16+

Татарстанда 2030 елда фәлсәфәчеләр түгел, бәхетле кешеләр яшәячәк

Татарстанны 2030 елда ни көтә? Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, 15 ел алга планлаштыру өчен, соңгы 15 елда республикада нинди үзгәрешләр булганын анализларга кирәк. 15 ел артка әйләнеп карасаң, "биш"ле куярлык эшләр шактый. Шимбә көнне "Татарстан - 2030. Үсеш стратегиясе" конференциясендә республикабызның киләчәген тагы да яктырту турында фикер...

Татарстанда 2030 елда фәлсәфәчеләр түгел, бәхетле кешеләр яшәячәк

Татарстанны 2030 елда ни көтә? Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, 15 ел алга планлаштыру өчен, соңгы 15 елда республикада нинди үзгәрешләр булганын анализларга кирәк. 15 ел артка әйләнеп карасаң, "биш"ле куярлык эшләр шактый. Шимбә көнне "Татарстан - 2030. Үсеш стратегиясе" конференциясендә республикабызның киләчәген тагы да яктырту турында фикер...

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча һәм шәхсән үзенең катнашында 2013 елда республикабызның киләчәккә үсеш стратегиясе төзелә башлады. Бу сөтән генә төшкән документ түгел: беренче булып эшче төркем төзелде, фикер алышуда министрлыклар, ведомстволар, муниципалитетлар, эре предприятиеләр, югары уку йортлары катнашты, 40лап дискуссия, семинар, конференция үткәрелде. Татарстанның киләчәген ал да гөл итүдә 2,5 меңнән артык кеше, шул исәптән яшьләр дә актив катнашты. Үз иләкләребез аша иләп бетергәч, стратегиянең читтән ничек күренүен белү кирәк булды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, барыбызны да республиканың нинди өстенлекләре барлыгы һәм аларны ни дәрәҗәдә дөрес куллануыбыз кызыксындыра. Моның өчен Мәскәүдән һәм чит илләрдән белгечләр җәлеп ителде.

Соңгы 15 елда ниләр эшләнгәне турында Татарстан лидеры хисап тотты. Республиканың икътисад структурасында ныклы үзгәрешләр булган, нефтьне эшкәртү күләме арткан, яңа җитештерү комплекслары төзелгән. Беренче чиратта, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры телгә алынды. 30 чакрым тирәлектә "Танеко", "ТАИФ-НК", "КамАЗ", "Нижнекамскнефтехим", "Нижнекамскшина", "Фордс Соллерс" һәм "Алабуга" махсус икътисади зонасы, Татарстандагы барлык сәнәгать җитештерүенең 40 проценты әлеге кластерда урнашкан. Россиядәге җитештерелгән полиэтилен белән синтетик каучукның яртысы Татарстанга туры килә. Әлеге проектлар моңарчы төзелгән стратегик планлаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, киләчәкне билгеләүдә икътисади кыенлыклар комачау итәргә тиеш түгел.

Татарстанның икътисад министры Артем Здунов үз чыгышында әйткәнчә, республикада стратегик планлаштыруга һәрчак зур игътибар бирелгән. 90нчы еллар башындагы совет бишъеллыгыннан соң да Татарстан планлаштырудан баш тартмаган. 2030 елга республиканы глобаль, көндәшлеккә сәләтле, тотрыклы төбәк итү максаты куела. Моңа ирешү өчен кеше капиталына басым ясалачак, ягъни белем бирүгә зур игътибар биреләчәк, балалар бакчаларында заманча технологияләр кертеләчәк, сәләтле белгечләргә шартлар тудырылачак.
- Кешенең үсеше сәламәтлеккә бәйле. Стратегия кешенең уртача гомер озынлыгын 75 яшькә җиткерүне, өлкәннәрнең тормыш дәрәҗәсен арттыруны күздә тота. Республиканың мәдәни тормышында катнашучылар саны 60 процентка җитәргә тиеш, - диде Артем Здунов.

Киләчәктә республиканың авыл-шәһәрләрен өч икътисади зона - агломерациягә берләштерү билгеләнгән, үзәкләре Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә булачак.
Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбе ректоры Андрей Шароновның Мәскәү шәһәре стратегиясен төзүдә тәҗрибәсе бар, әмма проект кабул ителмичә, шул килеш калган икән. Үгезне мөгезеннән алыр алдыннан, Мәскәү кунагы башта кыйсса сөйләде.

- Укучы укытучысы янына килә дә: "Мин бер хатынга гашыйк булдым. Өйләнимме, юкмы?" - дип сорый. Укытучы: "Өйлән. Хатының яхшы булса, бәхетле булырсың. Яхшы булмаса, фәлсәфәче булырсың". Стратегияне дә, һәрхәлдә, эшләргә кирәк: барып чыкса, бәхетле булырсың, стратегия нәтиҗә китерә башлар, килеп чыкмаса да, төбәк турында күпне белерсең, - диде Андрей Шаронов.
Белгеч фикеренчә, стратегиядә Татарстанның үзенчәлеге ачык чагылмаган. Татарстан, Казан, Чулман, Идел сүзләрен алып атсаң, проектны теләсә нинди төбәккә карата кулланып була. Уникаль мөмкинлекләргә игътибар итәргә кирәклеге әйтелде. Беренче чиратта, Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү. Икенчедән, "Ефәк юлы"ның заманча укылышы, ягъни Мәскәү белән Казанны тоташтырырга тиешле югары тизлекле магистраль. Рөстәм Миңнеханов Шаронов сүзләрен эләктереп алып:

- Көч куйсак, без бәхетле булачакбыз, шуңа күрә барыбызга да актив эшләргә кирәк. Стратегия кая барасыбызны күрсәтергә тиеш. Дөньяда 15 елдан нәрсә булачагын аңламасак, ялган юлдан китүебез ихтимал, - диде Татарстан лидеры.

"Татарстан - 2030" стратегиясе финиш сызыгына җитеп килә, апрель ахырында ул Дәүләт Советына кертеләчәк.

Владимир Мау, Россия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры:

- Глобаль көндәшлеккә сәләтле булуның ике күрсәткече бар - читтән килүче студентлар һәм читтән дәваланырга килүчеләр. Мондый стратегияләрнең төп мәсьәләсе - инвестицияләр - акчаны каян алырга, әмма дәүләтнеке турында гына сүз бармый. Шәхси затлар үз акчаларын Татарстан үсешенә кертсен өчен, аларны ышандырырырга кирәк, бу - төп критерий. Яшьләрне кече эшмәкәрлеккә җәлеп итү өчен махус чаралар кирәк. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда вазгыять алай ук кискен түгелдер, әмма, гадәттә, бай гаиләдән чыккан яшьләр - дәүләт корпорацияләрендә, ярлы гаиләдә үскән яшьләр көч структураларында эшләргә тели. Стратегия тормышка ашырылып беткәнче, әлеге яшьләр арасында социаль низаг килеп чыгарга мөмкин. Шуңа да яшьләр өчен кече бизнеска якынаюның мөмкинлекләрен булдыру мөһим.

Михаил Дмитриев, "Новый экономический рост" хуҗалык партнерлыгы президенты:

- Татарстан электрон хөкүмәт, IT-технологияләр өлкәсендә нык алга китте. Киләчәктә бу Татарстанның махсуслашуына да әйләнергә мөмкин. Үзәк Россиянең күпчелек төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстан 90нчы еллардагы кризиста шактый авырлык китергән деиндустриализация процессына дучар ителмәде. Шуңа да төбәкнең киләчәк үсешне тәэмин итү өчен өстенлекләре күп.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading