16+

Табиблар белән журналистларның нинди уртаклыгы бар?

Бүген Республика клиник хастаханәсендә беренче тапкыр абуначе көне узды. Медицина хезмәткәрләре «Татмедиа» җәмгыятенең басмаларына язылды.

Табиблар белән журналистларның нинди уртаклыгы бар?

Бүген Республика клиник хастаханәсендә беренче тапкыр абуначе көне узды. Медицина хезмәткәрләре «Татмедиа» җәмгыятенең басмаларына язылды.

– “Игелек территориясе“ фонында басып торуыбыз юкка гына түгел, “Игелек территориясе” безнең хастаханә белән генә чикләнми, ул – бөтен республика. Традицияләрне формалаштыру, саклау мөһим. Басма матбугатка язылу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Безнең төп максатыбыз – ветераннарга ярдәм күрсәтү, традицияләрне дәвам иттерү, – диде Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Аңа “Татмедиа” җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин да кушылды. Матбугатка язылырга санаулы гына көннәр калуын искәртеп, ул абунәчеләргә уңышлар теләде.

Республика клиник хастаханәсендә өлкән фельдшер лаборант булып эшләүче Мәдинә Әһлиуллина берьюлы дүрт басмага язылды.
– Укырга бик яратам. Бу чараны оештыручыларга да бик рәхмәтлемен.Почтага барып язылырга вакыт юк, басма матбугат вәкилләре үзләре безгә килүенә сөенәм.  Мин “Шәһри Казан”, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Гаилә һәм мәктәп” газета, журналларына язылдым. “Шәһри Казан” газетасына язылган өчен шагыйрә Йолдыз Шәрәпова үзенең китабын да бүләк итте. Хәзер менә оныгым белән рәхәтләнеп укыячакбыз. Шөкер, басма матбугатны укучылар бар,– ди Мәдинә ханым.

Клиника табиблары, бүлек җитәкчеләре үзләренә генә түгел, хастаханә ветераннарына да бүләк итеп газета-журналлар яздырды. “Өлкәннәргә ярдәм күрсәтү, традицияләрне саклау, башкаларны куандыру күркәм гамәл”, – диләр медицина хезмәткәрләре.

Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова чыгышында искәрткәнчә, без медицина хезмәткәрләре белән бер эшне башкарабыз: табиблар кешеләрне медицина ысуллары белән савыктырса, журналистлар халыкның күңелен дәвалый. Уртак хезмәттәшлек алга таба да дәвам итсен, укучыларыбыз белән һәрчак бергә булыйк!


Фото: Татар-информ


 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading