16+

Сырхауханәләр яңара: барысы да пациентлар өчен

Казанның Тынычлык бистәсендәге Клиник медицина университеты каршындагы сырхауханә бинасына сигез ай элек капиталь ремонт ясалган иде. Яңартылган сырхауханәдән пациентлар да канәгать. Биредә 32 мең кешегә медицина хезмәте күрсәтелә.

Сырхауханәләр яңара: барысы да пациентлар өчен

Казанның Тынычлык бистәсендәге Клиник медицина университеты каршындагы сырхауханә бинасына сигез ай элек капиталь ремонт ясалган иде. Яңартылган сырхауханәдән пациентлар да канәгать. Биредә 32 мең кешегә медицина хезмәте күрсәтелә.

– Ремонттан соң авыруларның карталарын саклау урыны барлыкка килде. Колл-үзәк эшли башлады. Табибларга дәүләт хезмәте порталы, колл-үзәк, сырхауханәдә куелган терминаллар аша язылырга мөмкин. Кизү торучы табиблар бар. Кичектергесез медицина ярдәменә мохтаҗ авыруларга алар беренче ярдәмне күрсәтә. Табибларның авыруларны кабул итү вакытлары 15 минутка кадәр озайтылды. Шифаханәгә юлламалар кирәк булганда, хәзер пациент табиб янына кереп тормыйча, кирәкле кәгазьләрне ала. Моның өчен кизү торучы шәфкать туташлары бар. Барысы да пациентлар өчен эшләнә, – ди сырхауханәнең өлкән шәфкать туташы Галина Аргудяева.

Алар янәшәсендәге 11нче балалар шәһәр сырхауханәсе филиалында да төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Сырхауханәнең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Эльмира Кашафова әйтүенчә, бинаны август азагына кадәр ачарга ниятлиләр. Ремонт вакытында халык өчен берникадәр уңайсызлыклар тудырылса да, зарланмыйлар, сырхауханәләр күптән капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ иде. «Өстәвенә, ремонттан соң сырхауханә филиалында прививка ясату мөмкинлеге дә булдырылачак. Моңа кадәр кешеләр балаларын Авангард урамындагы сырхауханәгә кадәр йөртергә мәҗбүрләр иде»,– ди Эльмира Кашафова.

2017 ел башында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, сырхауханәләрне төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла башлады. Ремонт эшләре өчен ике ел вакыт билгеләнде. Беренчел звенога караган объектларның 75ендә инде былтыр ук төзелеш эшләре төгәлләнде. Моның өчен барлыгы 4 миллиард сумнан артык акча тотылган. Шул исәптән бүлмәләрне җиһазландыру, заманча техника, җайланмалар алу өчен 505,906 миллион сум акча киткән. Быел исә ел азагына кадәр 114 учреждениене төзекләндереп бетерергә ниятлиләр. Кайбер объектларны ремонтлауга иганәчеләр дә өлеш кертә. Әйтик, Лаеш районындагы Урта Девятово авылында фельдшер-акушерлык пунктын төзегәндә ярдәм кулы сузучылар табылган. Гомумән, быел барлыгы 44 фельдшер пункты төзеләчәк.

Төзелеш эшләрен җитәкчеләр даими күзәтеп бара. Мәсәлән, күптән түгел генә Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Бөгелмәдәге үзәк район хастаханәсендә ремонт барышы белән танышып кайткан иде. Очрашу вакытында төзелеш мәсьәләләре генә түгел, халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, район хастаханәсенең киләчәккә перспективалары турында да фикер алышканнар. Гомумән, иң мөһиме – яңа биналар гына түгел, авырулар, аларның туганнары өчен уңайлы шартлар тудыру. Казанның 21нче сырхауханәсендә хәтта бассейн да ясалды. Инсульт кичергән кешегә җылы суда дәвалану уңай нәтиҗәләр бирә икән. Анда инвалид арбасында утыручыларга коену өчен дә уңайлыклар тудырылган.


Татарстанда быел социаль объектларны капиталь төзекләндерү максатында 8 миллиард 400 миллион сумга якын акча бүленеп бирелгән. Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сметасы буенча, объектлар ун республика программасы буенча төзекләндерелә. Ел азагына кадәр ремонттан соң яңартылып (кайберләрендә төзелеш эшләре инде төгәлләнгән) 34 социаль хезмәт күрсәтү объекты, 42 мәдәният йорты, 38 авыл җирле үзидарәсе бинасы, 6 яшьләр үзәге, 19 муниципаль архив, 28 мәктәп, 94 балалар бакчасы, 11 ресурс үзәкләре, 28 үсмерләр клубы, 14 сәламәтләндерү лагере, 114 сырхауханә куллануга тапшырылырга тиеш.

Рәсем асты: Клиник медицина университеты каршындагы сырхауханәдә ремонттан соң бар да заманча: хезмәткәрләргә дә, пациентларга да уңайлы.

Илдар МӨХӘММӘТҖАНОВ фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading