16+

Татар егете шундый була!

«Бер егетнең кыюлыгы мең егеткә дан китерә», диләр. Башкалабызда һәр елны уза торган «Татар егете» бәйгесендә җиңгән егетләрне күргәч тә әнә шулай уйлап куясың.

Татар егете шундый була!

«Бер егетнең кыюлыгы мең егеткә дан китерә», диләр. Башкалабызда һәр елны уза торган «Татар егете» бәйгесендә җиңгән егетләрне күргәч тә әнә шулай уйлап куясың.

Быелгы конкурста да һәркайсы үзләренең оста һәм булдыклы икәнлекләрен күрсәтте. Алар өчен җан атарга килгән дуслары да егетләргә илһам биргәндер. Катнашучыларга үзләре белән таныштыру, нинди дә булса тарихи образ тудыру, берәр илнең биюен күрсәтү йөкләнгән иде. Егетләр бәйгегә ныклы әзерлек белән килгәннәр. Кайбер һөнәрләрен күрсәткәндә аларга кызлар да ярдәм итте. Алты егет арасында Казанның 2 нче татар гимназиясенең унынчы сыйныф укучысы Айрат Мөхетдинов җиңүче булып танылды. Ул бигрәк тә Г. Ибраһимовның «Алмачуар» әсәрендәге Алмачуарны сурәтләве һәм сәнгатьле укуы белән залдагыларны таң калдырды. Шунысын да әйтергә кирәк, конкурста классик әсәрләрне сәхнәгә менгерү - күркәм күренеш. Яшьләр аларны укыганда сәхнәдә актерлык осталыкларын да күрсәтә.
Җиңүчегә Дәүләт Советының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бәйгедән соң без Айрат Мөхетдиновка берничә сорау белән дә мөрәҗәгать иттек.
- Айрат, газета укучыларыбызны үзең белән таныштырып уз әле.
- Минем әтием Фәннүр - Саба якларыннан, әнием Алсу - Казаннан. Кечкенәдән бию түгәрәгенә йөрим. Телевидениедә бара торган «Көлдермеш» тапшыруында катнашам. Әти көрәш белән шөгыльләнгәнлектән, үзе артыннан миңа да юл ачты. Аңа тартылуыма үкенмим, чөнки уңышларым да шактый. Шәһәр, Россия һәм дөнья чемпионатында катнашып, җиңү яуладым. Дөнья беренчелегендә катнашырга быел яз көне Бразилиягә бардым. Анда Татарстанны белүләре мине куандырды. Кешеләр белән инглиз телендә аралашырга туры килде.
- Синең «Татар егете» бәйгесендә җиңү яуларга ышанычың бар идеме?
- Дөресен әйтим, башка егетләр дә әзерлекле булганга, мин башта ышанып җитмәдем. Көндәшләремнең һәркайсы тырышып әзерләнгән бит.
- «Татар егете»н чит илдә дә күрсәтергә туры килсә, барырга әзерме син?
- Әйе, мин, үз милләтемне, гореф-гадәтләрне, татар егетенең нинди икәнлеген чит җирдә дә күрсәтү өчен, андый ярышта катнашыр идем. Үз телемне, халкымны яратам мин.
- Киләчәктә син сайларга теләгән һөнәр...
- Минем табиб буласым килә. Медицина университетына укырга керергә телим.
- Буш вакытларың ничек үтә?
- Минем дусларым күп. Алар белән концерт һәм театрларга йөрергә яратам. Вакытны бушка уздырасым килми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading