3 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
3 гыйнвар 2015 - 18:08Балалар музейга бушлай йөриячәкРоссиянең Мәдәният министры Владимир Мединский белдергәнчә, 2015 елның 1 гыйнварыннан илебезнең федераль карамактагы музейларына балалар, кайсы илдән булуларына карамастан, бушлай керә алачак. Министр бу адымга төбәк җитәкчеләрен дә чакырып, балаларны төбәк музейларына да бушлай кертергә тәкъдим итте. Россиядә инде ике ел махсус туристик программа кысаларында мәктәп укучылары Санкт-Петербург, Мәскәү һәм...
-
3 гыйнвар 2015 - 17:29Кар ява тора, чыгарыла тораУзган тәүлектә Казаннан 11 мең тонна кар чыгарылган. Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматлары буенча, башкала юлларын чистартуга 345 эшче һәм 559 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
-
3 гыйнвар 2015 - 17:25Яңа елга – яңа рейсКазанның «Южный» автовокзалы 11 гыйнварга чаклы Зөя утрау-шәһәрчегенә өстәмә рейслар кертә. Пассажирларга заманча туристик автобуслар тәкъдим ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 237-33-23.
-
3 гыйнвар 2015 - 16:36ТАТАРСТАН МӨФТИЕНЕҢ МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫБүген мөселманнар Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көне - Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә. Кичә Кол Шәриф мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башладылар. Изге китапны 30га якын хафиз бер-берсен ике сәгать саен алмаштырып укыды. Алар намаз вакытында гына туктап торды. Беренче булып Коръәнне ТР мөфтие Камил Сәмигуллин укыды. Аның әйтүенчә, мондый чара -...
-
3 гыйнвар 2015 - 16:13«КАМАЗ-Мастер» экипажлары «Дакар»га әзер!Иртәгә, 4 гыйнварда, Аргентина башкаласы - Буэнос-Айрес шәһәрендә «Дакар-2015» ралли-марафонына старт биреләчәк. Безнең «КАМАЗ-Мастер» командасы техник һәм административ тикшерүләрне узган инде.
-
3 гыйнвар 2015 - 06:26Нинди туй бу?Иптәш кызым шалтыратты бер көн: - Туйга чакырдылар әле, син туйларда күп йөргән бит, «стиляга»лар стилендә диләр - нинди туй була соң ул? - ди. Хәлемнән килгәнчә аңлаттым инде. Шулайрак киенәсе була, шундый-шундый итеп залларны бизәргә тиешләр, музыкаль бизәлеше, алып барулары үзенә бертөрле була дим. «Әй, алай булса барып та...