Шәһри Казан

Татарстан Ислам дөньясына күпер сала

Дөньяда ислам финансларының йогынтысы арта бара. Ул бүген Көнбатыш финанс системасына уңышлы көндәш булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та «KAZANSUMMIT-2012» делегатлары һәм кунаклары алдында ясаган чыгышында: «Ислам дөньясы - зур табигый байлыкларны саклаучы да. Дөньядагы нефть запасының дүрттән өч өлеше мөселман илләре территориясендә урнашкан.

Тарих күрсәткәнчә, Көнбатыш капитализмы берничә тапкыр финанс секторының үз мәнфәгатьләрен җәмгыять мәнфәгатьләреннән өстен куюы белән бәйле кыйммәтләр үзгәрешен кичерде. Аннан аермалы буларак, шәригать кануннарына нигезләнгән ислам финансларының этик кыйммәтләре тотрыклы нәтиҗәлелек, рискларның түбән булуын күрсәтә», - дип билгеләп үтте.
Татарстан Президенты ислам финансларының киләчәге зур булачагына шикләнми. Моңа мөселманнар белән бәйле уңайлы демографик вазгыять тә, мөселман җәмәгатьчелегенең керемнәре артуы да җирлек бирә. Бүген дөньяның 120 илендә 1,5 млрд мөселман гомер кичерә, Россиядә исә һәр 6 кешенең берсе - мөселман.
РФ Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов Казан саммитының Россия белән ислам дөньясы арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек модельләрен максатчан эзләү ягыннан аерылып торуын, ике арада икътисади мөнәсәбәтләр үсешенең стратегик перспективаларын билгеләүдә, туры инвестицияләр кертү өлкәсендә хезмәттәшлек юлларын барлауда мөһим мәйданга әйләнүен искәртте. Ул, быелдан башлап, Казан саммитының көн тәртибенә парламентарийлар дискуссиясе кертелүен, парламентарийлар диалогына ирешүнең, законнарны, бер яктан, ислам кануннарына, икенче яктан, Европа нормаларына нигезләнеп адаптацияләүнең мөһим бурычка әйләнүен җиткерде. «Бу ике арада уңайлы эшлекле һәм инвестиция мохите формалаштыру өчен бик кирәк. Россия өчен ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерү - өстенлекле юнәлешләрнең берсе», - дип ассызыклады ул.
«KAZANSUMMIT-2012» дүрт ел эчендә фәнни конференциядән халыкара саммит дәрәҗәсенә күтәрелде. Һәм ул ислам дөньясы белән Россияне бәйләүче күпер, мәйдан булып тора», - диде Инвестицияле үсеш агентлыгы рәисе Линар Якупов үзенең чыгышында. Быел биредә Россиянең 13 төбәгеннән килгән вәкилләр катнашты. Шәригать кануннарына нигезләнгән ислам финанслары белән Европа финансларының алтын уртаклыгын табып килешүләр төзү, хезмәттәшлек итү «KAZANSUMMIT-2012»нең матур нәтиҗәсе булыр дип көтелә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: