16+

Татарстан эшли белә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе»ндә эшләүче «Нефть, газ. Нефть химиясе-2012» халыкара күргәзмәсен карады.

Татарстан эшли белә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе»ндә эшләүче «Нефть, газ. Нефть химиясе-2012» халыкара күргәзмәсен карады.

7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, БДБдан һәм чит илләрдән 240 предприятие катнаша.
«Югары үзлекле нефть һәм табигый битумнар: разведка һәм чыганакларны эшкәртүдәге проблемалар, нәтиҗәлелекне күтәрү» темасына оештырылган халыкара конференциядә ясаган кереш сүзендә Президент Рөстәм Миңнеханов: «Нефть тармагы - ил икътисадының локомотивы. Эшне көндәшлеккә җавап бирерлек дәрәҗәдә алып барырга кирәк», - дип әйтеп үтте. Президент күргәзмәдә катнашучы предприятиеләрне хезмәттәшлеккә чакырды.
Россия Федерациясе Нефть сәнәгатькәрләре берлеге президенты Геннадий Шмаль: «Кояш, җил кебек экзотик чыганаклардан көньякта һәм төньякта гына файдаланып була. Энергетика мәсьәләсен җил хәл итәчәк, дип әйтүчеләрнең үзләренең башында - җил. Нефть һәм газ - һаман да төп чыганак. Россия нефтьне АКШтан 3 мәртәбә күбрәк чыгара, ләкин эшкәртү күләмнәребез 3 мәртәбәгә азрак. Эшкәртүне үстерү зарур. Фәннәр академиясе тәкъдимнәре санга сугылмый. 1918 елда әле Владимир Ленин геологиянең ныклы базасын булдырырга әмер биргән булган. Россия геологиясе бүген, кызганыч ки, таркалган хәлдә. Татарстан җитәкчелеге, Президент Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе республикада нефть-химия тармагын үстерүгә нык игътибар бирә. Җитәкчелек кайгыртканда, фәнни гыйлемнәргә нигезләнгәндә генә әнә шулай уңышларга ирешергә мөмкин», - дип әйтеп үтте үзенең докладында.
«Нефть, газ. Нефть химиясе» дигән XIX халыкара күргәзмәсе белән бер үк вакытта, биредә «XXI гасырда экотехнологияләр һәм җиһазлар», «Пластик & Каучук», «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография» махсуслаштырылган күргәзмәсе дә эшли. Нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен җиһазландыруда һәм технологик инфраструктураны үстерүдә мөһим роль уйнаучы «Нефть, газ. Нефть химиясе» күргәзмәсе - алар арасында иң күләмлесе һәм дәрәҗәлесе. Ул илдә нефть, газ, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате технологияләре, техникасы тәкъдим ителә торган абруйлы күргәзмәләрнең беренче бишлегенә керә. Бу күргәзмә - эшлекле очрашулар, фикер алышулар өчен менә дигән мәйдан. Шулай да гап-гади кызыксынучылар өчен дә яңалыклар җитәрлек. «Татнефть» ААҖнең күргәзмә мәйданында җир астыннан ничек нефть чыкканын үз күзләрең белән күрергә мөмкин иде. Экраннар янында аз гына вакыт тукталып торсаң да, нефтьне табу, аны эшкәртү турында тулы бер дәрес алырга, бу тармактагы яңа технологияләр белән танышырга була. Ә инде без гел «кара алтын» дип әйтеп күнеккән нефтьне төрле төстә күрү бигрәк тә гаҗәп, аларны хәтта хушбуйлар белән дә бутарга мөмкин. Кыскасы, әнә шундый үзенчәлекле күргәзмә эшли. Күрми-белми калмагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading