16+

Татарстанда һәр 35нче кешедә яман шеш: тик ул «җиңеп булмаслык авыру» дигән сүз – миф!

Авырулар саны арту бүгенге шартларда гомер озынлыгы арту һәм авыруны ачыкларга ярдәм иткән мөмкинлекләрнең күп булуы белән дә бәйле, дип саный белгечләр.

Татарстанда һәр 35нче кешедә яман шеш: тик ул «җиңеп булмаслык авыру» дигән сүз – миф!

Авырулар саны арту бүгенге шартларда гомер озынлыгы арту һәм авыруны ачыкларга ярдәм иткән мөмкинлекләрнең күп булуы белән дә бәйле, дип саный белгечләр.

Табиблар яман шешне кисәтү чараларын да атадылар: диспансеризация узу, дөрес туклану, кояшта чамасын белеп кызыну, хатын-кызларга баланы имезү, 50 яшькә кадәр күкрәкне УЗИ да тикшереп тору, анары маммологка бару кирәк. Тәмәке тартуны ташлау гына җитми, өйдә берәүнең дә тартмавы мөһим, ди табиблар.

Кисәтү чаралары бер хәл."Рак белән табиблар гына көрәшергә тиеш түгел, сәламәтлеген һәркем үзе кайгыртса гына нәтиҗәгә ирешергә була", - ди Рөстәм Хәсәнов. Рак белән көрәштә илкүләм онкология программасы кысаларында 2010 елдан алып 69 медицина учреждениесендә авыруны беренчел стадиясендә билгеләргә ярдәм иткән онкология кабинетлары булдырылды.

Ел саен Татарстанда 16 меңнән артык кешедә яман шеш ачыклана.

Быелдан кисәтү эшләрен мәктәпләрдән башларга җыеналар. Уку йортларында онкологларны күбрәк әзерләү күздә тотыла. Онкология авырулы кешеләрне дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралачак. 2020 елдан фельдшер акушерлык пунктларын район үзәк хастаханәләренә беркетү ниятләнә. Быел бу пилот проекты Питрәч, Саба районнарында сынала. Пациентның анализлары ФАПтан туры район хастаханәсенә барып ирешә торган булачак. Быел Чаллыда онкология диспансерының филиалы һәм балалар онкология үзәген төзергә җыеналар. "Онкология белән көрәштә иң мөһиме - халыкка рак җиңеп булмаслык авыру дигән мифның дөрес түгеллеген аңлатырга кирәк",- ди Рөстәм Хәсәнов.

 

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading