– Безгә бигрәк тә татар атларын үрчетергә кирәк. Шөкер, татар атларын аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәтүгә ирештек. Татар халкы үз атын кайтара алды. Хәзер инде аларның санын арттырырга кирәк. Татар атсыз яшәмәгән. Аларны тарихта да җайдаклар буларак беләләр бит. Бу атнада Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында татар атларының юл картасын булдыру турында сөйләшәчәкбез. Шәхсән мин, атларны ерак араларга чаптыра торган ат-спорт мәктәбен ачарга кирәк, дигән фикердәмен. Безнең атлар 120 чакрымга кадәр чаба ала. Сабан туйларында да алар өчен аерым дистанцияләр булдырганда әйбәт булыр иде. Аннары татарларның ат өстендә «Аударыш» уенын кайтарырга кирәк. Иярсез атта ике кеше бер-берсен аударырга тырыша. Моны да шул ук Сабан туйларында уйнатсак була. Хәзер патриотизм җитми диләр. Балаларда атларга мәхәббәтне кечкенәдән уятырга иде. Телевизор каршында, смартфоннарда уйнап утырганчы, чыксыннар саф һавага, йөрсеннәр атта. Аннары атта йөргән кешенең умыртка баганасы да туры була. Футбол, хоккей дигән булабыз, яшьләр аларны трибунадан сыра эчеп күзәтеп утыра. Ат ярышлары бу уеннар янында кызыклырак. Элек бабайларның, ат күрсәләр, йөрәкләре җилкенгән. Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле булган бит.
Казахлар, кыргызлардан үрнәк алыйк, алар ат өстеннән бөтенләй төшмәделәр. Ә без, татарлар, атлы чагыбызны тиз оныттык. Май аенда ел саен, төрки халыкларда булган чабышларны торгызу ниятеннән, «Бәйге» дип аталган ат чабышлары уздырам. Ык буе Сабан туен кабул иткән районнарга үземнән бер ат бүләк итү гадәтен керттем. Әлеге тәҗрибәне федераль Сабан туйларында да кулланыйк. Татарстан Президенты Сабан туе узган төбәккә ат бүләк итсә, бу шулай ук татар атын тарату була. Тагын бер хыялым – Болгарда ат утарын булдыру. Туристлар да күреп китсеннәр иде безнең татар атларын, – ди Фәрит абый.
Комментарийлар