез ризыгы краб булып чыкты. Без уртача зурлыктагыларын алдык – ите бик күп түгел икән, ләкин бик тәмле. Сүз уңаеннан, кибетләрдә сатылган очсыз гына краб ите, кысла таякчыкларында, чынлыкта исә, кысла итенең исләре дә юк. Бәясен арттырмас өчен, җитештерүчеләр гади, очсыз гына балыкка төрле консервантлар салып, аңа кысла ите тәмен кертә.

Менә сиңа дуриан!

Вьетнам экзотик җиләк-җимешләргә дә бай. Биредә алардан туңдырма, коктейль, сок, конфетлар да ясыйлар. Азия илләренә җыенучы туристлар теленнән төшмәгән дуриан дигән җиләк-җимешне дә авыз иттек. Дурианны кунакханәгә, җәмәгать транспортына, гомумән, кеше күпләп йөри торган җиргә алып килергә ярамый. Самолетка да кертмиләр. Сәбәбе – дурианның бик сасы исле булуы. Кайбер кешеләр сүзләренчә, аннан черегән суган исе килә, кемдер, бу искә әле сасыган носки исе дә килеп кушыла, ди. Минем борын исләргә артык нәзберек түгел, шуңа да ашавы җиңел булды. Тәме өлгереп җитмәгән кавынны хәтерләтә, тамакны тиз туйдыра. Исе сасы булуга карамастан, дуриан җиләк-җимеш патшасы дип санала. Анда калий, магний, цинк, юан эчәклеккә файдалы булган клетчатка, фолий кислотасы, А, В, С витаминнары күп. Моннан тыш әлеге җимеш бактерияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә, ирләр сәламәтлеге өчен файдалы, кан басымын көйли. Авырлык җыя алмаучыларга да дуриан ашарга киңәш итәләр. Ләкин аны ашаганнан соң бер тәүлек дәвамында спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый.
Берәр яңа җиргә барган саен, мин җирле туңдырмалардан авыз итеп карыйм. Ләкин Вьетнам туңдырмалары никтер күңелемә хуш килмәде. Шул ук ролл сыман җиләк-җимеш кушып ясалган туңдырмалар да Казанда тәмлерәк кебек. Бәлки моның сәбәбе илдә сөт ризыклары киң таралмавындадыр. Вьетнамлылар сыерларны сөт өчен тотмый, гомумән, сөтне пальма, кукуруз кебек үсемлекләрдән генә ясый. Ә натураль сөтнең күп өлеше сгущёнка ясарга китә (менә анысы телеңне йотарлык!). Халыкның сөткә артык исе дә китми бугай. Бер вьетнамлы ел әйләнәсендә якынча 10 литр гына сөт һәм сөт ризыклары куллана икән. Монысын вьетнамлылар үзләре сөйләде.

Тизәктән дә каһвә ясыйлар

Вьетнамга килгән һәр турист үзе белән җирле чәй һәм каһвә алып китәргә тырыша. Биредә чәйне ясмин, төнбоек таҗы, имбирь, артишок һәм башка төрле үләннәр салып та ясыйлар. Хастаханәгә барасы да юк – һәртөрле авыруга үз чәен табып бирә сатучы. Авылларда бакчада, түбәдә, капка төбендә дә каһвә киптерәләр. Җирле халыкның дөгедән соң икенче икмәге ул. Вьетнам каһвә җитештерү буенча Бразилиядән соң икенче урында тора. Ләкин кайчандыр ил французлар колониясе булмаса, биредә яшәүчеләр каһвә турында ишетеп кенә белер иде әле. Бу эчемлекне Вьетнамга нәкъ менә алар керткән.
Биредә каһвәнең күбесенчә робуста һәм арабика дигән сорты үсә. Әгәр дә кибеттә каһвә төрлелегеннән күзләрегез камашса, нәкъ менә шул сортларга тукталыгыз. Алданмассыз! Әйе, әйе, каһвәнең дә ялганы була. Кайбер сатучылар, каһвә дип ялганлап, буялган борчак һәм кукуруз сала. Шуңа да каһвәнең тегермәннән тарттырылганын түгел, ярма формасындагысын алырга тырышыгыз.
Вьетнамлылар каһвәне махсус фильтр аша үткәреп эчә. Күбесе эчемлеккә сгущёнка сала. Шуңа да ул җиңел килеп чыга, кофега хас ачы тәме дә юк. Әлеге эчемлектән какао, карамель, шоколад, ваниль исләре килә. Гомерендә каһвә яратмаган кеше дә Вьетнам каһвәсенә гашыйк булачак.

Мин шундыйлардан!

Кайбер кеше, вьетнамлылар тизәктән дә каһвә ясый, дип шаярта. Бу шаяруда дөреслек тә бар. Янәсе, Азия сусарының бер төре (аны мусанг дип тә йөртәләр) иң тәмле каһвә җимешләрен генә ашый. Аның ашказанында каһвәнең төше төрле ферментлар белән эшкәртелә, нәтиҗәдә тизәк булып тышка чыга. Менә шул ярмаларны юып, туристларга әллә нинди кыйммәт бәяләргә саталар инде. Ләкин андый экспериментлар ясарга бер яктан кыюлык җитмәде, икенче яктан, тизәкле каһвә эчәргә акчабызны кызгандык. Җанварларның мескен хәлдә читлектә ятуын күргәч, бу теләк бөтенләй юкка чыкты. Сусарларның кыйммәтле каһвә ясауларын белгәч, җирле халык аларны читлекләргә ябып, көчләп каһвә җимешләре ашата башлаган. Мескен җанварларны җәзалап, шул рәвешле кемдер акча эшли, ә кызыксынучан туристлар сусарларның хәлен көннән-көн авырайта гына.

Мәетне кире казып алалар

Вьетнамда мәктәп укучылары арасында кызыл галстук тагып йөрү гадәте дә сакланган әле. Рәсми мәгълүмат буенча, җирле халыкның күп өлеше – атеист, ягъни Аллага ышанмый – бернинди дә дин тотмый. Ләкин безне Далат шәһәренә сәяхәткә алып барган гидыбыз Том (никтер гидлар үзләрен рус һәм инглиз исемнәре белән атый) әйтүенчә, җирле халык, башкалар алдында үзен атеист дип белдерсә дә, дин тота икән.
– Аллага бөтенләй ышанмаучылар сирәк бездә. Бары тик атеистлар гына дәүләт эшләренә урнаша ала, шуңа да, артык сораулар булмасын өчен, документларында үзен атеист дип яздыралар. Җирле халыкның күбесе үлгән ата-бабалары рухына табына. Шулай ук буддизм, христиан һәм ислам диннәрен тотучылар бар. Вьетнамда халык күп, ә җир аз. Шуңа да бездә сезнеке кебек зур зиратлар юк. Дин буенча да кеше үзенең үлгән туганын күпмедер вакыт узганнан соң кире казып алырга тиеш. Калдыкларны спирт белән юып, бер савытка салып кабат күмеп куялар. Болай эшләгәндә янәсе, ул мәңгелек дөньяда тынычлык таба, ә эшләмәсәң, нәселгә бик зур гөнаһ төшә. Бу эшне үзеңә башкармасаң да була. Аның белән махсус оешмалар да шөгыльләнә, – ди Том.

Таку тавы

Вьетнамга килгән туристларны нирванага кергән Будда сыннары белән таныштыралар. Без тау башында җәелеп яткан 49 метр озынлыктагы, Азиянең иң зур Буддасы янына бардык.
Борынгы риваятьләр буенча, кайчандыр бу тау башындагы мәгарәдә кешеләргә сихәт бирүче монах яшәгән. Императорның хатыны авырып киткәч, әлеге монах аны терелткән. Рәхмәт йөзеннән, патша монахка будда храмын төзеп биргән. Хәзер вьетнамлылар өчен бу изге җир булып санала. Бирегә кешеләр мәхәббәт, саулык, бәхет сорап теләк теләргә килә.
Нирванага киткән будда сынын күрү өчен, сәяхәтчеләргә җир өстеннән 700 метр биеклеккә күтәрелергә туры килә. Тауның бер өлешенә башта фуникулер белән менәсең. Куе урман өстеннән үткәндә кошлар сайраган тавышны тыңлап бару күңелгә ниндидер бер сихри ләззәт өсти. Соңыннан баскычтан җәяү күтәрелергә кирәк. Тау башына кадәр җәяү менүчеләр дә бар. Моның өчен урман эченнән сәгать ярымлык юл үтәргә кирәк булачак.


Җәяү уза торган арада, маймыллар күрәсең, аларны үз кулың белән ашатырга була. Әлеге җанварлар шулкадәр әрсез, башыңа менеп утырырга да күп сорап тормыйлар. Ләкин алар белән сак булырга кирәк: сөйкемле булуларыннан тыш, алар әле бик оста караклар. Безнең күз алдыбызда гына бер туристның букчасын ачып, бер пакет ашамлыгын урладылар.

Далат

Далатны – яз, мәхәббәт шәһәре, кечкенә Париж дип йөртәләр. Әгәр дә без бирегә килмәсәк, күңелебездә Вьетнам хәерче, артта калган бер ил булып сакланыр иде. Ләкин Далат илгә карашны үзгәртте.
Шәһәр Вьетнам французлар колониясе булган вакытта төзелгән. Муйне, Нячанг, Сайгон кебек популяр туристлык урыннарына караганда салкынрак биредә. Французлар әлеге җирлектәге һава шартларын үз иткән. Җирле халык урамда куртка, кофталардан йөри, безгә футболкадан да рәхәт кенә иде.
Шәһәрнең үз диңгезе юк. Шуңа да халык Далат үзәгенә Суан Хыонг күлен ясап куйган. Урам буйлап йөргәндә, үзеңне Европага эләккәндәй хис итәсең. Биредә будда храмнарыннан тыш католик чиркәүләрен, Кафедраль Соборны күреп була. Далатның хәтта үз Эйфель манарасы бар. Вьетнамның соңгы императоры Бао Дайның җәйге йорты да тулысынча сакланган. Балалары белән сәяхәт иткән ата-аналар «Акылсыз йорт» кунакханәсенә сәяхәт кыла ала. Бина тыштан агач кәүсәсе кебек эшләнгән, ә эчтән лабиринт кебек. Бер бүлмәдә син – кыргаяк, икенчесендә – тутый кош, өченчесендә балыклар йортына эләгәсең. Дистәләгән бүлмәләрдән торган йорт әле һаман да төзелә, аның хуҗабикәсе төзелеш эшләрен туктатырга уйламый да.


Далатта без Алтын Будда храмына да бардык. Безнең гыйбадәтханәләргә кергәндә, хатын-кызның башы каплаулы булырга тиеш, ә монда андый таләп куймыйлар. Иң мөһиме, аягың – тезгә кадәр каплаулы, иңбашларың ябык булсын. Храмнарга керәсе булсагыз, үзегез белән носки яки бахила алырга онытмагыз. Изгеләре янына вьетнамлылар аяк киемен салдыртып кына кертә. Вьетнамлылар гына түгел, безнең ил туристлары да биредә теләкләр тормышка аша дип ышана. Теләкләре чынга ашкан кешеләр, бу җиргә кабат кайтып, үз исеменнән сәдака бирә. Алар хөрмәтенә таштан эскәмияләр ясап куялар. Шуңа игътибар иттем: эскәмияләрдә рус исемнәре шактый.

Машинада йөрергә теләсәң, түлә

Вьетнамга барып кайкан кеше Россия юлларыннан бүтән зарланмаячак. Биредәге юл йөрү кагыйдәләре бернинди мантыйкка да буйсынмый. Юлларда ара-тирә светофор дигән әйбер бар анысы. Ә менә җәяүлеләр юлы дигән билге турында ишеткәннәре дә юк бугай. Юлның икенче ягына чыгып калсаң каласың, чыкмасаң – үзең гаепле. Вьетнамга килүгә, гидыбыз Оксана: «Юл аша чыгарга курыксагыз, күзегезне йомып чыгыгыз», – дип кисәткән иде. Дөрес әйткән икән!
Юлларга иң зур яки иң кәттә машиналар «хуҗа». Аларга гына юл бирәләр. Сигналга басарга да ярата машина йөртүчеләр биредә. Шоферның минутына бер тапкыр гына булса да сигналга басмаса, күңеле булмый, күрәсең, чөнки үтеп барган һәр машина шулай кычкырта. Урамдагы тавышны күз алдына китерәсездер.
Без яшәгән Муйнеда исә машиналар түгел, күбрәк мопедта йөриләр иде. Далатта, киресенчә, машиналар өстенлек итә. Беренчедән, машина алу бик кыйммәт. Аны сатып алудан тыш, кешегә шул ук машина бәясендәге салым түләргә кирәк икән. Шуңа да урта хәлле халык матайда (мопедта) йөри. Аның каравы ирендә дә, хатынында да тимер ат бар. Икенчедән, Вьетнамның шәһәрара юлларында билгеле бер аралыкны үтү өчен акча түләргә кирәк. Түләү күләме машинаның зурлыгы, бәясенә карап үзгәрә. Ә матай йөртүчеләргә юл салымы түләргә кирәкми. Җирле халык юлларны ремонтлаучы оешмаларны «мафия» ди. Әйтик, бер оешма 30 чакрым юлны үз акчасына ремонтлый, аннан ун елга юл төзү чыгымнарын каплау өчен, бу юлны үз карамагына ала. Шуның өчен машина йөртүчеләрдән юлдан кулланганнары өчен акча җыя. Ун елдан соң ул бу юлны дәүләткә кайтара.
– Чынлыкта исә ул вакыт эчендә юл кабат таушалырга өлгерә. Дәүләт аны кабат шушы ук оешмага ремонтларга бирә. Оешма исә кабат ун ел буе акча эшли. Бу бик табышлы бизнес. Аңа карамастан, безнең юллар яхшы, – ди гидыбыз Том.

Алар да – СССР баласы

Туристлык зонасында эшләүче сатучылар, гидларның күбесе рус телен яхшы аңлый, аралаша ала. Шактые СССР вузларында белем алган. Хәер, хәзер дә безнең илдә Вьетнамнан килгән студентлар җитәрлек. Гидыбыз Том да кайчандыр гаиләсе белән Мәскәүдә яшәгән, аяк киеме җитештерү фабрикасында бригадир булган. Хәзер улы Мәскәүдә яши, туган ягына кайтасы килми, ди.
– Без Мәскәүгә күченгәндә, улыбыз кечкенә иде әле. Ул рус балалар бакчасына йөрде, рус мәктәбендә, аннары югары уку йортында белем алды. Без кире Вьетнамга кайттык, ул шунда калды. Инде 32 яшь үзенә. Өйләнергә ашыкмый. Гомумән, Вьетнам кызына өйләнмим, туган якка кайтмыйм, ди. Әнисе бик борчыла инде. Ул бит безнең бердәнбер балабыз, – дип сыкрана гидыбыз.


Икенче бер гид Глеб та Россиядә белем алган. Хәтта студент чагында Казанда да кунак булырга өлгергән. Безнең Татарстаннан булуыбызны ишеткәч, «Минтимер Шәймиев ни хәлләрдә анда?» – дип сораша башлады.
– Аны бөтен татарлар ярата инде. Ул сезнең бөек кешегез, – ди Глеб.
Татар даны Вьетнам якларына да барып җиткән икән.
Гомумән, нинди генә авыр тормыш шартларында яшәмәсеннәр, һәрвакыт елмая биредәге халык. Ничә кеше белән аралаштым, ник берсе тормышыннан, хакимияттән зарлансын. Үз көенә, әкрен генә, биргәненә канәгать булып яшиләр. Вьетнамлылар кебек елмаеп яшәргә өйрәник. Елмаю – тәнгә сихәт, җанга дәва ул.


Гадәттә туристлар сәяхәткә чыгар алдыннан акчаны ваклатырга тырыша. Ләкин Вьетнамда вак акча яратмыйлар. Иң отышлысы – үзең белән 50, 100 долларлыклар алып бару.

Вьетнамлыларның үз акчасы – донг. Аэропортта төшкәч тә, акчаларны шунда гына алмаштырырга тәкъдим итәчәкләр. Ләкин бу отышлы түгел. Без долларларны шулай ук Муйне үзәгендәге даруханәдә алмаштырдык. Ул вакытта 1 доллар өчен 23000 донг бирәләр иде. Доллар белән донг курсын алдан карап куйсагыз хәерлерәк.

Чит илдә теге-яки бу әйбер безнең акчалар белән ничә сумга төшә икән дип кызыксынасың. Моны белү өчен сезгә тәкъдим иткән сумманың соңгы өч нолен алырга, килеп чыккан санны өчкә тапкырларга кирәк. Әйтик, бер манго 23 000 донг тора, ди. Безнең акчаларга әйләндерсәк, 69 сум килеп чыга.

Урамда 30 градус эссе булса да, вьетнамлылар озын чалбар, кофта, свитер яки күн курткадан йөри. Хатын-кызларның йөзе һәрвакыт битлек белән капланган, кулларында – без көз көне кия торган перчаткалар. Җирле халык тәне каралудан курка. Биредә кояшта кызынган тән иң түбән катлам, ярлы кеше билгесе булып санала. Ирләр арасында исә чәнти бармакта тырнак үстерү модада. Тырнакны бары тик пычрак эш башкармаган кеше генә үстерә ала.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading