16+

Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана соборы барлыкка киләчәк

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана соборын торгызу турындагы" указга кул куйды.

Татарстанда  Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана соборы барлыкка киләчәк

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана соборын торгызу турындагы" указга кул куйды.

Указ нигезендә рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм халыкара килешүләр, тынычлыкны ныгыту максатыннан, РФ мөселманнары диния нәзарәте, Россия мөселманнары үзәк диния нәзарәте, ТР мөселманнары диния нәзарәтенең Болгарда Болгар ислам академиясе фәнни-белем бирү, рухи агарту мөселманнар үзәге төзү, рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты), Татарстан патриархаты, Казан шәһәре мэриясе белән Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Изге Ана соборын яңадан торгызу турындагы инициативасы хупланды.

ТР Министрлар кабинетының агымдагы елның 31 декабренә кадәр, Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана соборын торгызу буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга кушылды.

План эченә Идел буе Болгарында ислам дине кабул иткән көнне, 2016 елның 21 маенда, Болгар ислам академиясе төзелә торган урында һәм 2016 елның 21 июленә Казан Изге Ана иконасы табылган җирдә Казан Изге Ана соборы торгызылачак урында истәлек ташларын куюны ала.

ТР хөкүмәте тарафыннан әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен юридик һәм физик затлардан, иҗтимагый һәм дини оешмалардан хәйрия акчалары җыю буенча чаралар комплексы эшләнәчәк.

ТР Президентының әлеге указын гамәлгә ашыру кысаларында, истәлек китаплары һәм Болгар ислам академиясен төзү, Казан Изге Ана соборын торгызуга өлеш керткән юридик һәм физик затларның истәлеген мәңгеләштерү өчен мемориаль билге булдыру каралган.

Фото: tatar-inform.ru




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading