16+

Татарстанда чөгә үрчетү заводы төзелә

Чөгә балыгы (стерлядь) Татарстан сулыкларындагы иң затлы һәм кыйммәтле балыклардан санала. Шуңа да ул моңарчы башлыча гел түрәләр һәм байлар табынында гына булып килде. Һәм менә, ниһаять, чөгә тиздән безнең табыннарга да эләгергә мөмкин. Әлбәттә, тиздән дигәнебез, әгәр дә Татарстанда әлеге балыкны махсус үрчетә торган завод төзелсә, билгеле. Ә андый...

Татарстанда чөгә үрчетү заводы төзелә

Чөгә балыгы (стерлядь) Татарстан сулыкларындагы иң затлы һәм кыйммәтле балыклардан санала. Шуңа да ул моңарчы башлыча гел түрәләр һәм байлар табынында гына булып килде. Һәм менә, ниһаять, чөгә тиздән безнең табыннарга да эләгергә мөмкин. Әлбәттә, тиздән дигәнебез, әгәр дә Татарстанда әлеге балыкны махсус үрчетә торган завод төзелсә, билгеле. Ә андый...

Чөгә балыгы (стерлядь) Татарстан сулыкларындагы иң затлы һәм кыйммәтле балыклардан санала. Шуңа да ул моңарчы башлыча гел түрәләр һәм байлар табынында гына булып килде. Һәм менә, ниһаять, чөгә тиздән безнең табыннарга да эләгергә мөмкин. Әлбәттә, тиздән дигәнебез, әгәр дә Татарстанда әлеге балыкны махсус үрчетә торган завод төзелсә, билгеле. Ә андый проект бар. Аны әле шушы көннәрдә генә Казанга чираттагы сәфәре вакытында «Росрыболовство» җитәкчесе Андрей Крайний игълан итте. «Балык министры»ның әйтүенчә, хәтта бер генә түгел, ике завод төзеләчәк ди. Аларның берсе - стационар, ә икенчесе йөзмә булачак. Ягъни ул баржага урнаштырыла һәм бу чөгә маймычларын, кая кирәк - шунда илтеп, суга җибәрергә мөмкинлек бирә.
Дөресен әйткәндә, Татарстан һәм гомумән, Россия сулыкларында ясалма үрчетелә торган балык төрләре алай күп түгел, ике дистәдән артмый. Моңа башлыча карп семьялыгына караган балыклар: - карп, сазан, карса, толстолобик һәм башкалар керә. Шулай ук лосось һәм осетр семьялыгы балыкларын да үрчетәләр. Чөгә нәкъ менә шуларның соңгысына карый. Ул, гадәттә, Идел, Обь, Иртыш һәм Чулман елгаларында яши, осетр семьялыгындагы иң вак балык төрләреннән санала. Аның авырлыгы 0,5-2 килограмм, ә озынлыгы 0,5-0,7 метрдан да артмый. Дөрес, тарихта 16 килолы һәм озынлыгы 1 метрга җиткән чөгә балыгын тоту очрагы да билгеле.
Ә ни өчен Татарстанда нәкъ менә аны үрчетергә уйлыйлар соң? Андрей Крайний сүзләренә караганда, беренчедән, чөгә бик тиз өлгерә, ягъни чагыштырмача кыска вакыт эчендә товарлыклы балык булып җитешә. Икенчедән, ул миграцияләми: кайда дөньяга яралалар - шул мохиттә яшәргә күнеккән. Димәк, болар аны ясалма үрчетү өчен төп факторлар. Ләкин тагын шунысын да онытырга ярамый: соңгы елларда чөгә күзгә күренеп кими башлады. Гәрчә аны сәнәгать максатларында тоту инде күптән тыелган булуга да карамастан. Әлбәттә, монда браконьерларның да гаебе бар. Әмма төп сәбәп - экологиянең начараюы. Нәтиҗәдә чөгә табигый сулыкларда үрчи алмый башлады.
Тереклек дөньясы объектларын саклау һәм куллану буенча Татарстан идарәсе белгече Рамил Шәрәфетдинов әйтүенчә, чөгәне заводларда махсус үрчетү ул республика сулыкларындагы экологик балансны көйләүгә дә зур ярдәм итәчәк. Чөнки чөгә Татарстан биләмәсендә борын-борыннан яшәп килгән балык һәм аны югалту һич гафу ителмәслек нәрсә булыр иде.
Андрей Крайний сүзләренә караганда, безнең республикада стационар балык үрчетү заводы төзелешенә 900 миллион сум акча тотылачак. Ә аны кулланышка тапшыру 2013 ел азагына ниятләнгән. Хәер, республика башкаласында Универсиада объектларының нинди кызу темплар белән төзелүен истә тотканда, завод көтелгәннән иртәрәк тә сафка басарга мөмкин. Дөрес, әлегә яңа заводның кайда урнашачагы тәгаенләнмәгән. Ләкин бусы инде аның бүтән мәсьәлә. Иң мөһиме - проектның кабул ителүе.
Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанда балык үрчетү заводы төзү турында бу беренче генә проект түгел. «Татрыбхоз» дәүләт унитар предприятиесе андый хыял белән инде күптән янып яши. Ул хәтта әлеге максатта Балык Бистәсе районындагы Шомбыт спирт заводын да үз милкенә әйләндергән иде. «Татрыбхоз» биредә завод төзеп, анда елына 500 тонна диңгез һәм елга балыгы эшкәртергә, моннан тыш, 100 тонна чөгә балыгы һәм 1 тонна карп уылдыгы җитештерергә планлаштыра. Бу исә аңа заводны төзү өчен киткән барлык чыгымнарны да 6 ел эчендә тулысынча капларга мөмкинлек бирәчәк.
Балык үрчетү заводын төзү турында сүз узган ел азагында тагын кузгатылды. Ул чакта завод төзелешенә 2 миллиард (!) сум акча бирмәкчеләр иде хәтта. Бу, әлбәттә, инвесторлардан килергә тиешле акчаны да кертеп, билгеле. Сер түгел, мондый юмартлыкның нигезендә «Росрыболовство» белән илнең һәвәскәр балыкчылары арасында килеп туган мәгълүм киеренкелекне йомшартырга тырышу теләге дә ята. Чөнки әлеге акча, проект буенча завод бинасын төзүдән тыш, яр буйларын төзекләндерү, һәвәскәр балыкчылар өчен кечкенә кунакханәләр, автомобиль кую урыннары һәм башка шуның ише инфраструктуралар булдыруга да тотылырга тиеш иде.
Кыскасы, балык үрчетү заводын төзү хыялы инде күптән яши. Ә бик теләгәндә теләсә нинди хыялны да тормышка ашырырга була. Һәрхәлдә, республикада андый заводларны берне генә түгел, унны төзесәң дә, таманга гына туры киләчәк. Ул чагында инде чөгә, дөрестән дә, байлар табынында гына түгел, гади халыкныкында да көндәлек ризыкка әйләнергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading