Шәһри Казан

Тарихи ядкарьләр саклауга мохтаҗ

«Бүгенге көндә тарихи объектларны саклауга караш үзгәрде», - дип башлады үзенең сүзен мәдәният министры урынбасары Светлана Персова журналистлар белән узган матбугат конференциясендә. Аннары ул 1500 бинаның дәүләт саклавында торуын әйтеп узды. Светлана Глебовна белдергәнчә, хәзерге вакытта 114 объектны саклау юнәлешендә эш алып барыла. Мәскәү районындагы дүрт объектка шәхси эшмәкәрләр җәлеп...

Реклама

«Бүгенге көндә тарихи объектларны саклауга караш үзгәрде», - дип башлады үзенең сүзен мәдәният министры урынбасары Светлана Персова журналистлар белән узган матбугат конференциясендә. Аннары ул 1500 бинаның дәүләт саклавында торуын әйтеп узды. Светлана Глебовна белдергәнчә, хәзерге вакытта 114 объектны саклау юнәлешендә эш алып барыла. Мәскәү районындагы дүрт объектка шәхси эшмәкәрләр җәлеп ителгән. Иске Татар бистәсендәге агач ядкарьләрне инвесторлар ярдәме белән торгызу күздә тотыла.
Мәдәният министрлыгының һәйкәлләрне саклау буенча идарәсе каршында оешкан мәдәни мирас үзәге узган елның ноябрендә эшли башлады. Аның җитәкчесе Илзирә Кузьмина үзләренә шактый зур бурычлар йөкләнүен яхшы аңлый. Быелдан ул фәнни проектлар ачарга җыена. «Мирас» программасы 1916 елга хәтле дәвам итәчәк. Әлеге юнәлештәге эшчәнлекләрен массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту максатыннан, журналистлар арасында конкурс та игълан ителде. Ул «Югалып баручы Казан» һәм «Татарстанда мәдәни мирасны саклау» төрләрендә быелның 31 мартына кадәр узачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: