16+

Татарстан Президенты Леонид Слуцкий белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының яңа баш тренеры Леонид Слуцкий белән очрашты. Слуцкий Казанга Яңа ел алдыннан килеп киткән иде.

Бүген әлеге очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, яңа ел алдыннан гына Россиянең танылган тренеры, Россия җыелма командасының элеккеге баш тренеры Леонид Слуцкий белән биш елга контракт имзаланган иде.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Леонид Слуцкий футбол һәм, гомумән, "Рубин" клубы үсеше мәсьәләләре турында, аерым алганда, футболчыларны әзерләү турында сөйләштеләр. 

Республика районнарында каплаулы футбол манежларын төзү мәсьәләләре турында да сүз барды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2020 елда республикада 4 каплаулы футбол манежы төзеләчәк, анда спортчылар ел буе шөгыльләнә алачак. 

"Рубин" Леонид Слуцкий җитәкчелегендә беренче матчны 1 мартта "Тамбов" клубына каршы уздыра.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading