16+

Табылдык баланың анасы «тагын» югалды

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Россия Тикшерү комитеты баланың әнисе Яшел Үзәндә яшәүче, заманында Арча районындагы балалар йортында тәрбияләнгән 20 яшьлек кыз булырга мөмкин дип фаразлый. Бергә яшәгән ир кеше ташлагач, ул аларның уртак малаен ташлаячагы белән янаган булган. Соңыннан билгеле булганча, күз алдында тотылган Яшел Үзән хатыны табылдык малай яшендәге улы...

«Комсомольская правда» газетасы язганча, 18 нче шәһәр хастаханәсендә эшләүчеләрдә башка версия алга сөрә. Хастаханәнең баш табибы әйтүенчә, баланың ата-анасын алар тапканнар. Кызганычка, алар турында әлегә әйтергә ярамый. Шунысы гына билгеле: баланың әнисе - Казан кешесе. «КП» үз чыганаклары буенча язганча, имештер, баланың анасы күптән түгел Түбән Новгородтан Казанга кайткан. Ул анда колониядә булган ди. Хатын әнисе янына кайткан, аны кайчандыр аналык хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Олы улын әбисе караган. Ә бу улын ана кеше подъездда калдырган дигән фикер бар. Автовокзалдагы видеокүзәтү камералары да баланың анасы шул кеше булуын раслый. Полиция хезмәткәрләре 1988 елгы Наталья Манжоланы танып алган. Алар әйтүенчә, 31 декабрь көнне ул Түбән Новгородтагы колониядән чыгып 1есе Казанга кайткан. Хәзерге вакытта тышкы кыяфәте буенча 25-30 яшьләрдәге ябыграк гәүдәле, коңгырт чәчле, ак төстәге полушуба кигән хатынны эзләү бара.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан Җинаять кодексының 125 нче маддәсе (баланы хәвефкә дучар итү) буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге очракны бала хокуклары буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов та үз контроле астына алган.

Фото: sntat.ru

Бу темага материаллар: Югалган малайнының әнисен эзлиләр
Югалган баланың әнисе табылган?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading