Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанның тарихи үзәгендәге биналарны, йортларны торгызу турындагы күрсәтмәсе эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла.
Кичә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин: «Инвесторлар үзләре сатып алган тарихи биналарны төзекләндерү чараларына керештеләр», - дип сөенечле хәбәр җиткерде. Сөенмәслек тә түгел, чөнки хәрабә хәленә калган биналарны сатып алырга теләүчеләр аз. Моның өстенә таләпләр дә катгый: инвестор бинаны һәм мәдәни катламны саклау буенча Татарстан Мәдәният министрлыгы белән килешү төзергә, торгызу-төзекләндерү эшләрен 2013 елның 1 апреленә кадәр тәмамларга тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, сату-алу килешүе юкка чыгарыла, ә акча кире кайтарылмый.
2 декабрьдә узачак аукционга җир кишәрлекләре белән бергә түбәндәге биналар куела:
Cвешников йорты (Гладилов ур., 22), башлангыч бәясе 8,9 миллион сум; П.З.Садовский йорты (Ш.Мәрҗани ур., 4), бәясе - 8,9 миллион сум; Б.Апанаев йорты (Г.Тукай ур., 84), бәясе - 8,1 миллион сум; Рахманкулов-Тайкич йорты (Нариманов ур., 70), бәясе - 11,5 миллион сум; Мулланур Вахитов яшәгән йорт (Мәскәү ур., 60), бәясе - 44,9 миллион сум; С.Б.Сабитова йорты (Г.Тукай ур., 86), бәясе - 5,0 миллион сум. Февральдә узачак аукционга тарихи-мәдәни мирас исемлегеннән тагын 40 бина әзерләнә.
Шушы мәсьәләләргә мөнәсәбәттә мэр Илсур Метшин: «Тарихи биналарны сатып алган инвесторларга документлаштыру эшләрендә, кулларыннан җитәкләп йөртеп, ярдәм күрсәтелсен. Җимереклекләрне кат-кат карадык, инде төзекләндерүләрнең барышын күз уңында тотарга кирәк», - диде.
Комментарийлар