16+

Тартуны 1 июньнән «ташладык»

Тәмәке тартучыларның башына тагын бер кайгы өстәлде. Аның беренчесе тәмәкесез тора алмау иде, икенчесе исә - кайда тартсам бәйләнмәсләр икән. 1 июньнән шәһәр һәм шәһәр яны транспортында, вокзал һәм аэропортларда, метрога керү юлында тәмәке тартырга ярамый. Шулай ук барлык белем бирү, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә, офис, стадион, пляж һәм балалар...

Тартуны 1 июньнән «ташладык»

Тәмәке тартучыларның башына тагын бер кайгы өстәлде. Аның беренчесе тәмәкесез тора алмау иде, икенчесе исә - кайда тартсам бәйләнмәсләр икән. 1 июньнән шәһәр һәм шәһәр яны транспортында, вокзал һәм аэропортларда, метрога керү юлында тәмәке тартырга ярамый. Шулай ук барлык белем бирү, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә, офис, стадион, пляж һәм балалар...

Узган шимбәдә «Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллануның нәтиҗәләреннән саклау турында» дигән закон гамәлгә керде. Дөрес, әлегә беренче өлеше генә. РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың әйтүе буенча, бу елга 150-200 мең кешенең гомерен саклап калырга булышачак. «Безнең илдә инде 10 яшь тулуга ук тарта башлыйлар диярлек. Сүз егетләр турында гына бармый, кызлар да шулай. Алар исә хәтта бала көткән вакытта да тартуларын ташламый. Шуңа күрә, авыру балалар туа да инде», - ди ул.
Законның икенче өлеше 2014 елның июль аенда гамәлгә керәчәк. Шул вакыттан башлап, ерак юлларга чыга торган поездларда, кунакханәләрдә, ресторан һәм барларда, базарларда тартырга ярамаячак. Моннан тыш, закон нигезендә, тәмәкене ларекларда сату тыелачак, алар бары тик зур кибетләрдә генә сатылачак. Аны вокзал һәм кунакханәләрдә, белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә сатарга да рөхсәт бетә. Закон бозган өчен штрафлар 1,5 мең сумга кадәр булыр дип көтелә.
Сүз уңаеннан, гадәттәгечә, 31 май Тәмәке тартуга каршы көн буларак билгеләп узылды. Тәмәке тартуның никадәр зыян китерүе турында искә төшереп китсәк, зыянлы булмастыр. Тәмәке тарту аркасында беренче чиратта нерв системасы зыян күрә. Тартучы кеше тиз арый, тиз кызып китүчән була. Үпкә, тамак һәм йөрәк авыруларының сәбәбе дә күп вакытта шул. Ашказаны авырулары һәм башка җитди авырулар ешрак нәкъ менә тәмәке тартучыларда күзәтелә. Өстәвенә, алар тартмаучыларга да зур зыян сала. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тартучы ата-аналарның балалары сулыш юллары органнары авырулары белән ешрак җәфалана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, тәмәке ел саен 5 млн кешенең гомерен алып китә, Россиядә бу сан 220 мең. Ә бит тәмәке тартуны ташлап була, моның өчен аз гына тырышлык һәм теләк кенә кирәк!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading