16+

Ташландык урамнарга шатлык кайта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин социаль ипотека буенча төзелгән йортка (Кызыл Армия ур., 4) күченүчеләрне котладылар.

Ташландык урамнарга шатлык кайта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин социаль ипотека буенча төзелгән йортка (Кызыл Армия ур., 4) күченүчеләрне котладылар.

Фатир алу сөенеченнән, музыкант Рамил Садриев олы кунаклар өчен скрипкада уйнап җибәрде хәтта. Казан консерваториясен тәмамлаган Рамил әфәнде хәзер шәһәр балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре методик үзәген җитәкли икән.
«Казаньцентрстрой» ААҖ тарафыннан төзелгән бу йорт энергиягә сакчыл җиһазлар белән тәэмин ителгән. Тагын шунысы игътибарга лаек: йортның беренче катында тиздән балалар бакчасы эшли башлаячак, уен мәйданчыклары инде әзер. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, социаль ипотека буенча төзелүче йортларның беренче катларын балалар бакчалары сыйфатында эшләү тәҗрибәсе Татарстанның башка шәһәрләрендә дә кулланылачак. Казанда быел социаль ипотека буенча 4200 фатир тапшыру ниятләнелгән, план арттырып үтәлгән, ягъни 4260 фатир җиткезелгән. Киләсе елда Чистай, Һ.Такташ, Фучик, Зур, Сабан, Максимов, Урицкий, Можайский, Завойский урамнарындагы йортларны төзеп бетерү бурычы тора. Болардан тыш, РКБ янында, Юдино бистәсендә, Әмәт асты микрорайонында яңа йортлар төзелешенә нигез салыначак.
Мэр Илсур Метшин: «Киров районының Кызыл Армия урамында кайчандыр бараклар тора, күселәр йөгерешә иде. Бүген исә анда бөтен уңайлыклары, яхшы йортлары белән заманча микрорайоннар барлыкка килә», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading