16+

Татарстанда «чүп революциясе» көтелә

 Татарстанда «чүп революциясе» көтелә

Чүпне аерым җыю, аны сортларга бүлү республика өчен иң киеренке проблема булып тора. Соңга калып булса да, әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын эзли башладылар, бу өлкәдә беренче адымнар да ясалды.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов сүзләренчә, пластик шешеләр җыю өчен республика буенча 1,2 мең челтәрле контейнер куелган, аның 600е Казанда урнаштырылган. Якындагы ике айда тагын 400 контейнер кую планлаштырыла.

- Казанда утильләшкән чимал кабул итү белән утыздан артык пункт шөгыльләнә. Киләчәктә чүпне аерым җыюга игътибар тагын да артачак. Моның өчен махсус "Максатчан күрсәткечләр" дигән территориаль схема гамәлгә ашарыла. Андагы күрсәткечләр буенча, 2025 елга чүп контейнерлары мәйданчыкларының 90 проценты көнкүреш каты калдыкларны аерым җыя торган итеп үзгәртеләчәк. Ә 2035 елга - 100 процент. 2025 елга утильләшкән чималны 165 пункт кабул итәр дип планлаштырабыз, 2035 елга - 313 пункт. Кыскасы, чүп революциясе көтелә, - дип сөйләде ул.

"Әйләнә-тирә мохитне саклау" дәүләт программасы кысаларында аеруча куркыныч калдыклар, әйтик, теркөмешле лампалар, градусниклар, батарейкалар җыю өчен дә махсус контейнерлар сатып алыначак. Быел андый чүп савытлары Казанда гына да алтмыш урында торачак. Киләчәктә ул, һәр авылда ук булмаса да, авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан салаларда да куелачак. Моның өчен муниципалитетларга субсидияләр бирергә уйлыйлар. Төбәк операторлары билгеләнгәч, алар ныклап торып эшли башлагач, бу эш тагын да җанланып китәр сыман.

Өйдә ике чүп чиләге торачак

Чүпне аерып җыя башлагач, халыкка да өендә ике төрле чүп чиләге булдырырга туры киләчәк. Берсенә ризык калдыклары һәм икенче чимал итеп кулланып булмый торган әйберләр, әйтик, авыр эшкәртелүче композит ризык савытлары, икенчесенә икенчел чимал итеп кулланып була торган каты көнкүреш калдыклары салынып барылачак. Чүп ташу машиналары беренче чиләккә тутырылып барылган чүпне көн дә алып китәчәк, ә икенче контейнердагыларны берничә көнгә бер тапкыр. Аның өчен контейнерлар зуррак һәм биегрәк итеп эшләнәчәк.

Кайберәүләрдә бу, әлбәттә, ризасызлык тудырырга мөмкин. Янәсе, артык мәшәкать туачак, моның өчен халыкны кызыксындырырлык бернинди бонуслар да каралмаган. Элек кенә ул сөт, кефир шешәләрен җыеп тапшырып, акча эшләп булган. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры Светлана Селивановскаяның моңа үз җавабы бар.
- Германиядә бик күп танышларым яши. Анда шәхси йортларда өч секцияле чүп чиләкләре тора. Өйләре янында да ике контейнер куелган. Чүпне ялгышып кына берсе урынына иенчесен салмыйлар. Ни өченме? Чүпне тапшырганда ул контейнерда төрле калдыклар салынган булса, аны арзанрак бәягә алалар, ә аерып җыелган булса, бәясе күпкә зуррак. Бу алар өчен менә дигән бонус булып тора да инде. Кызганыч, бездә әлегә андый бонуслар бирүне караган закон юк, - ди ул.

Аның сүзләренчә, халыктан, чүпне аерым җыюны булдыру өчен нинди кызыксындыру алымнары кирәк дип уйлыйсыз, дигән социологик сораштыру уздырып була. Университетка мондый заказ бирсәләр, алар бик рәхәтләнеп эшләр иде.

Пыяла кирәк түгел?!

Шешәләр тапшыру дигәннән, бүгенге көндә пыялага ихтыяҗ юк диярлек. Бердән, аны икенче тапкыр куллану тыела. Икенчедән, пыяланы икенчел чималдан ясауга караганда беренчел чималдан җитештерү арзанракка төшә. «Идел буе экология компаниясе» директоры Ольга Гудимова сүзләренчә, көнкүреш каты калдыкларның 5 процентына гына икенчел чимал итеп куллануга ихтыяҗ бар.

- Миңа калса, чүпне аерым җыю мәсьәләсе генә түгел, аны икенчел чимал итеп эшкәртү проблемасы да бар. Химия сәнәгате чимал эшкәртүгә караганда тизрәк темпта үсә. Күптән түгел генә кара төстәге чүп пакетларын кабат эшкәртү өчен бик теләп алалар иде. Аңардан полимер эшләнде. Соңгы елларда пакетларга ихтыяҗ бетте, чөнки бу продукция Кытайдан керә башлады, ә алар аны эшләгәндә нәрсәдер кушалар, аны һич эшкәртеп булмый. Куркыныч көнкүреш каты калдыкларына караган батарейка, лампочкаларны җыю да отышлы түгел. Бер лампаны утильләштерү 7 сумга, бер килограмм батарейканы юк итү 300 сумга төшә. Элек аларны ИКЕА кибетендә җыялар иде, хәзер алар да җыймый, чөнки моңа лицензияләре юк, - ди ул.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов журналистларга пыяланы икенчел чимал буларак кулланырга җыенуларын хәбәр итте.

- Министрлык пыяла савытлар базарында эшләүче бер эре компания белән сөйләшүләр алып бара. Әлеге компания икенчел чималдан җылытылган пыяла блоклар эшләп чыгарырга җыена. Алар бездән республикада күпме пыяла савыт җыелуы белән дә кызыксынды. Завод бу эшкә тотынса, пыяла да икенчел чимал буларак кулланыла башлар, - ди ул.

Кәгазь картоннан акча күп керә

Казанда макулатура, кәгазь картон, пластик шешәләр җыю белән шөгыльләнә торган «Чистая среда» компаниясе уңышлы эшли. Аларның берничә урында икенчел чималны кабул итү пунктлары да бар. Компания җитәкчесе Зарина Наумова сүзләренчә, иң файдалысы - кәгазь картон тапшыру. Аны алып килгән әбиләр көненә 300-1000 сум акча эшли ди.
- Халыктан икенчел чимал кабул итү пунктларының саны унга җитте.
Безне беләләр, кызыксыналар, киләләр. Чималны эшкәртүче производстволарның саны күбрәк булса, без эшебезне тагын да киңәйтер идек, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading