16+

Тагын тарифлар арта?!

Әле бер ай элек кенә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр күтәрелгән иде.

Әле бер ай элек кенә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр күтәрелгән иде.

Баксаң, тарифлар тагын артырга мөмкин. Россиянең Икътисадны үстерү министрлыгы әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Сәбәбе НДСның күтәрелүе белән бәйле, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин НДСны 18 проценттан 20 процентка күтәрү турындагы законны имзалаган иде. Бу өч хәреф – өстәмә  бәягә салым дигән сүз. Гади итеп аңлатканда, теләсә нинди хакы арттырылып сатыла торган товарга салына торган салым. Ул Россиягә әле 1990 елларда гына килеп кергән. Төп максаты – бюджетны тулыландыру.

НДС күтәрелгәч, товарларга, азык-төлеккә, башка хезмәтләргә бәяләр артуы көн кебек ачык иде анысы. Тик менә бу яңалык торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә кагылыр дип кем уйлаган. Белгечләр фикеренчә, НДСның артуы аркасында коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүче оешмаларның, идарәче компанияләрнең финанс яктан хәлләре мөшкелләнергә мөмкин. Ел саен бу өлкәгә 100 миллиард сумлык зыян килүе бар, дип фаразлый экспертлар. Ә менә өстәмә бәягә салымны арттыру бюджетка елына 600 миллиард сум табыш китерәчәк.

Халык аптырашта. Пенсиягә чыгу яшен озайту турындагы хәбәрне ишеткәннән соң борчылган кебек күтәрелеп чыкмаса да, ачуларын йодрыкка җыйганнар. Редакциягә килгән укучыларыбыз бу хакта: «Халыкны күпме таларга була? Бәяне арттыра беләләр, сыйфатны кайгыртмыйлар, бюджет халык хисабына тулыланырга тиешме, дип зарлары белән бүлеште. Дөрес, Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев халыкны артык борчылмаска өнди. НДСның күтәрелүе тарифларда чагылса да, гражданнарга кагылмаячак, дип ышандыра. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, теләсә кайсы салымны да ахыр чиктә кулланучы түли, ләбаса.

Таһир Вәлиди, Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә төбәкнең иҗтимагый контроль үзәгендә җәмәгатьчелек эшләре буенча баш белгеч:

- Әлегә бу яңалыкны шәрехләү катлаулы, чөнки әлеге тәкъдим юридик яктан рәсмиләштерелмәгән, бу хакта сөйләшүләр бара. Быел кабул ителгән федераль закон буенча, өстәлеп куелган бәягә салым күләме 18дән 20 процентка кадәр артты. Әлеге үсеш торак-коммуналь хезмәтләр тарифларына да тәэсир итәр дигән фикер бар. Ел саен 1 июльдән илдә коммуналь хезмәтләрнең бәяләрен карыйлар, кызганыч, нәтиҗәдә тарифлар гел арта. Әлбәттә, субсидияләр кайтару, дәүләт программалары кысаларында каралган ташламаларны исәпләмәгәндә, бу барысы да гади халык җилкәсенә төшә. Шул ук вакытта министр Владимир Якушев тарифлар күтәрелгән очракта та халык зыян күрмәячәк, дип вәгъдә итә. Тарифлар елына 4 проценттан да артмаячак. Кыскасы, бәяләр гадәттәгечә калачак. Быелның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 4,2 процентка арткан иде.

Фарсель Зыятдинов, икътисад фәннәре докторы:

- Теоретик яктан караганда НДС – бюджетны тулыландыру өчен кирәк. Совет заманында юк иде әле ул. Безгә Европадан килеп керде. Ә икенче яктан, торак -коммуналь хезмәтләргә бәяне күпме арттырырга була инде? НДС үзгәрү аркасында болай да күп кенә товарларга бәяләр күтәрелергә мөмкин, шул ук вакытта тарифлар арту да читтә калмас, мөгаен. Әмма, бюджетны тулыландыру белән бергә гади халыкны кайгыртсалар да комачау итмәс иде.

 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading