16+

Татарстан синоптиклары алдагы өч көнгә фаразларын җиткерде

Яңа ел төнендә буран чыгуы ихтимал.

Татарстан синоптиклары алдагы өч көнгә фаразларын җиткерде

Яңа ел төнендә буран чыгуы ихтимал.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көнгә фаразларын җиткерде – республикада аязучан болытлы, кайбер вакытларда болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

30 декабрьдә явым-төшеп көтелмәсә, елның соңгы көнендә җепшек кар һәм кар явачак. Урыны белән буран көтелә. 1 гыйнварда да кар явачак, аерым районнарда буран чыгачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы бар. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.

30 декабрьдә төнлә һәм иртән – -15..-20, аязган вакытта -21..-26 градус салкын булачак. Көндез исә – -8..-13, көнчыгыш районнарда -18 градус салкын.

31 декабрьдә төнлә – -8..-13, Татарстанның көнчыгыш районнарында -15..-20 салкын булачак. Иртәнгә инде сизелерлек җылыта: елның соңгы көнендә көндез +1..-4 градус булыр, дип фараз кылына.

1 гыйнварда төнлә һәм көндез – 0..-5 градус булачак.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading