16+

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Республика көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәм. Татарстан инде егерме елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республиканың яңа Конституциясен кабул итү, федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике Шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру...

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Республика көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәм. Татарстан инде егерме елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республиканың яңа Конституциясен кабул итү, федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике Шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру...

Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәм.
Татарстан инде егерме елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республиканың яңа Конституциясен кабул итү, федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике Шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру - бу чорның мөһим вакыйгалары.
Бүген Татарстан бай икътисади потенциалга, нык үскән социаль инфраструктурага ия. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсә.
Без суднолар төзелешендә, автомобиль сәнәгатендә һәм нефть химиясендә алдынгы технологияләр кертәбез. Авиация сәнәгатен һәм IT-тармагын үстерү өчен мөмкинлекләр ачыла. Авыл хуҗалыгы тотрыклы эшли. Транспорт инфраструктурасы актив үсештә. Татарстан - торак төзелеше буенча алда баручы төбәкләрнең берсе.
Киләчәкнең «Иннополис-Казан» кебек фәнни проектлары гамәлләштерелә башлады. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрен модернизацияләү эзлекле башкарылып килә.
Яңа туган балалар саны тотрыклы рәвештә арта бара, моңа шатланмый мөмкин түгел. Бездә кеше гомеренең уртача озынлыгы 72 яшькә җитте.
Ирешелгән уңышларга таянып, без киләчәк үсеш бурычларын билгелибез. Киләчәгебез югары технологияле эш урыннары булдыруга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген җитди күтәрүгә бәйле. Бюрократия киртәләрен бетерү эшен дәвам итәсе бар, бу кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк. Яшьләргә дәүләт ярдәмен камилләштерү бик мөһим, чөнки Татарстанның киләчәге алар кулында.
Республиканың иҗтимагый тормышында үзгәрешләр бара. Сәясәттә төрле төсмерләр барлыкка килә. Коммерциячел булмаган оешмаларның беренче форумы гражданлык җәмгыятенең арта баручы мөмкинлекләрен күрсәтте.
Безнең мөһим казанышларыбыз - татарстанлыларның башлангычларына юл ачу, аларның үз хокукларын аңлап, ирекле үсеш мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланырга омтылуы.
Әлеге үзгәрешләрне хуплап, хәзерге шартларда социаль-сәяси тотрыклылыкны саклауның гаять зур әһәмияткә ия булуын аңлау зарур.
Тарихи-мәдәни мирас елы җәмгыятьнең үткән заманга игътибары артуына ярдәм итте. Без матди һәм рухи мәдәниятебез ядкарьләренә сакчылрак карый башладык.
Безгә төрле милләтләр һәм диннәр арасындагы бабаларыбыз васыять итеп калдырган дуслыкны сакларга кирәк.
Дәүләт һәм җәмгыять, закон көченә таянып, радикализмның теләсә нинди чагылышын алдан кисәтергә, тынычлыкны һәм татулыкны ныгытырга тиеш.
Көчле икътисад, хокукый дәүләт, теләктәш җәмгыять - безнең республиканың уңыш формуласы менә шул.
Кадерле дуслар!
Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык һәм иминлек телим!
Киләсе көннәргә ышаныч белән карыйк, газиз Татарстаныбыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән, җаваплылык тоеп эшлик.
Бәйрәм белән! Республика көне котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н.МИҢНЕХАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading