12 апрель – Халыкара кешенең галәмгә очу көне
Космонавтика көннәре тирәсендә социаль челтәрдәге төркиләр төркемендә шул темага кагылышлы бәхәс купты. Бәхәс дию - арттырып әйтү булыр иде, күп очракта белем ягы чамалы булганнарның, шөһрәт юрганын үзенә тартырга маташучыларның бернинди нигезсез, дәлилсез сүз көрәштерүенә генә кайтып кала. Тарихи фактларны китереп, фәнни-тарихи чыганакларга сылтамалар белән әңгәмәдәшеңне диварга терисең, ә ул, борылыр урын калмагач, теманы башкага бора йә булмаса дорфа сөйләшә, сүгенә башлый.
Күккә очыручы – күктән төшкән бәхет
Сүзем космонавтика турында иде. Бер казах егете белән тарихка кереп китеп, аның төрле чорлары аша узганнан соң, әйтер сүзе калмагач: “Ә безнең изге казах җирендә Байконур бар!” ди бу. Без аңа хәтле Чыңгызхан турында гәпләшкән идек. Урта гасырлардан Байконур космодромына чаклы нинди зур сикереш ясалды да куйды! “Безнең алмалар әче, әмма слива да үсә” дигән төслерәк яңгырады бу. Байконурның барлыгын беләбез, әмма Җир йөзендә Мәккә, Мәдинә, Иерусалим кебек изге урыннар исемлегендә Казахстан телгә алынмый. Байконурның нигә анда салынганлыгын да гади генә итеп аңлатып була: уңдырышсыз, комлы-ташлы һәм тирә-юньдә халык яшәмәгән буш дала. Космодромның бөтен союз белән төзелгәне, яшерен объект буларак, төзүче белгечләрнең дә иң-иңнәре генә җибәрелгәне дә мәгълүм. Бу сарык фермасы түгел, тирә-күрше авыл шабашникларына гына ышанып тапшырмаганнар. Берәүләрне күккә очыра торган әйбер икенчеләр өчен күктән төшкән бәхет тә була ала икән. Россия елына 115 миллион доллар түләп Байконурны 2050 елга хәтле арендалый. “Изге” урын диярсең, болай гына шуның хәтле акча биреп торсалар.
Космоска очмаган татар
“Ә татарның космонавты юк” – бусы алдагы дәлилләр китерелгәннән соң әйтелә һәм сине җир тишегенә кертергә тиеш кебек. Ә бер татар гына очмаганмы соң космоска? СССРда барлыгы 72 космонавт булып, үзгәртеп корулар башланганчы галәм киңлекләрен РСФСР, Украина, Белоруссия республикалары вәкилләре генә иңләгән. 1988 елда - әзербәйҗан Муса Манаров, 1991 елда казах Токтар Әубәкиров та бу бәхеткә ирешә. Әубәкиров Казахстанның СССР составыннан иң соңгылардан берсе булып чыгуны үзенең космик очышы белән бәйли: иртәрәк чыксалар, казахлар да озак еллар әле космонавтсыз булыр иде. Бу уңайдан чувашлар тыйнак икән – аларның Адриян Николаевлары бар, әмма берсенең дә аның фамилиясен атап, авызны ябарга маташканы булмады. Ә татарга килгәндә, Кыргызстанда туып үскән милләттәшебез Марс Рәфыйковка галәм киңлекләрен иңләргә насыйп булмаган шул. Югыйсә меңнәр арасыннан (төгәлрәк – 3461 очучы) сайлап алынып, Юрий Гагарин төркемендәгеләрнең берсе була ул.
Әлеге төркемдәге егерме очучы-космонавтның уникесе генә космик очыш ясый. Шәхси тормышындагы күңелсезлекләр Марс Рәфыйковның да космонавт карьерасына киртә куя. Аның исеме бәлки билгесез булып калыр да иде, әлеге дә баягы үзгәртеп корулар башланып, 1986 елда “Известия” газетасында беренче отряд космонавтларының тулы исемлеге басылып чыкмаса. Алма-Атада яшәгән милләттәшебезгә дөньяның төрле почмакларыннан күпләгән хатлар килә башлый. Ни гаҗәп, аңа истәлекләре белән түгел, ә ничек итеп язмыш сынауларын җиңеп, көчле рухлы булып калу турында киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Марс Закир улы хәлдән килгән хәтле шундый кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, хатларга җавап яза. Беренче космонавтлар отрядыннан чыгарылгач ул 1978 елга хәтле самолет штурвалы артында була. Илнең төрле хәрби округларында, Германиядә хезмәт итә, 1980 елда Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Беренче космонавтны әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен 1961 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Марс Рәфыйков Алма-Ата шәһәрендә космонавтика музеен ачу турында хыяллана, әмма бу тормышка ашмый кала. Казахстан Дәүләт архивында аның Юрий Гагарин, Адриан Николаевтан килгән хатлары, сирәк фотографияләре саклана, 1998 елда космонавтларның беренче отряды турында “Икс отряды егетләре” дигән китабы дөнья күрә.
Татарның космонавты булмауда татарлык сәбәпчеме? Марс Рәфыйков, беренче хатыны Людмила Войцеховская белән килешә алмаганга, космонавтлар отрядыннан чыгарыла. Югыйсә аңа сайлау мөмкинлеге бирелә - йә космос, йә аерылышу. Җитәкчелек гаилә хәлен уңай якка үзгәртеп, бераздан соң отрядка кабат кайту мөмкинлеген дә калдыра. Әмма рәсми рәвештә аерылышу һәм Сергей Королевның үлүе Марс Рәфыйковның хыялын чынга ашырмый кала. Мондый язмыш космоска барып кайтучылар - Валентина Терешкова белән аерылышкан Адриян Николаев, хәтта ике тапкыр Советлар Союзы каһарманы булган Павел Поповичларны да читләп узмый. Ул чорда бөтен яктан да “чиста”, партия әгъзасы булган, нәсел-нәсәбәсенә дә тел-теш тидермәслекләр генә галәмгә озатылган. Космоска очмый калганнарның исемлеген карасак, анда “сәламәтлек буенча” диелгән икән, бөтен очракта да шуның өчен генә дип аңларга кирәкми. Алда атап үтелгән сәбәпләрдән тыш, мондый “диагноз” туры сүзлеләргә, принципиаль булганнарга да куелган.
Галәм өчен көрәш Казаннан башланган
Чыгышы белән Бөгелмәдән булган Сергей Рыжиков - Россиянең (СССР) 121нче космонавты, димәк, Татарстанның да космоста үз эзе бар. Моңардан тыш, Казанның космосны өйрәнүдә өлеше бик зур. 1930 еллар ахырында Казан моторлар төзү заводы базасында тәҗрибә-конструкторлык бюросы оеша, анда ракета төзү буенча репрессияләнгән белгечләр хезмәт куя. 1941 елда авиация заводы территориясенә Мәскәүнең С.П.Горбунов исемендәге заводы эвакуацияләнә һәм моторлар җитештерү заводы белән берләштерелә. Тәҗрибә-конструкторлык бюросы белән ул елларда Валентин Глушко җитәкчелек итә, ә 1942 елда бирегә репрессиядә булган Сергей Королев та күчерелә. Өч ел дәвамында төрмә тибындагы бюрода реактив двигательләр ясау өстендә эш алып барыла. 1945 елда исә Казан авиация институтында илдә беренче буларак ракета двигательләре кафедрасы ачыла. Мондый кафедра Мәскәүдә дә өч елдан соң гына пәйда була. Бераздан соң инде КАИ космос өчен тагын ике юнәлеш – “Ракета төзү”, “Очыш һәм идарә итү динамикасы” белгечлеге буенча инженерлар әзерли башлый. Аны тәмамлаучыларның төгәл саны билгесез, профессорлар Вячеслав Алемасов һәм Анатолий Дрегалин җитәкчелегендә 1600дән артык белгеч әзерләнә, аларның күбесе профессорлар һәм академиклар дәрәҗәсенә ия була, космос өчен көрәштә үз эзләрен калдыра. Космосны өйрәнүдә Казан университетының өлеше дә зур – анда XIX гасыр башында ук астрономия кафедрасы ачылган, ә 1837 елда обсерватория төзелгән.
Алда телгә алынган заводлардан тыш Казанның башка предприятиеларенең дә космоска катнашы бар. “Элекон”, “Электроприбор”, Оптика-механика заводлары (КОМЗ) җитештергән җайланма-продукцияләрдән башка космик ракеталарны күз алдына китереп булмый. Аларның тулы исемлеге кайчан да булса киң җәмәгатьчелеккә дә мәгълүм булыр.
Күргәнебезчә, татарларның, татарстанлыларның космосны өйрәнүдә өлеше зур. Ә татар космоска барыбер менәчәк, менми калган җире юк бит әле. Кайчан да булса без аның авызыннан “Киттек!” дигән сүзне ишетербез. Тарихка кереп калган әлеге сүзне Юрий Гагаринның үзенең инструкторы Ядкәр Акбулатовтан ике ел дәвамында ишетеп, сүзлек запасына салып куйганлыгы да мәгълүм.
Фото: utro.ru
Комментарийлар