16+

Сәяси сессия: утлы коралны ничә яшьлек кешегә сатарга мөмкин?

Утлы коралны 18 яшьтән түгел, 21 яшьтән сатасы. «Ана теле»нә тагын 50 миллион сум өстиләр. 30 декабрьдән парковкалар турында закон эшли башларга тиеш. Дәүләт Советында ай саен уза торган сессиядә депутатлар саннар телендә генә сөйләшә диярсең. Кичә дә шулай булды. Аның каравы, депутатлар республика һәм ил тормышына кагылышлы аеруча әһәмиятле мәсьәләләрне карады.

Сәяси сессия: утлы коралны ничә яшьлек кешегә сатарга мөмкин?

Утлы коралны 18 яшьтән түгел, 21 яшьтән сатасы. «Ана теле»нә тагын 50 миллион сум өстиләр. 30 декабрьдән парковкалар турында закон эшли башларга тиеш. Дәүләт Советында ай саен уза торган сессиядә депутатлар саннар телендә генә сөйләшә диярсең. Кичә дә шулай булды. Аның каравы, депутатлар республика һәм ил тормышына кагылышлы аеруча әһәмиятле мәсьәләләрне карады.

Акча
Сессия бер минут тынлык белән башланды. Депутатлар узган җомгада вафат булган Сәкинә Шәймиеваны искә алды. Утырышка, гадәттәгечә, аның тормыш иптәше – Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килгән иде.

Утырыш акча санау белән дәвам итте. Киләсе елгы бюджетны икенче һәм шул ук вакытта өченче укылышта да кабул иттеләр. Документка Татарстан Президентының гына кул куясы калды дигән сүз. Шулай итеп, киләсе елда республика казнасы 237 миллиард сумга тулып, чыгымнар 241,1 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгы 4,1 миллиард сум була.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, беренче укылыштан соң бюджет проектына 500ләп төзәтмә килеп ирешкән: 400дән артыгы – Министрлар Кабинетыннан, 30дан артыгы – депутатлардан.

«Бер төзәтмә дә игътибарсыз калмады», – дип ышандырды Якунин.

Шунысын да искәртик: татар теленә онлайн рәвештә өйрәтә торган «Ана теле» системасын финанслау тагын 50 миллион сумга арта.

Утлы корал
Дәүләт Советы федераль законга төзәтмә кертмәкче. Төгәлрәк әйтсәк, утлы коралны 18 яшьтән түгел, 21 яшьтән сатарга тәкъдим итмәкче безнең депутатлар. Хәтерләсәгез, 17 октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендә Владислав Росляков исемле егет, уку йортына утлы корал алып килеп, ничәмә-ничә кешене атып үтерде. Юкса, коралны ул законлы рәвештә 18 яше тулган килеш алган.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен, законга төзәтмә кертү белән беррәттән мәктәпләрдә тәрбия эшен көчәйтү зарур. Имин булмаган гаиләләргә дә игътибарны арттырасы иде, диде ул.

Закон проекты буенча фикер алышырга республика парламентында тәкъдим ителмәгән партия вәкилләрен дә чакырдылар. Чыгыш ясаучыларның кайберләре Дәүсовет әзерләгән документны хупласа, икенчеләре исә каршы чыкты.

«Яблоко» партиясенең төбәк бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин да шикләнә төште: ерак Төньяк халыкларына нишләргә соң? Анда яшәүче ирләрнең төп эше корал белән бәйле бит. Яки хәрби сакта эшләргә теләгән егет кеше нишләргә тиеш була?

– Хакимият үз халкына ышана башларга тиеш, шул чакта халык та хакимияткә ышаныч белән яшәячәк, – диде ул.

ПАРНАСның республикадагы вәкаләтле вәкиле Марсель Шәмсетдинов әйтүенчә, тормыш шулкадәр катлаулы, бөтен проблемаларны чикләү белән генә бетереп булмый. Аның фикеренчә, беркем дә машинадан баш тартмый бит, юкса юл-транспорт һәлакәтләре дә шактый.

– Халыкка үз гомерен сакларга мөмкинлек бирергә кирәк, – дип, ул, киресенчә, утлы коралның кайбер төрләрен ирекле рәвештә йөртүне законлаштырырга тәкъдим итте.

Парламент трибунасыннан яңгыраган төпле фикерләр закон проектын тулыландыруда исәпкә алыначак, дип ышандырдылар. Якын арада Татарстан Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы Дәүләт Думасына юлланачак.

Парковка
Казандагы түләүле парковкалар да депутатларның игътибар үзәгенә эләкте. Алар башкалада инде берничә ел эшләсә дә, закон эшләү хаҗәте хәзер генә барлыкка килгән. Эш шунда, федераль үзәк парковкалар эшчәнлеген көйли торган закон кабул итте, хәзер төбәкләр дә шулай эшләргә тиеш. Моның өчен аларга бер ел бирелде. Казанда бу закон быелның 30 декабреннән эшли башларга тиеш.

Документта язылганча, белем бирү, медицина, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган учреждениеләр тирәсендә түләүле парковкалар булдыру тыела.

Документта машина йөртүчеләр өчен дә сөенче шактый. Әйтик, машина кую урыныннан кем һәм кайчан бушлай файдалана ала соң?

– Эш көннәрендә һәм шимбә кичке тугыздан иртәнге җидегә кадәр;

– якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә;

– I, II һәм III төркем инвалидларына, аларны йөртүче транспорт чараларына да кагыла бу искәрмә.

Парковка хуҗалары өстәмә ташламалар да кертә ала. Документта язылган тагын бер мөһим пункт: муниципалитет яңа түләүле машина кую урыны булдыра икән, бу хакта мәгълүмат чаралары аша 30 көн алдан хәбәр итәргә тиеш.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев әйтүенчә, закон проектын эшләүдә бик күп кеше катнашкан. «Уртак фикергә килү җиңел булмады. Әмма бүгенге көндә бер каршылык та калмады», – диде ул.

Фикер алышуда депутатлар үз тәкъдимнәрен җиткерде. Артем Прокофьев закон проектын аеруча зур игътибар белән карап чыккан булса кирәк. Аның әйтүенчә, документ Казан һәм башка шәһәр үзәкләренә машина хәрәкәтен чикләүне күздә тота.

– Закон проектында язылганча, бу хәрәкәтне көйләү өчен оештырыла. Моңа сылтап, теләсә нинди сәбәп табарга була. Министрлар Кабинеты иске машиналарга кайсыдыр урамнардан, хәтта шәһәр үзәгеннән йөрүне тыярга мөмкин, – диде.

Марат әфәнде аңлатканча, мондый чаралар кеше җәмәгать транспортыннан файдалансын өчен эшләнә. Дөньяның эре шәһәрләрендә шулай. Казан бу очракта искәрмә түгел. Бу адым шәһәрдәге хәрәкәт агымының уртача күрсәткечен яхшырту, арттыру өчен кирәк. «Хәрәкәтне чикләү төрле очракларда, әйтик, демонстрацияләр, марафон үткәргәндә кирәк», – дип тә өстәде ул.

Марат Галиев документны берьюлы өч укылышта кабул итәргә чакырса да, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ашыкмыйк, диде. Каршылыклар булса да, мәсьәләне барыбер җайга саласы була.

– Законның кайсы маддәләре безне, муниципаль хакимиятне, машина йөртүчеләрне борчуын карарга кирәк. Без бит бу закон эшләсен дип тырышабыз, – диде ул.

Шулай итеп, беренче укылышта кабул ителгән документка төзәтмәләрне бер атна дәвамында тәкъдим итәргә мөмкин.

Тимер юл
Сессия ахырында Татарстанның транспорт комплексы үсеше турында транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, республика аша уза торган югары тизлекле Мәскәү – Казан магистрале торак пунктларга зыян салмаячак.

– Мәскәү – Казан магистрален Мәскәүдән Владимирга кадәр түгел, Казаннан башлап Түбән Новгородка кадәр салырга кирәк. Ике арада инде тизйөрешле «Сапсан» хәрәкәт итә. Әгәр югары тизлекле хәрәкәт тә барлыкка килсә, Казаннан Мәскәүгә 4,5 сәгатьтә барып җитеп була, – диде министр.

Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраленең озынлыгы – 770 километр, ул Россиянең җиде төбәге аша уза: Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия, Мари Эл һәм Татарстан. Трассаның республикадагы озынлыгы 42 километрны тәшкил итә.

Линар ЗАКИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading