16+

Татарстан Президенты «КАМАЗ-Мастер» командасын бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «КАМАЗ-Мастер» командасын бүләкләде.

Татарстан Президенты «КАМАЗ-Мастер» командасын бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «КАМАЗ-Мастер» командасын бүләкләде.

Президент сүзләренчә, Татарстан командасы «Дакар» һәм «Africa Eco Race» раллисында дөньяда иң яхшы команда икәнлеген раслады.

- Без узышны игътибар белән күзәттек, бу бик авыр, киеренке көрәш булды. Җиңү дөрес сайланган тактика, автомобильләрне җитди әзерләү, машина йөртүчеләрнең мораль-физик сыйфаты, штурман һәм механикларның профессиональлеге барәбәренә килде, - дип билгеләп үтте ул.

Командага рәхмәтен белдергәннән соң, республиканың алар белән горурлануын ассызыклап узды.

- Командадан беренче урыннан кала, башканы көтмибез дә, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Айдар Беляев "Татарстан Республикасының алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Андрей Каргинов, Айрат Мәрдиев, Антон Шибалов, Евгений Метлушка "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" мактаулы исемен алды. «КАМАЗ-Автоспорт» хезмәткәрләренә Татарстан Президенты Рәхмәте белдерелде. Алар арасында "КАМАЗ-Мастер" командасының җитәкчесе, "Дакар" раллисында җиде тапкыр җиңгән Владимир Чагин да бар.

Искә төшерик, "Дакар-2015" халыкара раллисында "КАМАЗ-Мастер" командасы мактау пьедесталын тулысынча биләде. Айрат Мәрдиев экипажы (Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов) җиңүче булды. Икенче урынны Эдуард Николаев экипажы (Эдуард Николаев, Евгений Яковлев, Руслан Әхмәдиев), Андрей Каргинов экипажы (Андрей Каргинов, Андрей Мокеев, Игорь Леонов) өченче урынны алды.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading