16+

ТАТАРСТАН МӨФТИЕНЕҢ МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ

Бүген мөселманнар Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көне - Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә. Кичә Кол Шәриф мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башладылар. Изге китапны 30га якын хафиз бер-берсен ике сәгать саен алмаштырып укыды. Алар намаз вакытында гына туктап торды. Беренче булып Коръәнне ТР мөфтие Камил Сәмигуллин укыды. Аның әйтүенчә, мондый чара -...

Мәүлид мөбарәк булсын!
Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм!
Мәүлид - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.) туган көне рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Мәүлид - Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт.
Мәүлид көнен билгеләп үтү Аллаһ рәсүленең (с.г.в.) тормышын өйрәнүне, аны олылауны, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укуны үз эченә ала. Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен белү рухыбызны тәрбияләү, ныгыту булып тора.
Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хакында әйткән: «Хакыйкатьтә, син - югары әхлак иясе» («Каләм» сүрәсе, 4нче аять). Аллаһ илчесе галәйһиссәләмнең әхлак нигезе - Коръән булган. Аллаһы Тәгалә Изге китапны Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: «Ий Мөхәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!» («Юныс»сүрәсе, 58 аять).
Бар галәмгә Аллаһның рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) күркәм мәүлид кичәсендә Коръән аятьләре укып шөкерана булыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйтик. Бер-беребезгә, илебезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк.
Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде! Амин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading