16+

Татарстан туристларының яртысыннан артыгы Мисырдан кайтты

Казанга Мисырдан кайткан туристларның саны 2018гә тулды, Татарстаннан киткән 2000 кеше әле Кызыл диңгез буенда ял итә.

Татарстан туристларының яртысыннан артыгы Мисырдан кайтты

Казанга Мисырдан кайткан туристларның саны 2018гә тулды, Татарстаннан киткән 2000 кеше әле Кызыл диңгез буенда ял итә.

Бүген 15:39да "Казан" халыкара аэропортына Шарм-әл-Шәйхтән туристлар белән чираттагы самолет кайтты. Бу тугызынчы рейс, анда 233 кеше - аларның 50се балалар, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге.

Шулай итеп, Казанга кайткан туристларның саны 2018гә тулды, Татарстаннан киткән 2000 кеше әле Кызыл диңгез буенда ялын дәвам итә. Барлык туристларны алып кайту өчен тагын 12 рейс ясау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичекмәстән Мисырга очышларны туктату һәм анда ял итүче татарстанлыларны кайтару белән бәйле вазгыятьне көйләү буенча төбәк штабы формалаштырды. Штаб җитәкчесе итеп вице-премьер Васил Шәйхразиев билгеләнде. Штаб «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында тәүлек дәвамында эшли.

Штаб булдырылган көнне үк җыелган матбугат конференциясендә Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко туристлар, яллары бетү белән, курорт шәһәреннән бер тоткарлыксыз кайта алсын өчен барысы да эшләнелә, дип аңлатты.

Бүген иртәнге сәгать 5тә "Казан" Халыкара аэропортында Мисырга очышларны туктату белән бәйле мәсьәләләр буенча республика штабы киңәшмәсе булды.

Штабның җитәкчесе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев Хургададан 41950 рейсы белән кайткан туристларны каршы алды, аэропортның эш шартларын шәхсән тикшерде, төрле хезмәтләрнең докладларын тыңлады. Ул "Казан" аэропортында оештырылган эш барышы белән канәгать булуын белдерде, багаж кайтарту буенча мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә кушты.

Хәзерге вакытка Мәскәүдән Казанга бары 20 багаж гына кайтарылган, аларның 15ен хуҗалары килеп алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading