Бер эш урыны да булмаган авыл кешесенең күп очракта бердәнбер өмете - каралтыдагы мөгезле эре терлеге. Сыеры - сөт, үгезе - ит дигәндәй... Ә менә Аксубай районы Такталы авылында тик торганнан сыерлар үлә дә китә икән. Мөгезләре төшә, күзгә карап сула ди бахырлар. Бу хәлне үз күзләребез белән күреп кайтырга...
Авыл фельдшеры борчуда
Такталының урамнары киң... Авылда тормыш гөрли. Урта мәктәпләренә ремонт ясала. Йортлары артык кәттә булмаса да, ирләр кулы сизелә. Җыйнак, матур. Бөтен җирдә ап-ак сиреньнәр чәчәк аткан. Киң урамда рәхәтләнеп сарыклар утлап йөри. Тыштан караганда, барысы да гадәти кебек. Менә шундый хозурлыкны күреп, сыерларның күпләп үлүенә ышанасы да килми. Сыерлар үлеменә иң борчылып йөрүчесе авыл табибы Гөлназ апа икән. Газета-журнал редакцияләренә дә, министрлыкка да шушы мәсьәләне күтәреп хатлар язган ул. Шулай инде, мал табибы булмагач, фельдшерга кешеләрне генә түгел, терлекләрне дә кайгыртырга туры килә.
- Үзебезнеке үлүен үлмәде, әлхәмдүлилләһ! Аптыраганнан сезгә шалтыраттык. Йорты-йорты белән тере хайваннар чирли башлый да үлә. Районның баш ветеринары «катаральный горячка» диагнозын куйган. Кем белгән инде. Чир сарыктан иярә, имеш. Гомер-гомергә сарык белән торган бит инде сыер! Анализын алып караучы юк. Үлгән малларны яручы юк. Килеп дәвалаучы юк. Тугызар баш сыеры үлүчеләр булды. Хәмәтҗанов Илһамның 9 баш сыеры үлгән. Хәзер дә авылда ике бозау чирләп ята. Бер атна элек аның күршесендә дүрт центнерлык үгезне илтеп бәрделәр. Анализын алучы, килеп караучы булмады. Мөнир абый Гыйниятуллиннарның бөтен маллары да үлеп бетте.
- Сарыклар да үләме?
- Сарыклар үлми. Сарыкның иммунитеты көчле, сыерга гына тарата, ди. Авылдагы сыерларда лейкоз да күп. Ул лейкоздан гына да түгелдер. Яздан бирле дезинфекция көтәләр, тик ясаучы юк. Үзебезнеке Аллага шөкер әле. Сыерыбыз да, сарыкларыбыз да бар.
- Иминиятләштерәсезме соң?
- Хәзер халык бозауларны 6 айлык булуга үз теләге белән иминиятләштерә башлады. Чөнки бөтенләй бушлай үләт базына чыгарып аткан кебек түгел. Берәүләр 15 меңгә иминиятләштергәннәр, 5 меңе компаниянең үзендә кала. Ике меңгә страхование. Калганы сатып алган бәясе...
- Авыру сыерларның сөтен эчәсезме?
- Ветеринарлар да, сөтен кайнатып куллансаң, пешереп, итен ашасаң ярый, диләр.
- Авылыгызда ветеринар бармы?
- Юк. Яманов дигән кеше күрше Чуаш Адәмсуыннан килеп лейкоз кебек авыруларга анализлар алып китә.
Сыерсыз калган тормыш
Фельдшер яныннан чыккач, күпләп сыерлары үлгән хуҗалыкка - Госман абыйларга юнәлдек.
- Хәзер заман үзгәрде, акча да кирәк. Ике сыерыбыз, ике тана, ике яшь бозау, бер яшьлек үгезебез бар иде. Ике ай эчендә алты баш хайваныбыз үлде. Башта берсе чирләде. Берничә көннән икенчесе чирли башлады. Биш көннән артык тормадылар. Ике айдан соң үгезебез дә дөнья куйды. Югыйсә иртә-кич чөгендер ашый, яшәр дигән идек. Башта сукырайды, аннары үлде.
- Ни өчен үлгәнен тикшерүче булдымы соң?
- Килделәр инде. Анализларын Казанга алып киттеләр. Дәвалап карадылар. Бернәрсә алмый.
- Сәбәбен белмиләрме?
- Төгәл диагноз куючысы юк инде аның, - дип сүзгә кушылды хатыны. - Катаральный горячка диләр... Берсенең тугыз терлеге үлде. Күршеләрдә өчме-дүртме... Мал табиблары килде. Системалар, нык уколлар бирделәр. Файдасы гына тимәде. Карамадылар дип әйтеп булмый.
- Дару юк аңарга, диләр. Күзеннән яшь ага, температурасы күтәрелә дә, шуннан мантымый инде, - ди Җәмилә апа. - Сарыктан иярә, диләр. Сыер көтүе үзенә, сарык көтүе үзенә бит. Өйдә дә аерым тотабыз.
- Нәсел үгезеннән түгелме икән?
- Юк, соңгы вакытта көтүдә нәсел үгезе юк. Ясалма рәвештә генә орлыкландыра идек. Хәзер авыл советы бик каты лейкоз белән көрәшергә тотынды. Безнекеләр үлгәндә кыш иде. Дезинфекция ясап булмый, туңа, диделәр. Бу ун көн эчендә килергә тиешләр. Чакырганны гына көтәләр.
- Мөгезле эре терлекләрегез бөтенләй юкмы хәзер?
- Бер баш танабыз тора әле. Аны көзгә суярга иде планыбыз, башка тананы калдырырга ниятләгән идек. Ул тана «ычкынды».
- Карантин игълан итмәделәрме?
- Юк. Башка кешеләрнеке чирли башлагач, суегыз, дибез. Берсенә шулай әйткән идек, ышанмады. Өч көннән үлде сыерлары.
Госман абыйларның киленнәре дә сүзгә кушылды:
- Интернеттан укыган мәгълүматлар буенча, бу чир 13 елга сузыла икән. Кышын, язын хайваннар үлә, җәйгә чыккач, туктап тора дип язылган.
Сыерлары үлгәч тә, иминият компаниясеннән акчаны тулысынча бирмәгәннәр. Биш мең сум тирәсендәге акчаны комиссия дигән булып алып калганнар. Хәзер иминиятләштергәндә, авырып үлгән булса, акчасын бирмиләр икән, дигән имеш-мимеш йөри. Әллә егылып төшеп үләргә тиешме инде ул?!
Бер көтүдә кырык алты сыер!
Илһам Хәмәтҗановның тугыз сыеры үлгәнен белгәч, үзен күрергә булдык. Өйдә юк ул, көтү чираты аларда дигәч, туры авыл көтүен эзләп киттек. Юлымда тагын ике көтүгә очрадым. Алар корпорациянекеләр икән. Көч-хәл белән кырык алты сыерлы көтүне эзләп таптык. Ике йөз хуҗалыгы булган авыл өчен чыннан да бик аз, әлбәттә. Илһам абый да шулай ди. Үлгән сыерлары хакында сораштым.
- Тугыз сыер дип... Җидесе үлде, икесен, авырый башлагач, суеп өлгердек. Ите зыянлы түгел.
- Тикшерүчеләр килдеме соң?
- Ветврач килде, кем килсен безгә бүтән. Райондагылар белмәделәр дә.
- Госман абыйларга килгәннәр бит.
- Аларның соңрак булды. Башта беркем дә ни икәнен белмәде. Безнекеләр иң беренче авырый башлады. Ике сыер, биш бозау үлде. Ике тананы суйдык.
- Иминият акчасын алдыгызмы соң?
- Ике сыерга алдык. Күпмегә иминиятләштердек, шулкадәр алдык. Ниндидер кисеп калу булмады.
- Госман абыйлардан алганнар бит.
- Минекендә әле алмадылар, авылда күбрәк үлә башлагач, ала башладылар.
- Элек көтү зур идеме?
- Ике йөздән артык сыер иде. Хәзер кырык алты баш.
- Авылда берәр кеше профилактика чараларын үткәрәме соң?
- Җәй көне бөтенесенә дезинфекция ясап китәргә ниятлиләр.
- Хәзер сыерларыгыз бармы соң?
- Бар. Ике сыер. Яңаны алдык. Авылда сыерсыз яшәп булмый бит.
Дәва юк, диләр
Бу авыру турында халыкка тулырак мәгълүмат бирү ниятеннән, без Казан дәүләт ветеринария академиясенең эпизоотология кафедрасы доценты Наил САДЫЙКОВка мөрәҗәгать иттек. Ул менә нәрсәләр сөйләде:
- Яман сыйфатлы катараль горячка (злокачественная катаральная горячка) күбрәк эре һәм вак терлекләрне бергә асраган шәхси секторда очрый. Бу вирусны йоктырган терлекнең күзләре сукыраерга, мөгез катламы ялкынсынырга мөмкин. Әлеге авырудан хайванны коткарып булмый. Дәвалау ысуллары да табылмаган. Авыру көчле таралмый. Һәрхәлдә, сез әйткән зур «чир учагын» очратканым юк.
Дәвалап булмый торган чирләр кешеләрдә генә түгел, хайваннарда да була икән. Авыл халкына Алла сабырлык бирсен! Мондый бәладән берәү дә имин түгел. Шундый ук чир башка җирдә таралмас дип кем әйтә ала. Шуңа күрә монда авыруның килеп чыгу сәбәпләрен ныклап тикшерергә, «чир учагын» юк итәргә, гомумән, бөтен республика күләмендә профилактика эше җәелдерергә кирәк, минемчә.
Сез Такталыдагы хәлләрдән хәбәрдармы, нинди чара күрергә җыенасыз дип, мин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына чыктым. Миңа алар бу хакта беренче тапкыр ишетәләр кебек тоелды. Алар киңәше буенча Татарстан ветеринария-диагностика үзәгенә шалтыраттым. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче белгечләре ял итеп ята икән. Эпизоотология бүлегенең әйдәп баручы белгече Александр КОЗЛОВ безгә болай дип хәбәр итте:
- Аксубай районы бүлеге белән элемтәгә кереп сөйләштем. Такталыда 110 баш мөгезле эре терлек бар. Монда гадәти авыллардагы кебек сыерлар белән сарыклар бергә тереклек итә. Әлеге торак пункт, яман сыйфатлы катараль горячка авыруы сәбәпле, имин булмаганнар исәбендә. Бу хәл язын-көзен сыер белән сарыкны бергә яшәтү нәтиҗәсендә аерым очракларда бөтен Татарстан буенча күзәтелә. Үзенә генә хас профилактика чаралары юк. Аны китереп чыгарырга мөмкин булган кузгаткычлар бөтен җирдә дә бар. Терлекләрнең иммунитеты көчсез булса яки башка сәбәпләрдән шундый авыру килеп чыга. Иминиятләштерүгә килгәндә, элек иминиятләштерүчеләр лаборатор раслауны таләп итмиләр иде, хәзер таләп итәләр. Лаборатория шартларында исә моны белүе бик авыр. Шуңа экспертиза һәрвакыт уңай нәтиҗә бирми.
Кешеләрнең канәгатьсезлеге аңлашыла. Дәвалап була торган чир түгел бит, бер дару да юк. Егерме ел эшләгән дәверемдә бары тик бер генә сыерны зур дозада антибиотиклар белән коткарып кала алдык. Гадәттә, авырый, югары температура, ябыга, сукырая һәм үлә. Ите яраклы түгел. Мондый халәттә, закон буенча, суярга ярамый.
- Бу авыру күпләп таралырга мөмкинме?
Аны мөгезле вак терлек тарата. Авыру мөгезле эре терлектә куркыныч форма ала. Әмма барысында да түгел. 1 процентка кадәр яки аннан да азрак. Бу чир минем әти-әниләр хуҗалыгында беркайчан да булмады, югыйсә гомер-гомергә сыерлар белән сарыклар бергә иде. Бу аеруча куркыныч инфекция түгел, гади йогышлы чир генә. Быел авылда ике мәртәбә җыелыш үткәрелгән. Яхшы иттереп дезинфекция ясарга, механик чистарту үткәрергә ниятләнгән. Бу бик четерекле эш. Булдыра алганча ярдәм ителәчәк, ләкин авыруны тамырдан юкка чыгару мөмкин түгел. Вакцина булса, эшләр идек, әмма андый вакцина юк. Бергә яшәүне шулай ук тыя алмыйлар. Бердәнбер чыгу юлы - иминиятләштерү.
PS. Май-август айларында һәр савым сыерына ай саен 680 сум акча биреләчәк. Бу хакта Игенчеләр йортында узган брифингта ТР Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов җиткерде. Савым сыеры булган һәр авыл кешесе ай ахырында авыл советыннан акчалата ярдәм ала алачак. Моның өчен җирле үзидарә органнары төзегән исемлеккә керү шарт. Бу субсидиягә аграр бизнес белән шөгыльләнгәннәр дә, бер сыеры булган гади авыл кешесе дә ия була ала. Марат Әхмәтов әйтүенчә, моны һәр литр сөткә ике сум өстәп тә эшләп булыр иде. Әмма ул очракта сөт җыючылар сатып алу бәясен төшерергә мөмкин.
Комментарийлар