16+

Татар халкы легендар җырчы белән хушлашты: «Илһам Шакиров безгә илһам калдырып китте»

Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында татар халкы бөек улы Илһам Шакиров белән мәңгелеккә хушлашты.

Татар халкы легендар җырчы белән хушлашты: «Илһам Шакиров безгә илһам калдырып китте»

Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында татар халкы бөек улы Илһам Шакиров белән мәңгелеккә хушлашты.

Чараның рәсми өлеше сәгать 11 дә генә башлануга карамастан, язучылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, гади тамашачы бинага иртә таңнан ук агыла башлаган иде. Җырчы белән хушлашырга килүчеләр шулкадәрле күп иде, хәтта залга сыя алмаганнарга урамда көтәргә туры килде.

Чын мәгънәсендә халык җырчысы булган Илһам Шакировны озатырга республика җитәкчелеге дә килде. Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин җырчының апасы, якыннарының, туганнарының тирән югалту кайгысын уртаклашты.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Илһам Шакировның татар җыры эталоны булуын билгеләп үтте.
- Без бүген татар музыкасы легендасы Илһам абый Шакировны соңгы юлга озатабыз. Илһам абыйга Ходайдан бирелгән сәләте, кабатланмас тавышы бөтен дөньяга татар моңын һәм җырларын яңгыратырга мөмкинлек бирде. Андый кешеләр турында дөньяга бер тапкыр килә дә, мәңге истә кала, диләр. Без, әлбәттә, Илһам абыйны татар җыры эталоны дибез, – диде Рөстәм Миңнеханов.


 
Президент бөек җырчының исемен мәңгеләштерү бурычы куелганлыгын әйтте. Бу максаттан ул махсус программа кабул ителәчәген хәбәр ите. Моннан тыш, өч мең кеше сыйдырышлы зур концерт залына Илһам Шакиров исеме биреләчәге дә билгеле булды.  Әлеге зал 2-3 ай эчендә төзеп бетеләчәк “Казан-Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә урнашачак.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Илһам Шакировның үлемен барлык кеше өчен дә зур югалту дип бәяләде.
- Минем нинди дә булса үкенечле сүзләр әйтәсем килми. Язмыштан узмыш юк. Илһам Шакиров Аллаһы Тәгалә биргән сәләтне халкыбызга хезмәт итеп, бөек эшләр башкарды. Ул барыбызның да күңелендә зур мирас калдырды. Шуңа күрә без аны тирән хөрмәт белән, онытылмаслык итеп, зур рәхмәт хисләре белән озатабыз, – диде Минтимер Шәймиев.

Аның фикеренчә, республикада Илһам Шакиров исемендәге фестиваль барлыкка килергә тиеш.
- Берничә ел Рәшит Ваһапов фестивале оештырыла. Без оештыручыларга рәхмәтле. Ә Илһам Шакиров фестивале күләме, тирәнлеге белән тагын да ныграк аерылып торырга тиеш, – дигән фикерен җиткерде ул.

Моннан тыш, Минтимер Шәймиев әйтүенчә, иҗади кешеләрнең истәлекләрен саклау мәсьәләсендә дә республикада кискен борылыш ясалырга тиеш. Ул иҗат әһелләренең юбилей, искә алу кичәләрен матур итеп оештырырга кирәклеген әйтте. Чыгышын тәмамлап, Минтимер Шәймиев: “Арабыздан Илһам Шакиров китте, илһам безгә калды”, – диде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев хушлашу мәрәсименә башка төбәкләрдән милләттәшләр килүен һәм республика җитәкчелегенә, Мәдәният министрлыгына, җырчының якыннарына адресланган телеграмма, хат-хәбәрләрнең дә күп булуын әйтте.  
          
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина үзенең чыгышында: “Илһам Шакиров чоры китте”, – дип бәяләде.

- Без аның чорында яшәвебез белән горурланабыз. Илһам абый вокал сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәргән, аны бөтен дөньяга тараткан кеше. 80-90 нчы елларда халык аның репертуарын җырлады. Ул халыкка бик зур тәрбия биргән, аның зәвыгын күтәргән кеше дә булды. Минем аның белән хушлашасым килми, чөнки мирасын яшьләр буыннан-буынга тапшырыр дигән өметтә яшим, – диде Зилә ханым.

Бәхилләшү мәрәсимендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов та чыгыш ясады.

- 2019 ел начар хәбәрләр башланып китте. Шушы көннәрдә генә иң күренекле табибыбыз Ринат Галиевны озаттык. Бүген инде иң якты йолдызыбыз Илһам абыебыз белән хушлашабыз. Бу начар хәбәрләрнең соңгысы булсын иде инде, – диде ул.  

Ринат Таҗетдинов җырчының концертында хатыны белән танышуын да әйтте.
- Илһам абый театрны да бик ярата, бер премьераны да калдырмый иде. Һәр юбилеебызга килеп, һәрберебезне котлап, уңышлар теләп, котлап китә иде, – диде ул.  


Аның фикеренчә, Илһам абыйның Фәридә Кудашева, моң турындагы мәкаләсе буенча кандидатлык диссертациясе язарга мөмкин булыр иде.

Илһам Шакировның тормышының күп елы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле. Соңгы юлга озатучылар арасында, әлбәттә инде, әлеге оешма вәкилләре дә бар иде. Россиянең халык артисты, Анатолий Шутиков бөек җырчыны үзенең кумиры итеп санавын әйтте.    
- Мин аның белән эшләгән елларны сагынып искә алам. Күп тапкырлар Мәскәүнең төп концерт залларында, Россиянең башка шәһәрләрендә, әлбәттә инде, филармониядә чыгыш ясарга насыйп булды. Аның җырлары безнең күңелләрдә бик озак сакланыр әле, – диде ул.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов үзен Илһам абыйның эшен дәвам итүче дип әйтте.  
- Бүгенге көндә мин Илһам абый 59 ел эшләгән, аның сәнгать җитәкчесе булган Татар дәүләт филармониясендә аның эшен дәвам итүче сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Моннан тыш, ул оештырып, юнәлеш биргән Татарстан дәүләт фольклор музыкасы анамблен җитәклим һәм киләчәктә дә аның фикерләренә таянып хезмәт итәрмен дип уйлыйм, – диде.   


 
Рәсми чыгышлардан соң, халык җырчыны алкышларга күмеп, “Мәңгелеккә китеп барам” җыры белән озатып калды. Арада күңелләре тулып, бөек шәхесне елап озатучылар да күп булды.
Шуннан соң “Мәрҗани” мәчетендә Илһам Шакировка багышланган җеназа намазы укылганнан соң, ул Яңа татар бистәсе зиратына җирләнде.  

Дамир Бәдриев һәм "Татар-информ" фотолары кулланылды

ФОТОРЕПОРТАЖ
   

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading