Шәһри Казан

Танкта өзелгән яшь гомер

Ике елга сузылган очрашуга санаулы көннәр генә калган иде - нибары ун-унбиш көн чамасы гына. Тик бер мизгелдә барысы да чәлпәрәмә килде. Зарыгып көткән әти-әнинең, ничек каршылыйбыз, нәрсәләр белән сыйлыйбыз газизебезне, дип куанып йөргән көннәрендә улларының җәсәден генә кайтарачаклары турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Хабаровск - Комсомольск...

«Хәрби булам!» - дип җенләнде
- Кечкенәдән, хәрби булам, дип җенләнде. Үзе шук-шаян иде. Мәктәптә яхшы укыды, спорт белән җитди шөгыльләнде. Бик ярдәмчел, кече күңелле, йөзеннән һәрчак елмаю, теленнән уен-көлке китмәс, тиктормас җан булды. Хыялларын тормышка ашыру максатыннан, Казанның танк училищесына укырга керде, аннары, килешү буенча, биш елга Хабаровскига китте. Ул үзенең хәрби булуыннан шулкадәр канәгать иде. Ике ел кайтмаса да, әти-әнисе, туганнары, дуслары белән гел элемтәдә торды. Февральнең унбишеннән чираттагы ялына кайтырга тиеш иде дә бит...
«Әнисе - Гөлләрия апам гомере буе балалар бакчасында мөдир булып эшләде. Ике ел күрмәгән улын ничек кочаклап каршы алуларын күз алдына китереп хыяллана иде ул. Ә әтисе - мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучы Рифат абый үзе яшь чагында чик сакчысы булып хезмәт иткән җирләрдә улының да хезмәт итүе, шундый җитди чын ирләр һөнәре сайлавы белән горурлана иде», - ди Дилүснең әнисе ягыннан икенче буын туганы Гөлшат Сәхапова.

«Яратам!» - дигән иде...
- Мин Чаллыдан Катмышка кунакка кайта идем. Дилүс - минем әбиләрнең күршесе. Аның белән ничек танышып, дуслашып киткәнебезне хәтерләмим. Хәер, балаларга аралашып китәргә сәбәп кирәкмени?! Безнең өйләр арасында тыкрык бар, шунда уйный идек. Кичләрен бер шулай капка төбендә утырганда: «Мин сине яратам!» - димәсенме! «Мин дә!» - дип җаваплагач, әле мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңламаган ике сабый сөенә-сөенә өйгә кереп киткән идек.
Фаҗига булганнан соң, Дилүснең әти-әнисе янына кереп чыккан идем. Гөлләрия апа да, безнең балачакларны искә алып: «Лилия кайткан!» - дип куанып чыгып йөгерә иде, дип үксеп елап жибәрде. Еллар үтте, без үстек, һәрберебезнең үз тормышы башланды, шулай итеп ерагайдык», - дип хатирәләре белән уртаклашты Дилүснең балачак дусты Лилия Фәсхиева.

Реклама

Каһәр суккан гыйнвар ахыры
2012 елны танк училищесын тәмамлап, Хабаровскига хезмәт итәргә киткән Дилүс узган ел ялга кайта алмый, чөнки 2013 елның 29 гыйнварында ул үз машинасында юл һәлакәтенә очрый. Әлеге авария вакытында рульдә булган Дилүс янындагы иптәшенең үлемен бик авыр кичерә. Ә быелның 30 гыйнварында ике солдат белән офицер Дилүс Гарипов кичке хәрби өйрәнүләргә чыга. Танктан беренче атудан соң ук, ниндидер сәбәпләр аркасында, танк та шартлый.

Яшисе дә яшисе иде бит
Әле берничә атна элек кенә Дилүснең сеңлесе Динә бәби тапкан. Рифат абый белән Гөлләрия апа Чаллыда яшәүче кызларының сабыена әле берәр атна элек кенә исем кушу мәҗлесенә барган. Беренче оныклары туу, уллары армиядән кайту шатлыклары белән янып йөргән, авыл халкына үрнәк булган ата-ана моңа лаек түгел иде дә бит. Тик хәсрәт дигәнең сорап йөрми. Фаҗиганең сәбәпләрен, гаеплесен тапкан очракта да, 24тә өзелгән яшь гомерне кире кайтарып булмый шул инде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: